Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Шахмат ярышында 05.11.2013

-
"Әкиятләр илендә күңелле стартлар" 05.11.2013

Бүген 1-5 нче сыйныф укучылары катнашында "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" уены оештырылды.Исеменнән күренгәнчә бик күңелле үтте әлеге чара.Әкият геройларына ияреп төрле ярышларда көч сынаштылар алар.
-
Көзләрнең дә була җәйләре! 05.11.2013

Табигатьтә көз хакимлек итсә дә,бассейн "Саба"да чын җәй.Моның шулай икәнлегенә бассейнга су коенырга менүчеләр чын күңелдән ышанып төштеләр.И рәхәтләнделәр дә соң укучылар!
-
Хореография түгәрәге эшчәнлеге 05.11.2013

Каникул планы нигезендә бүген укучылар хореография түгәрәгенең чираттагы дәресенә җыйналдылар.Түгәрәккә укучыларның яратып йөрүләре күренә,чөнки йөрергә тиешле барлык 15 укучы да бар иде.Молодцы, укучылар!
-
Бәйрәм белән! 04.11.2013

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Халыклар Бердәмлеге көне белән тәбрик итәбез.Сезгә ныклы сәламәтлек,күңел күтәренкелеге,гаиләләрегездә иминлек телибез.
-
"Нарат"боз сараенда. 03.11.2013

Каникулның беренче көне күңелле башланып китте. 26 укучы шау-гөр килеп "Нарат" боз сараенда тимераякта шуып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.Йөзләре алсуланган егет-кызлар бүгенге сәяхәттән бик риза булдылар.
-
Халыклар Бердәмлеге көне 02.11.2013

4 ноябрь- Халыклар Бердәмлеге көне.Шушы уңайдан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марданова С.Х.укучылар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырды.Сөйләшү барышында укучылар әлеге тарихи дата турында белемнәрен тагы да тирәнәйттеләр.
-
Алда каникуллар! 02.11.2013

Бүген беренче чирекнең соңгы уку көне.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р.И. гомуми линейкада укучыларны көзге каникул планы һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды,беренче чиректә эшләнгән эшләргә йомгак ясады,укучыларга күңелле яллар теләде.
-
"Бөтерчек белән Мәтәлчек Сөмбеләдә кунакта" 30.10.2013

Бүген мәктәп күләмендә "Бөтерчек белән Мәтәлчек Сөмбеләдә кунакта" дип аталган зур кичә-тамаша булып узды. Кичә өчен мәктәп балалар Думасына кергән сыйныфлар көзге муллыктан күргәзмә-өстәл әзерләделәр, барлык фантазияләрен җигеп көзге яфраклардан букет эшләделәр. Тамаша барышында Бөтерчек, Мәтәлчек һәм Әтәч көзге байлыкка таң калып, Сөмбеләдә кунакта булдылар. Кичәнең икенче өлеше чәй эчүләр һәм биюләр белән дәвам итте.
-
"Мирас" журналында кунакта 29.10.2013

Бүген Сабада Балалар иҗат үзәгендә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,шагыйрь Илфак Мирза улы Ибраһимов белән очрашу булды. Очрашуга татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, авыл һәм мәктәп китапханәчеләре, укучылар чакырылган иде. Шагыйрь үзенең фәлсәфи шигырьләре белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Шулай ук 2012 елда дөнья күргән “Чын мирас” журналын тәкъдим итү дә булды. Баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов, тарих бүлеге мөхәррире Ленар Гобәйдуллин журналның эчтәлеге турында сөйләделәр, аның укытучылар, укучылар өчен бик кирәкле булуын расладылар. Очрашу бик кызыклы, файдалы узды.









