Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Бәйрәм белән Сезне!
08.03.2016
Хөрмәтле хатын-кыз укытучылар,укучы кызлар! Сезне язның беренче бәйрәме -8 март халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек,эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез!
-
Җырыбыз Сезгә бүләк булсын!
06.03.2016
Бүген мәктәп күләмендә Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә егетләр әзерләгән "Җырыбыз Сезгә бүләк булсын!" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булып узды.Егетләр классташ кызларны,хатын-кыз укытучыларны,техник хезмәткәрләрне чын күңелдән бәйрәм белән котладылар.Рәхмәт сезгә,егетләр!
-
Гаилә бәйрәме.
05.03.2016
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне һәм 8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары һәм әти-әниләре катнашында Гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм барышында укучылар да,әти-әниләр дә төрле ярышларда көч сынаштылар.Бәйрәмнән укучылар үзләре дә,әти-әниләр дә канәгать калдылар.
-
"Җырым булсын бүләгем!" 22.02.2016

23 нче февраль- Ватанны Яклаучылар көне уңаеннан кызларыбыз "Җырым булсын бүләгем!"дип исемләнгән концерт-тамаша күрсәттеләр.Тамаша барышында кызларыбыз ир-ат укытучыларны,укучы егетләрне бәйрәм белән котлап матур җырлар,биюләр,эчтәлекле тамаша күрсәттеләр.Егетләребез бик канәгать калдылар.
-
Бәйрәм белән Сезне!
22.02.2016
Хөрмәтле ир-ат укытучылар,укучы егетләр! Сезне 23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Сезгә ныклы сәламәтлек,эшегездә һәм укуыгызда зурдан- зур уңышлар телибез.
-
һәйкәл -обелискка венок салынды
22.02.2016
Хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү айлыгы кысаларында бүген авылыбыздагы һәйкәл-обелискка венок салынды.Бер минутлык тынлык белән илнең иминлеген саклап, яу кырларында ятып калучылар искә алынды.
-
21 февраль-Халыкара туган те көне. 20.02.2016

21 нче февраль-Халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәптә Мөхәмәтханова Г.М. җитәкчелегендә кичә узды.Кичә барышында туган телдә шигырьләр,җырлар,биюләр башкарылды.Г.Тукайның "Туган тел" шигыре өч телдә яңгырады.Әлеге чара укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнады.
-
Автомат сүтеп җыю ярышы. 19.02.2016

Бүген ике рота арасында автомат сүтеп-җыйнау ярышы оештырылды.Ике ротадан да кызлар да, егетләр дә катнашты. Җиңү- беренче рота ягында булды.Молодцы, укучылар!
-
"Туган телем-иркә гөлем"
19.02.2016
Сатыш авылы китапханәсе мөдире Габдрахманова Гөлфинә башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Халыкара Туган тел көне уңаеннан "Туган телем-иркә гөлем!" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
-
"Батырлык дәресләре" 17.02.2016

Бүген һәр класста "Батырлык дәресләре" үтте.Әлеге дәресләрдә укучылар тыныч тормышта батырлык күрсәтүчеләр-суга батучыларны,янгын эчендә калучыларны коткаручылар,мохтаҗларга ярдәм итүчеләр,сугыш кырларында батырлыклар күрсәтүчеләр һ.б.батырлар турында бай эчтәлекле видеоматериал карадылар,әңгәмә оештырдылар.Әлеге чара укучыларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүдә уңышлы булды.









