Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Конкурс нәтиҗәләре. 20.03.2014

Бакчабызның уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Габделхакова Ильвина Ильмир кызы "Я- за мир на дорогах" конкурсында катнашып III урынны яулады.
-
Конкурс нәтиҗәләре. 20.03.2014

Бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче Мирзагалямова Ания Рамиль кызы "Я -за мир на дорогах" конкурсында катнашып II урынны яулады.
-
"Әнием-кадерлем!" 07.03.2014

Бүген 7 март көнне бакчабызда Әниләр бәйрәме булып узды. Балалар үзләренең Әниләрен, Әбиләрен бәйрәм белән котлап матур котлауларын җиткерделэр. Балалар бәйрәмне тагын да ямьләндереп яз, Әниләр, Дәү эниләр турында матур җырлар җырладылар, төрле биюләр башкардылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән эшләнгән бүләкләрне Әниләренә, Дәү эниләренә бүләк иттеләр.
Күрәсезме, бүген кояш
Ничек назлы елмая?
Әниемнең бәйрәмен
Ул да бит көтеп ала.
Безне назлап үстергәнгә,
Әниләр рәхмәт сезгә!
Һәрвакыт эшчән булганга,
Әниләр, рәхмәт сезгә!
-
"Әтием-горурлыгым". 28.02.2014

Бүген "Акчарлак" балалар бакчасында "Әтием-горурлыгым" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әтиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Хөрмәтле әтиләр! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Һәрвакытта балаларыгызга үрнәк булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, гомер буена таяныч булып яшәгез.
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә торган.
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
-
"Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала". 14.02.2014

-Хәрәкәттә-бәрәкәт,
Тәнгә керә көч һәм дәрт.
Тәнгә-сихөт, җанга -рәхәт,
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
-
"Сәламәтлек безгә кирәк!" 13.02.2014

Россия күләмендә үтүче "Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала" акциясе кысаларында, бакчабызга кунакка авылыбызның фельдшеры Яхина Ләйсән апабызны чакырдык. Ул балаларга яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең витаминнарга бай, сәламәтлеккә бик файдалы булуын аңлатты.Шулай ук балалар белән шәхси гигиена, чыныгу, дөрес туклану хакында әңгәмә алып барды. Үсәсен килсә тизрәк,
"А" витамины кирәк.
Бар ул сөттә, кишердә,
Аша шуны, үстер дә.
Нык булсын дисәң йөрәк,
"В" витамины кирәк.
Бигрәк күп ул балыкта,
Сыр да ярый азыкка.
Чирлим дисәң бик сирәк,
"С" витамины кирәк.
Аша шуңа суганны,
Лимонны, карлыганны.
-
"Күңелле балачак". 12.02.2014 Бүген-12нче февраль көнне бакчабызда "Күңелле балачак" исеме астында әти-әниләр җыелышы булып узды. Балалар әти-әниләренә диалогик сөйләмнәрен үстерү, татар шагыйрьләренең әсәрләренә, рус халык әкиятләренә, татар халык авыз иҗатына һәм туган телгә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан, үзләренең яраткан әкиятләрен сәхнәләштерделәр.

-
"Чукмар белән Тукмар"әкияте. 12.02.2014

-
"Йомры күмәч" әкияте. 12.02.2014

-
Сказка "Заюшкина избушка". 12.02.2014




