Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Лагерьның 6нчы көне 30.12.2016

Бүген балалар өчен физкультура укытучысы Шайхлисламов Б.Ф. "Быстрее.Выше.Сильнее" уены оештырды. Шулай ук укучыларыбыз "Остров Дружбы и Доброты" дип аталган мероприятиедә дә бик актив катнаштылар.
-
Лагерьның 5нче көне 29.12.2016

Көннең беренче яртысында укучылар белән "Брейн-ринг" уены үткәрелде. Уенның беренче бүлегендә рус теле укытучысы Гарифуллина Г.Р. укучыларның хәтерен, игътибарын үстерү максатыннан уеннар уйнатты, ә икенче бүлектә вожатыйлар тарафыннан әлеге уен төрле тематикага багышлап үткәрелде. Мавыктыргыч уеннан соң, балалар саф һавада чаңгыда шудылар, төрле уеннар уйнадылар. Төшке аш ашагач, әкиятләр иленә сәяхәт оештырылды. Укучылар әкиятләр карадылар, викторинада катнаштылар. Көн күңелле узды.
-
Күңелле һәм файдалы экскурсия 29.12.2016

Бүген 8,10нчы сыйныф укучылары һөнәр сайлау юнәлеше буенча "Саба таңнары" газетасы редакциясендә кунакта булдылар. Укучылар газета эшчәнлеге һәм редакциянең бай тарихлы муззее белән таныштылар.Экскурсиянең дәвамы Лесхозда "Нарат" боз сараенда дәвам итте. Сәяхәт Урман музее белән тәмамланды.
-
Лагерьның 4нче көне 28.12.2016

Бүген лагерьның 4нче көне бик кызыклы, файдалы узды. Иртәнге аштан соң лагерьга йөрүче балалар район үзәгенә экскурсиягә бардылар. Туган якны өйрәнү музеенда, китапханәдә булдылар. Шулай ук үзәк чыршы янында күңел ачтылар, кар сыннары карадылар, чанада шудылар. Балаларга әлеге экскурсия бик ошады. Ә төшке аштан соң химия укытучысы Арстамбекова Г.З. балаларга молекула модельләре төзергә өйрәтте, кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте. Шулай ук бию түгәрәге оештырылды.
-
Лагерьның 3нче көне 27.12.2016

Лагерьга йөрүче укучыларыбыз иртәнге аштан соң хореография түгәрәгендә шөгыльләнделәр. Аннан соң Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсия оештырылды. Ә төшке аштан соң Эзмә мәдәният йортында күңел ачу программасында катнаштылар. Көн бик күңелле һәм файдалы узды.
-
Лагерьның 2нче көне 26.12.2016

Бүген лагерьның икенче көне. Иртәнге аштан соң лагерь ачылышына багышланган "Йолдызлар фабрикасы" булды. Шулай ук күңелле биюләр дә балалар күңеленә хуш килде. Ә төшке аштан соң әкиятләр иленә сәяхәт оештырылды.
-
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. 25.12.2016

Бүген мәктәбебез Яңа ел бәйрәмнәреннән гөрләп торды. Беренче сменада 1-3нче сыйныфлар өчен, ә икенче сменада 4-7 сыйныфлар өчен Яңа ел тамашалары үткәрелде.
-
Лагерьның 1нче көне
25.12.2016
Бүген мәктәбебезнең "Ак каен" лагеры үз эшен башлап җибәрде. Укучыларыбыз Яңа ел тамашаларында катнаштылар.Көн күңелле үтте, барыбызда да бәйрәм рухы иде.
-
Яңа ел белән! 24.12.2016

Бүген мәктәбебездә 8-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм тамашасы җыр-биюләр, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Лотерея уены да әлеге бәйрәмнең бер матур мизгеле булды.
-
Кар сыннары
24.12.2016
Мәктәп территориясен Яңа елга әзерләү, кар сыннары ясау буенча мәктәбебез 3нче урынга лаек булды. Бу эштә катнашкан һәркемгә: укучыларыбызга, укытучыларга, барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәт!







