Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Укучылар Думасының эшчәнлеге 28.10.2013

Безнең мәктәптә укучылар Думасы күп төрле чараларны оештырып йөриләр."Китапка икенче тормыш бүләк ит акциясендә" планлаштырылган чараларны үткәрүдә актив катнаштылар. Бу атнада алар мәктәп күләмендә үтәчәк "Сөмбелә" бәйрәменә әзерлек алып баралар.
-
Ярминкәләр гөрләде 26.10.2013

Район һәм Республика күләмендә көзге ярминкәләр гөрли башлады. Бу шимбәдә район узәгендә үткән ярминкәдә безнең мәктәп тә катнашты. Мәктәп бакчасында үскән уңыш, укучыларның кул эшләре сатылды. Саба халкы рәхмәтле булып калды.
-
"Бәхетле балачак" бию коллективы "Агыйдел" ансамбле концертында кунакта 24.10.2013

Кичә, 23 октябрь көнне, "Бәхетле балачак" бию коллективына йөрүче иң актив укучылар районыбызның мәдәният йортында "Агыйдел" ансамбле чыгышын карадылар. Укучыларга концерт бик ошады, алар канәгать калды. Концертны оештыручыларга бик зур рәхмәт!
-
Рәсемнәр конкурсы тәмамланды 23.10.2013

Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан Татарстан, Россия символикаларын ясауга конкурс булып узды. Иң яхшы эшләр районга җибәрелде.
-
Математикадан олимпиада 21.10.2013 21 октябрь көнне 5-11 сыйныф укучылары арасында математикадан олимпиада үтте. Кыямов С. (11кл.); Маннанова Г. (10кл.); Гыйльманов И. (9кл); Хәсәнова Р. (8кл.); Харисова Э. (7кл.); Зайнуллин Б. (6кл.); Гилазиев И. (5кл) I урынны яулады. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, район олимпиадаларында уңышлар телибез.

-
"Китап белем чишмәсе" рәсем конкурсы 19.10.2013

"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе дәвам итә. Бүген Солтанова Рәфисә Фуатовна җитәкчелегендә 1 -8 сыйныфлар арасында "Китап - белем чишмәсе" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы булып узды.Җиңүчеләр дип:7 нче сыйныф укучысы Харисова Э., 6 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова С. һәм Назмиев Р. лар табылды.
-
Корбан ашы 18.10.2013

Бүген мәктәбебездә Корбан ашы булып узды. Әлеге Корбан ашына авылыбыз абыстае Әминә апа чакырылды. Әминә абыстай үзенең вәгазендә балаларны шәфкатьле, миһербанлы булырга өндәде. Корбан ашы үзенең әхлакый тәрбия бирү ягыннан отышлы булды. Корбан ашлары мөбәрәк булсын!
-
"Китап уку кешенең эчке культурасын баета" дигән темага түгәрәк өстәл 17.10.2013

"Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясе кысаларында бүген китапханәче Гильманова А.Н. җитәкчелегендә "Чишмәкәй" берлеге варислары белән берлектә "Китап уку кешенең эчке культурасын баета" дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырды. Ул укучыларны әдәби китап укырга чакырды, укучылар өчен кызыклы булган әдәби китаплар исемлеге белән таныштырды.
-
Фән олимпиадаларының мәктәп туры
17.10.2013
17 нче октябрьдән Россиякүләм фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. Һәр көнне дәресләрдән соң график нигезендә фәннәр буенча олимпиадалар үткәрелә. Әлеге турны уңышлы үткән укучыларыбыз район этабында мәктәп данын яклаячак. Укучыларыбызга белем үрләрен яулауда зур уңышлар телибез.
-
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын! 15.10.2013

Барыбызны да изге Корбан бәйрәме белән чын күңелебездән котлыйбыз! Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз һәм игелекләребез кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Күңелләребезгә - иман нуры, гаиләләребезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Барчабызга да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телибез!









