Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 01.02.2016

1нче февраль көнне мәктәбебездә 11нче сыйныф укучыларынының әти-әниләре өчен җыелыш булып узды.Укыту эшләре буенча директор урынбасары Хасанова М.Р.әти-әниләрне ЕГЭ документлары,сынап карау контроль эш нәтиҗәләре белән таныштырды.Соңыннан фән укытучылары белән индивидуаль сөйләшүләр оештырылды.
-
Футбол ярышында 3нче урын
30.01.2016
Футбол түгәрәгенә йөрүче 2002-2003нче елгы егетләр 30гыйнвар көнне Шәмәрдәндә узган ярышта катнашып III нче урын яулап кайттылар.Молодцы,егетләр!
-
Тимурчылык эше дәвам итә 30.01.2016

Көчле бураннар булу сәбәпле,тимурчыларга эш артты.Атна дәвамында тимурчылар үзләренә беркетелгән әби-бабайларга кар көрәргә йөрделәр.Әлеге эшләре өчен әби-бабайлар балаларга бик рәхмәтле.
-
9нчы сыйныфта әти-әниләр җыелышы 29.01.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булып узды.Укыту эшләре буенча директор урынбасары Хасанова М.Р.әти-әниләрне ОГЭ документлары,пробное тестирование нәтиҗәләре белән таныштырып узды.Соңыннан әти-әниләр индивидуаль сөйләшүләргә таралдылар.
-
"Бәхетле очрак"уены 29.01.2016

Бүген инглиз теле укытучысы Шарифуллина Р.Р. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында "Бәхетле очрак" интеллектуальуены үткәрде. Укучылар үзләренең көчләрен төрле темаларда сынап карадылар.
-
"Своя игра"
27.01.2016
Инглиз теле атналыгы дәвам итә.Бүген инглиз теле укытучысы Билалова И.Н.4 нче сыйныфлар арасында" Your game" уены үткәрде.Уен барышында укучылар сорауларга җавап бирделәр,табышмаклар чиштеләр,хәрефләрдән сүзләр төзеделәр,инглиз теле буенча белемнәрен ныгыттылар.
-
Теннис ярышында җиңүләр
26.01.2016
Бүген укытучыларның кышкы спартакиадасының муниципальтурында теннис ярышлары булып узды.Мәктәбебезнең информатика фәне укытучысы Рахимов Р.М. әлеге ярышта катнашып I урынга чыкты.Рәдиф Мулламөхәмәтовичны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Инглиз теле атналыгы башланды 25.01.2016

Бүген мәктәп күләмендә инглиз теле фәне атналыгы башланып китте.Атналыкның беренче көнендә 2-3 нче сыйныфлар арасында КВН оештырылды."Cats" һәм "Dogs" командалары көч сынашты.Алар 8 турда белемнәрен сынадылар.Җиңү "Dogs" командасында булды.Афәрин,укучылар!
-
"Чисталык" юнәлеше җитәкчеләре тикшерүдә
25.01.2016
"Чишмәкәй" балалар оешмасының "Чисталык" юнәлеше җитәкчеләре мәктәпкә бизәнеп килүчеләр,бизәнү әйберләре тагып йөрүче укучыларны ачыклау өчен рейд үткәрделәр.Аерым укучыларга кисәтү ясадылар.
-
Чаңгыда !
23.01.2016
Бүген дәресләрдән соң,6 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Гыйльметдинова Д.Г. белән берлектә чаңгыда шуу оештырдылар.Укучылар чын күңелдән ял иттеләр.









