Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Җәйге хезмәт чирегенең икенче ае башланды.
08.07.2013
Июль аенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 21 укучы эшкә урнашты. Шуларның 9ы-бюджет оешмаларында, 12е-ООО"Саба" "Сатыш" филиал №1дә эшлиләр. Шулай ук график нигезендә мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар хезмәт куялар. Тырыш хезмәт - көз көне мул уңыш китерер!
-
Җәйге хезмәт чирегенең беренче ае тәмамлана.
27.06.2013
Мәктәбебезнең 14 яше тулган 52е укучысы районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашты. Шуларның 13е июнь аенда эшләделәр. Әлеге укучылар үзебезнең җирлектәге ООО "Саба" "Сатыш" филиалында эшләделәр. Филиал җитәкчеләре укучыларның хезмәтеннән канәгать калдылар.
-
Лагерьда сабантуй. 25.06.2013

Санаулы көннәр бик тиз үтеп киттеләр. Менә бүген лагерьның соңгы көне. Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Балалар нинди генә уеннарда катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар, бүләкләр алып шатландылар. Гимн астында соңгы тапкыр лагерь байрагы төшерелде. Киләсе елга да лагерьда кабат очрашулар теләп балалар саубуллаштылар.
-
"Хуш, мәктәбем!". 25.06.2013

Бүген 11 нче сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллашу кичәсенә җыйналдылар. Балалар үзләре дә, әти-әниләре дә, укытучылар да дулкынлану кичерәләр. Алда аларны зур юллар көтә. Бу уку елында 11 нче сыйныфны 8 кыз, 2 егет тәмамлады. Шуларның 1се Хасанова Р. алтын медальга, ә 3се Фархуллин Р., Гыйләҗиева А., Исмәгыйлева Д. көмеш медальга тәмамладылар. Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, ак юллар теләп калабыз.
Ел да шулай, очар кошлар кебек,
Озатып кала мәктәп-изге йорт.
Сагынып бер сез кайтырсыз әле,
Онытмас ул сезне, мәктәп-изге йорт!
-
Тукай-Кырлайда сәяхәттә.
24.06.2013
Бүген лагерьда ял итүче балалар аеруча дулкынланалар, чөнки аларны сәяхәт көтә. "Туган тел", "Кызыклы шәкерт", "Туган авыл", "Бала белән күбәләк" һ.б. бик күп шигырьләр авторы булган Г.Тукай музее балаларны колач җәеп каршы алды. Сөекле шагыйребез турында балалар бик күп мәгълүмат алып кайттылар.
-
"Кояшкай"да унтугызынчы көн. 22.06.2013

Бөек Ватан сугышы башланган көн буларак,бүген кайгылы көн.Шушы уңайдан "Кайгы китергән көн" дип аталган кичәдә укучыларны 1941-1945 елгы сугыш китергән югалтулар,кайгылы вакыйгалар белән таныштырылды.Яуда үлеп калучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар,рәсем конкурсы оештырдылар.Утар балалар йортына барып концерт куеп кайттылар.
-
"Кояшкай"да унсигезенче көн.
21.06.2013
Бүген "Кояшкай"да ял итүче балалар авылыбызның һәм районыбызның сугыш ветераннарын искә алу кичәсендә катнаштылар,татар халкының милли уеннарын өйрәнделәр,"Җырлы- моңлы балачак" дип аталган отрядлар арасындагы ярышта катнашып күңел ачтылар.
-
Яллар күңелле үтә. 19.06.2013

Бүген дә лагерьда көн күңелле үтте.Көннең беренче яртысында "Челтерәсен чишмәләр!" темасына экологик кичә үткәрелде.Авылыбыз чишмәләре чистартылды."Хәрвакыт булсын тынычлык!"темасына патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эчтәлекле кичә оешты.Төшке аштан соң "Иң оста шигырь сөйләүче" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде."Йолдызчык" отрядыннан Галлямова Д.,Исмагилова А.,ә "Кояшкай" отрядыннан Минанхуҗина А.,Гиниятова Д.билгеләнде.
-
"Кояшкай"да ундүртенче көн. 17.06.2013

Лагерьга йөрүче балаларның шат авазыннан бүген дә лагерь тирәсе шау-гөр килеп торды.Бай эчтәлекле ,балаларга тәрбия бирердәй "Наркотик-ак үлем","Гүзәллекне күр әле","Алар даны мәңгелек!" кичәләре үткәрелде.ООО"Саба" филиал №1 экскурсиягә барып,авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән танышып кайттылар.
-
"Кояшкай"да унөченче көн. 15.06.2013

Бүген лагерьда "Ватан аланы" атналыгы башланып китте.Әлеге атналыкның максаты укучыларга патриотик тәрбия бирү.Шушы максаттан чыгып,көннең беренче яртысында"Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел"дип аталган кичәдә тәрбияче Мәгьсумова С.Сатыш авыл жирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштырды.Хореография түгәрәгендә укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр."СУ- чисталык,сәламәтлек,гүзәллек" темасына экологик кичә үткәрелде.Әлеге кичәдә суның кеше организмына булган ихтыяжын,әһәмиятен аңлаттылар.Төшке аштан соң укучылар саф һавада "Көчлеләр,кыюлар,житезләр!" бәйгесендә көч сынаштылар.









