Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
"Кояшкай"да уникенче көн. 14.06.2013

Лагерьның уникенче көне дә күңелле үтте.Көннең беренче яртысында"Син табигатьне беләсеңме?" дип аталган интеллектуаль бәйге оештырылды.Кичә барышында укучылар дәресләрдә алган белемнәрен искә төшерделәр.Көннең икенче яртысында "Иманлы бала" бәйгесендә Фидаил хәзрәт белән очрашу оештырылды.Очрашу файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Россия көне белән! 12.06.2013

12 июньдә илебез үзенчәлекле бәйрәм - Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне - бәйсезлек Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерү бәйрәме. Хөрмәтле милләттәшләр! Барыгызны да гомумдәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, йортыгызга иминлек, гаилә бәхете, зур уңышлар телибез.
-
"Кояшкай"да унынчы көн.
12.06.2013
12 июнь - Россия көне уңаеннан Россиялеләр бүген ял итә, ә "Кояшкай"да эшлекле ял. Көннең беренче яртысында балалар "Нарат" боз сараенда тимераякта шуып күңелле ял иттеләр һәм кашык ясау цехында булып кайттылар. Ә төшке аштан соң "12 июнь - Росся көне" темасына оештырылган кичәдә катнаштылар. Кичә Татарстан һәм Россия гимнын башкару белән тәмамланды. Көн бәйрәм рухында үтте.
-
Яллар күңелле үтә.
11.06.2013
Бүген лагерьда ял итүче укучылар иртәнге аштан соң "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре белән очрашуда булып кайттылар. Алар үзләре дә чын алып баручылар роленә кереп, интервью бирделәр, лагерь эшчәнлеге турында җанлы әңгәмә корып төштеләр. Туган якны өйрәнү музеенда, китапханәдә булдылар. Район үзәгендә урнашкан организация-предприятиеләр буйлап сәяхәт иттеләр. Көннең беренче яртысы сәяхәтләрдә үтте. Көндезге аштан соң инглиз телендә чын артисларча әкиятләр сәхнәләштерделәр. Көн үтә дә кызыклы үтте.
-
"Кояшкай"да сигезенче көн. 10.06.2013

Бүген 2 көн ялдан соң "Кояшкай" да күңелле җанлылык. Шау-гөр килеп лагерь эшчәнлеге башланып китте. Укучылар инглиз телендә котлау открыткалары иҗат иттеләр һәм бер-берсен инглиз телендә котлап алдылар. Бүгеннән "Хореография" түгәрәге эшли башлады. Төшке аштан соң болынлыкта үткән "Күңелле стартлар" уенында чыннан да бик күңелле булды. Бигрәк тә катнашкан уеннарда җиңеп, бүләк алуы күңелле шул.
-
"Кояшкай"да җиденче көн. 07.06.2013
Бүген лагерьнең җиденче көне. Эшчәнлек Татарстан гимны астында лагерь байрагын күтәрү белән башланып китте. Балалар бүген инглиз теле фәне буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгыттылар. “Англиянең җәййге милли уеннары” кичәсендә презентация карап инглизләрнең милли уеннары белән таныштылар һәм үзләре дә уйнадылар. Саф һавада “Иң җитез отряд” ярышында “Иң куп скакалка сикерүче”, “Иң күп кыршау әйләндерүче”, “Иң төз атучы” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. “Экибанно-панно” конкурсында үзләренең фантазияләрен эшкә җиктеләр. Көн бик күңелле үтте. Алда балаларны ике көн Сабантуйлар көтә! -
Сабантуйлар белән, сезне! 07.06.2013

Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне һәммәгезне татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән тәбрик итәбез! Сезгә күңелле яллар телибез!
Сабан туе – хезмәт туе,
Бәхет һәм шатлык туе.
Уйнап - көлеп, җырлап – биеп,
Бәйрәм итик көн буе!
-
"Кояшкай"да алтынчы көн. 06.06.2013

Лагерьнең алтынчы көненнән дә балалар канәгать калдылар. Чөнки ял итүче балаларны һәр көнне кызыклы, мавыктыргыч кичә, бәйгеләр көтә бит! Бүген алар табигать фәннәре буенча брейн-рингта көч сынаштылар, дәресләрдә алган беләмнәрен тирәнәйттеләр. Ә “Тизрәк!Биегрәк!Көчлерәк!” спорт бәйгесендә үзләренең спорт өлкәсендә булган мөмкинлекләрен тагын бер кат сынадылар, үстерделәр. Шулай ук алар Татарстанның спорт мастерлары турында мәгълүмат тупладылыр. Көн бик тыгыз үтте.
-
"Кояшкай"да бишенче көн. 05.06.2013

Лагерьнең бишенче кәне бик күңелле үтте. Көннең беренче яртысында укучылар “Кече олимпия уеннары” бәйгесендә үзләренең көчләрен сынадылар. “Кече бал кортының, олы эшләре “ кичәсендә балалар умарта корты һәм аның китергән файдасы турында мәгълүмат тупладылар. Умартачы һөнәре турында күп белешмә алдылар. Ә көннең икенче яртысында табышмаклар кичәсендә катнашып, тапкырлыкта сыналдылар. Өстәл уеннары уйнап ял иттеләр. Үткәрелгән чараларда актив катнашып, бүләкләр алып, өйләренә таралдылар.
-
"Кояшкайда" дүртенче көн. 04.06.2013

Лагерь эшчәнлеге ике отрядның бер-берләрен сәламләүләре,Татарстан гимнын башкарулары белән башланып китте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р.И.балаларны көндәлек эшләр белән таныштырды, күңелле ял теләде. Иртәнге аштан соң болынлыкта "Күңелле эстафета" уенында "Йолдызчык" һәм "Кояшкай" командалары көч сынашты. Арып кайтканнан соң спортзалда шахмат-шашка, мозаика төзеп уйнап ял иттеләр. Фельдшер Зарипова Э.Р. белән кызыклы һәм файдалы очрашу булды. Су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү, ясалма сулыш алдыру, кояшта белеп кенә кызыну һ.б. турында презентация карап белемнәрен ныгыттылар. Лагерьның дүртенче көне кызыклы һәм файдалы үтте.









