Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129
-
Яна елда кунакта "Төрек" кызлары. 31.12.2013

Яна ел бәйрэменә "Төркиядән" биюче кызларыбыз да килгән иде.
-
"Яңа ел белән дуслар!" 30.12.2013

28нче декабрь конне бакчабызда "Яңа ел" бәйрәме булып узды. Балалар рәхәтләнеп куңел ачтылар.Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделэр, матур-матур шигырьлэрен сөйләделәр. Ә соңыннан балаларны тагын да сөендереп, Кыш бабай үзенең алып килгән бүләкләрен балаларга өләште.
-
"Яңа ел бәйрәменә рәхим итегез!" 25.12.2013

-
"Яңа елны котәбез!" 23.12.2013

-
"Пластилиннан хайван сыннары ясарга өйрәну". 15.12.2013

Балаларда әвәләп ясауда кызыксыну уяту максатыннан, хайваннарның характерлы хәрәкәтләрен бирү, сәнгать образлары барлыкка китерү.
-
Юбилеең белән!
26.11.2013
25 нче ноябрь көнне кечкенәләр төркемендә тәрбияче ярдәмесе булып эшләүче Галимуллина Әнисә Нәҗип кызына 55 яшь тулды. Әнисә апа балалар бакчасында 1978 елдан бирле эшләп, 35 ел гомерен нәниләргә багышлый.
Хөрмәтле Әнисә апа!
Сезне туган көнегез, юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы – хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларгызының һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
-
Кадерле әниемә! 24.11.2013

Ярый әле Сез бар бу дөньяда,
Кояш кебек балкып янучы.
Бу галәмгә бәхет өләшүче
Матур кызлар, уллар табучы.
Сез булганда тормыш дәвам итә,
Өләшәсез күңел җылысын.
Гаиләгезне саклап яшисез сез,
Хөрмәт итеп кече олысын.
Сез булганда тормыш дәвам итә,
Җил давыллар, узсын уратып.
Барыгызга саулык, бәхет теләп,
Сезне хөрмәтлибез яратып.
Шекше "Акчарлак" балалар бакчасы
-
19 ноябрь – тәрбиячеләр семинары. 20.11.2013

19 нчы ноябрь бакчабызда район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинары булып узды.Бакчадагы эш барышы белән мөдир Хаертдинова Р.Р. чыгыш ясады.Аннан, балалар рус теленнән һәм математикадан “Тылсымлы җиде таҗлы чәчәк”нең таҗларын эзләп, төрле биремнәр үтәделәр, бар яктан да белемнәрен күрсәттеләр. Семинарда катнашучы тәрбиячеләр “Кечкенәләр төркемендә әдәплелек темалары” нинди формада үтү белән дә таныштылар. Мастер - класста исә, гафр кәгазеннән гөлчәчәк ясарга өйрәнделәр. “Кыңгырау” балалар бакчасы методисты Халитова Ф. “ФГТ таләпләре буенча көндәлек план язу”да булган үзгәрешләргә тукталып китте. Ахырдан балалар “Дәү әнидә кунакта” исемле күңел ачу чарасы күрсәттеләр. Белем бирү эшчәнлегенә, күңел ачу чарасына нәтиҗә ясап, район мәгариф бүлеге белгече Хасанова А.А. семинарга йомгак ясады.
-
"Күңелле математика" 15.11.2013

Зурлар төркемендә балалар белән “Күңелле математика” биремнәр җыентыгыннан логик мәсьәләләр, мисаллар эшлибез. Ә бу атнада без танграм җыю серләренә төшендек. Балалар билгеле бер геометрик фигуралардан, төрле хайваннар, транспорт, уенчыклар ясадылар.
-
Ата - аналар җыелышы 09.10.2013

9 нчы октябрьдә бакчабызда ата - аналар җыелышы булып узды. Җыелышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр:
1. Яңа түләү системасы белән танышу;
2. Ата - аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирү;
3. Зурлар төркеменең "Сөмбелә" бәйрәмен карау.



