Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Педикулез авыруын кисәтү 31.03.2016

Бүген авылыбыз фельдшеры Зарипова Э Р.укучылар арасында педикулез авыруын ачыклау максатыннан медосмотр үткәрелде.Шунысы куанычлы, укучылар арасында әлеге чир белән авыручылар юк.
-
Фельдшер киңәшләре. 30.03.2016

Бүген авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р.белән очрашу оештырылды.Ул укучыларга йогышлы чирләр,бигрәк тә, кыр тычканнары,кимерүче хайваннар таратучы чирләр турында файдалы чыгыш ясады.Укучыларга табигатькә чыккан чакларда алардан сак булырга чакырды.Сәламәт булыйк,укучылар!
-
"Нарат" боз сараенда
24.03.2016
Бүген 5-8 нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена барып рәхәтләнеп тимераякта шудылар.Шугалак өстендә бер сәгать сизелми дә үтеп китте.Укучыларның йөзләре шатлыктан нур бөрки иде.Ай,рәхәттә соң бу каникуллар!
-
"Шаги в науку" фәнни конференциясе
23.03.2016
Балтачта үтүче "Шаги в науку" дип исемләнгән фәнни конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Габдрахманова С.Р.катнашты. Сөмбел уңышлы чыгыш ясап өченче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Молодец,Сөмбел!
-
"Нәүрүз"бәйрәме
21.03.2016
Бүген Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәктәбебездә "Нәүрүз"бәйрәме булып үтте.Бәйрәмдә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф.Шафигуллин да катнашты.Укучылар "Хуш киләсең,Нәүрүз!"дип аталган театральләштерелгән тамаша карадылар,төрле уеннарда көч сынаштылар.Соңыннан коймак белән чәй эчү оештырылды.Ф.Ф.Шафигуллин укучыларга рәхмәт белдерде һәм тамашада катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.
-
Каникул күңелле һәм файдалы үтә.
21.03.2016
Каникуллар күңелле һәм файдалы үтә.Бүген укучыларыбыз "Оста куллар",Хореография түгәрәкләрендә шөгыльләнделәр.9,11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр оештырылды.Аерым укучылар белән индивидуаль эшләр оештырылды.
-
Шефлык эше дәвам итә
19.03.2016
Шефлык эше дәвам итә. 9 нчы сыйныф укучылары Фәүзия апага шефлык итеп кайттылар.Алар түбәдән кар көрәделәр,су агар өчен канау казыдылар.Фәүзия апа балаларга бик рәхмәтле.
-
"Чит телләр фестивале"ндә
18.03.2016
2 нче сыйныф укучылары укытучылары Билалова И.Н.белән берлектә "Чит телләр фестивале"ндә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Рәхмәт,сезгә!
-
Әти-әниләр җыелышы
17.03.2016
Бүген мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булып узды.Җыелышта Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф.Шафигуллин,фельдшер Зарипова Э.Р.катнашты .Э.Р.Зарипова "Туберкулез-йогышлы чир"темасына доклад белән чыгыш ясады.Ф.Ф.Шафигуллин 27 март көнне узачак референдум турында сөйләп узды.Хасанова М.Р."3 нче чирек йомгаклары,алда торган бурычлар",Әхмәтшина Р.И."3 нче чиректә класстан тыш эшләр торышы.Каникул планы.Алда торган эшләр" темасы белән чыгыш ясадылар.Соңыннан әти-әниләр индивидуаль сөйләшүләргә таралдылар.
-
Серле каләм-2016
11.03.2016
Бүген 2сыйныф укучысы Шарифуллина Г.,10 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Ә.Васил Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" иҗат бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаштылар.Алар мактау кәгазе һәм истәлекле бүләккә лаек булдылар.Молодцы,укучылар!









