Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
"Хәрәкәттә - бәрәкәт!" 11.10.2013

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе дәвам итә. Хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар Сатыш мәдәният йортында "Хәрәкәттә - бәрәкәт !" дип аталган кичә - тамаша күрсәттеләр. Кичәнең максаты - начар гадәтләрне юлдаш иткәнче, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
-
"1 нче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килеп җитәргә булыш!" 10.10.2013

Мәктәп күләмендә "1 нче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килеп җитәргә булыш!" район конкурсының беренче этабы йомгакланды. Кабул ителгән эшләрнең иң яхшылары район турына тәкъдим ителде. "Эссе " номинациясе буенча Галлямова Динә һәм Габделхакова Гөлгенәләр җиңүче дип табылды. Молодцы, укучылар!
-
"Җирдә яшәү хакына!" 09.10.2013

Ш.Битимиров исемендәге икенче ачык балалар театры конкурсының мәктәп туры булып узды.Педагог - оештыручы Гильманова А.Н. җитәкчелегендә "Җирдә яшәү хакына" дип исемләнгән театр сәхнәләштерелде һәм район турына тәкъдим ителде.
-
"Сез иң гүзәл кеше икәнсез" 05.10.2013

Бүген, укытучылар көне уңаеннан, 11 нче сыйныф укучылары "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дип аталган кичә -тамаша күрсәттеләр. Кичә матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Укучылар яраткан укытучыларын чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
-
Стартовая диагностика в 5 классе 04.10.2013

В рамках мониторинга качества основного образования по заданию Минобрнауки России, 4 октября проведена стартовая диагностика в пятом классе по предметным образовательным результатам. Одночасовую проверочную работу по математике выполнили 2 ученика, по русскому языку - 4 ученика. Ответственный за проведение стартовой диагностики заместитель директора по учебной работе М.Р.Хасанова.
-
Варислар яраткан укытучыларын бәйрәм белән котлый 04.10.2013

Безнең мәктәбебездә укытучылар бәйрәме бүгеннән башланды. Бүген "Чишмәкәй" балалар берлеге варислары яраткан укытучыларына сюрприз ясап, иртән бәйрәм белән котлап аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Әлеге гамәлдән укытучылар бик кәнагәть калдылар. Рәхмәт сезгә.
-
Бәйрәм белән Сезне, укытучылар! 04.10.2013

Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлык теләп калабыз.
Бәйрәм белән Сезне, укытучы!
Балаларның якын кешесе!
Дөнья серен өйрәтүче!
Яшь җаннарга - Ходай илчесе!
Сезгә телибез без: саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең-тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!
-
"Китапны яратыгыз" акциясе 03.10.2013

"Китапка 2 нче тормыш бүләк ит!" акциясе кысаларында мәктәп балалар Думасына керүче укучылар белән берлектә "Китапны яратыгыз!" баш астында викторина булып үтте. Викторина сорауларына алынган җаваплардан күренгәнчә, укучыларның әдәби китаплар белән кызыксынуы , татарча һәм русча нәшер ителгән китапларның яратылып укылуы ачыкланды.
-
1 сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек 03.10.2013

1 сыйныф укучыларында Ногманова Р.Р. хореография буенча дәрестән тыш эшчәнлек алып бара. Бүгенгесе көндә алар татар халык биюе элементларын өйрәнәләр.
-
А.Н.Туполевның тууына 125 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгатьләре. 02.10.2013

Бәек конструктор А,Н,Туполевның тууына 125 ел тулу уңаеннан 5-11 нче классларда тәрбия сәгатьләре булып узды.Тәрбия сәгатьләре барышында А.Н.Туполевның тормыш юлы,ачышлары белән таныштырылды.









