Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы
22.09.2016
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында катнашып, Шаймарданов А.Н., Галиев А.Г., Вафин А.В., Шайхлисламов Б.Ф., Зиганшина Н.С., Давлетшина Р.А.лардан торган укытучыларыбыз командасы 3нче урын алып кайтты. Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Олимпиадалар башланды 19.09.2016

Укучыларыбыз Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп турында катнаша башладылар. Бүген алар экономика фәненнән олимпиада эше башкардылар.
-
Сайлаулар 18.09.2016

Бүген мәктәп Думасына спикер сайлау оештырылды. Сайлауларда 8-11нче сыйныф укучылары бердәм рәвештә катнаштылар. 18 тавыш җыеп, 10нчы сыйныф укучысы Галиева Әдилә спикер итеп сайланды.
-
Әти-әниләр җыелышы 16.09.2016

Мәктәбебездә бүген әти-әниләр җыелышы үтте. Әлеге җыелышта ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Д.Р., Саба муниципаль районы Башкарма комитетыннан вәкил Исхакова А.Р., Олыяз ФАП фельдшеры Джураева Г.Р. катнашып, эчтәлекле чыгышлар ясадылар.
-
Татарстан варислар берлеге туган көне 15.09.2016

Бүген мәктәбебездә «Яшел алан» балалар оешмасының тантаналы җыены үткәрелде. Җыенга әзерлек эше алдан ук алып барылды. Укучылар шигырьләр, җырлар, эзтабарлар һәм варисларның законнарын, вәгъдәсен, девизын өйрәнделәр. Сборда отрядларның һәм дружинаның сборга әзерлек рапортлары тапшырылды. 2 сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына, 5 сыйныф укучыларын варислар сафына кабул итү булды. Аларга 6 -7 нче сыйныф укучылары галстук бәйләде. Сыйныф җитәкчеләре дә оешма сафына кабул ителде. Педагог организатор Нәфисә Султанахметовна укучыларны котлап изге теләкләрен җиткерде.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 15.09.2016

Башлангыч сыйныф укучыларына Иләбәр авылы китапханәсе мөдире "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды.
-
Корбан ашы 14.09.2016

Бүген мәктәптә Корбан ашы уздырылды. Юсупов З.З. укучыларыбызга вәгазьләр сөйләде, иманлы балалар булырга өндәде.
-
"Праздник трезвости" 10.09.2016

11 сентябрь - Бөтенрәсәй буенча аеклык көне уңаеннан мәктәп күләмендә әлеге темага акция үткәрелде. Укучылар белән алкогольнең сәламәтлеккә, мөлкәти һәм рухи байлыкка китерелгән зыяны турында әңгәмә үткәрелде, видеоролик каралды.
-
Көзге изгелек атнасы 10.09.2016

Укучыларыбыз “Көзге изгелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” нда бик теләп катнашалар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәрхәмәтле йөрәк” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Ә югары класс укучылары ялгыз яшәүче өлкәннәр янында булып, хәлләрен белеп, йорт тирәсендәге эшләренә булыштылар.
-
"Игелекле сүз" көне 08.09.2016

8нче сентябрь – “ Игелекле сүз” көне булып билгеләнеп үтте. Укучыларның эш көне игелекле сүзләрдән башланды.Көн дәвамында укучылар матур сүзләрне күбрәк кулланырга тырыштылар. Әлеге тема буенча классларда әңгәмәләр үткәрелде. 2нче класс укучылары белән матур сүзләргә багышланган тренинг үткәрелде.







