Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Казанда ВДНХ да 08.04.2016

Бүген"Умартачылыкта оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар Казан шәһәренә ВДНХ га экскурсиягә бардылар.Алар биредә авыл хуҗалыгы һәм төрле юнәлештәге эшчәнлек белән танышып кайттылар. Укучыларга элеге күргәзмә бик ошады.
-
"Күңелле стартлар" 07.04.2016

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан физкультура фәне укытучысы Әхмәтшин И.И.башлангыч сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар"уены үткәрде.Уен барышында укучылар 7 турда көч сынаштылар.Уен "дуслык" җиңүе белән тәмамланды.Молодцы,укучылар!
-
Укытучылар ГТО тапшырды 07.04.2016

Бүген Сатыш авылы жирлеге биләмәсенә кергән бюджет хезмәткәрләре ГТО тапшырдылар.Һәркем көченнән килгәнчә тырышты.Шунысы куанычлы,яшь үзенчәлекләренә карап,һәркем ГТО нормаларын үти.Молодцы!
-
Фельдшер киңәшләре. 07.04.2016

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан,1б-4б сыйныф укучылары Мамалай авылы фельдшеры Гарипова Г.Н.белән очрашуда булдылар.Гүзәлия Нагимулловна укучыларга сәламәт булу серләре турында кызыклы чыгыш ясады.
-
"Һөнәрләр илендә" 05.04.2016

Каникул вакытында укучыларыбыз әти-әниләренең эш урыннарында булып,эш шартлары,эшләү алымнары белән танышып,презентацияләр ясадылар.Атна дәвамында һәр класста шушы презентацияләрне карап,фикер алышулар башланды.
-
Кырым-Севастополь-Россия 05.04.2016

Бүген5-7 нче сыйныф укучылары арасында Кырым-Севастополь-Россия дуслыгын раслаган рәсем күргәзмәсе оештырылды.Укучылар әлеге конкурста актив катнаштылар.
-
"Чисталык айлыгы" башланды 04.04.2016

1апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасында "Чисталык айлыгы" башланып китте.Шушы айлык планы нигезендә бүген 8,10 нчы сыйныф укучылары белән берлектә мәктәп янында кар тарату эшләре башланып китте.Укучыларга зур рәхмәт.
-
Кырым-Севастополь-Россия
02.04.2016
Бүген 5-11 нче сыйныфларда Кырым һәм Севастопольнең Россия Федерациясе составына кушылуына 2 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгатьләре булып узды.
-
Китаплар күргәзмәсе 01.04.2016

Бүген китапханәче Гильманова А.Н.китапханәдә сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырды.Укучыларны шагыйрь иҗаты белән якынырак таныштырды.
-
Технология фәне укытучылары семинары 31.03.2016

Бүген мәктәбебездә технология укытучыларының район семинары булып узды.Технология фәне укытучысы Марданов А.М.7нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте һәм проект эше эшләү буенча тәҗрибә уртаклашты.Район укытучылары технология фәнен укыту өлкәсендә булган проблемаларны уртага салып хәл иттеләр.Семинар файдалы һәм эшлекле үтте.









