Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
"Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куйган каһарманнарга салыначак обелиск эскизы"на конкурс 01.10.2013

Район күләмендә үтәчәк "Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куйган каһарманнарга салыначак обелиск эскизы" конкурсының мәктәп туры булып узды. Җиңүчеләр : Хазипова Гүзәл, Миннебаева Энҗе, Сабиров Рамил, Гарипов Айрат, Моратниязова Рамиләләр табылды. Молодцы , укучылар!
-
"Өлкәннәр көне"
01.10.2013
1 октябрь -"Өлкәннәр көне" уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Көзләрнең дә була язлары" дип аталган кичә - тамаша булып узды.Кичәдә укучылар һәм ветераннар үзләре дә чыгыш ясадылар.Ветераннар яшьлек елларын искә төшереп,күңелле ял иттеләр.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында хореография түгәрәге членнары чыгышы 30.09.2013

"Накотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында хореография түгәрәге членнары чыгыш ясадылар. Алар үзләренең чыгышлары белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауларын күрсәттеләр һәм барлык укучыларны шуңа өндәделәр.
-
Кабак бәйрәмендә җиңү. 28.09.2013

Район күләмендә үткән Кабак бәйрәмендә мәктәбебез әзерләгән "Ишан хәзрәт тыюлыгы" композициясе "Иң матур композиция" номинациясендә беренче урынга лаек булды. Молодцы!
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында рәсем һәм плакатлар бәйгесе 28.09.2013

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында рәсем һәм плакатлар бәйгесе узды. Укучылар үзләренең эшләрендә начар гадәтләр урынына сәламәт яшәү рәвеше сайлауларын чагылдырдылар.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында җыен
28.09.2013
27 сентябрьдә Сатыш авыл җирлегендә 9 -11класс укучылары, әти-әниләре,укытучылар катнашында "Наркотикларсыз тормыш" айлыгына багышланган җыен үтте. Җыенда шифаханә, прокуратура, район мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге вәкилләре катнашты. Әлеге җыенда чыгыш ясаучылар яшьләрне наркотик дигән афәттән ерак торырга чакырдылар.
-
Кабак бәйрәменә әзерлек. 27.09.2013

Һәр елны үткәрелә торган Кабак бәйрәменә мәктәп коллективы ныклап әзерләнә. Әзерлек бушка китми, һәр елны аерым номинацияләрдә призлы урыннар яулыйбыз. Быел да ниятебез сынатмау.
-
" Ватан" конкурсында җинүләр 27.09.2013

Конкурсның максаты: татар халкының тарихи-мәдәни мирасы контекстында яшьләрдә һәм балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү. Безнең мәктәбебездән дә "Хореография" номинациясендә кечкенәләр төркеме арасында "Бәхетле балачак" бию коллективы, "Нәфис сүз" номинациясендә уртанчылар төркемендә Минанхуҗин И. 2 нче урынны яуладылар.Котлыйбыз!
-
"Дөнья халыклары әкияте" 27.09.2013

"Дөнья халыклары әкияте" халыкара иҗат бәйгесендә катнашып, безнең мәктәп укучылары да үзләренең иҗатка гашыйк икәнлекләрен күрсәттеләр. 6 сыйныфтан Гыйльметдинов Фагыйль, 7 сыйныфтан Дәүләтова Гөлгенә, 8 сыйныфтан Исмәгыйлева Ранияләр сертификатка ия булдылар. Җитәкче: Гыйльметдинова Д.Х.
-
"Ветераннарның оныклары Җиңү бәйрәмен ясый" 25.09.2013

Класстан тыш эшләр буенча Республика үзәге "Ветераннарның оныклары Җиңү бәйрәмен ясый" дигән исем астында республика бәйгесе үткәрде. VI сыйныф укучысы Гыйльметдинов Фагыйль әлеге бәйгедә катнашып таныклыкка лаек булlы. Җитәкчесе : Гыйльметдинова Д.Х.









