Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Дару үләннәре җыю. 29.10.2016

Мәктәбебездә дару үләннәре ( кызыл һәм кара миләш, балан, гөлҗимеш, алма) җыю оештырылды. Аларны үлчәп, тапшыру өчен әзерләп куйдык.
-
РДШ туган көн 29.10.2016

РДШ туган көн уңаеннан бүген 10нчы сыйныф укучылары флешмоб оештырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 28.10.2016

Бүген мәктәбебездә 1нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта информатика укытучысы Галиева Г.М. әти-әниләрне интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән дә таныштырды.
-
Көзге бәйрәм 27.10.2016

8-11нче сыйныф укучылары белән бүген "Көзге бәйрәм" оештырылды. Укучыларыбыз әлеге бәйрәмгә бик тырышып әзерләнде. Әлеге бик кызыклы, күңелле бәйрәмдә барлык сыйныф та актив катнашты, аларның һәркайсының чыгышы бик матур, шәп булды!
-
Сәламәтлек - синең байлыгың. 26.10.2016

"Сәламәтлек - синең байлыгың" темасына акция үткәрелде. Иртәнге зарядка һәм тәнәфестә флешмоб биюләргә укучылар актив катнашты. Акцияне "Сәламәтлек һәм спорт комитеты" членнары оештырды.
-
Сбор 25.10.2016

Бүген «Кояшкай”группасы эзтабарлары (2 класс) белән “Эзтабарларның үсеш баскычлары” темасына сбор үткәрелде. Сборда “Галстучная страна” һәм “Эзтабар юлдашы” программалары белән таныштылар. Игътибарлылыкка үткәрелгән уенда Хабибуллина Зилә - “Иң игътибарлы укучы” булды.
-
Уңыш бәйрәме 20.10.2016

Мәктәбебездә бүген 1-7нче сыйныф укучылары белән "Уңыш бәйрәме" уздырылды. Мәктәптә иртәдән үк бәйрәм рухы булды. Һәр сыйныф зәвыклы итеп көзге муллыктан күргәзмә өстәлләр тезде. Укучылар көзге муллыкка, уңыш кызы "Сөмбелә" гә багышлап чыгыш ясадылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
-
Хәтер көне 15.10.2016

Бүген мәктәбебездә Хәтер көне билгеләп үтелде. Гомуммәктәп линейкасында тарих укытучысы Наилә Мансуровна укучыларны әлеге көнгә багышланган вакыйгалар тарихы белән таныштырды.
-
Үзидарә көне 14.10.2016

Бүген мәктәбебездә үзидарә көне үтте. Өлкән сыйныф укучылары алдан ук дәресләргә әзерләнә башладылар, укытучылар белән киңәштеләр. Әлеге көн укытучыларның яңа составы белән танышудан башланды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары дәрес планнарын раслагач, укытучылар дәресләргә таралышты. Биш дәрес беткәннән соң, администрация барлык укытучыларны, укучыларны, шулай ук 12нче сыйныф укучыларын да линейкага җыеп, үтеп баручы көнгә анализ ясады.
Бу көн укучыларга укытучы хезмәтенең авырлыгын, бу эштә хезмәт сөючәнлек һәм түземлелек кирәк булганын аңларга ярдәм итә. Үзидарә көне үтте, ә күңелләрдә яхшы кәеф әле озак вакытлар сакланыр.
-
Әбекәй-алтыным, минем иң якыным! 07.10.2016

“Салават күпере” группасы (3 Б сыйныфы) эзтабарлары әбиләрен мәктәпкә кунакка чакырып “Әбекәй - алтыным, минем иң якыным” дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар. Укучылар әбиләренә матур җырлар, биюләр, шигырьләрдән торган концерт күрсәттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен һәрбер укучы әбиләренә булган иң җылы сүзләрен әйтеп тапшырдылар. Бәйрәмдә “Әби – онык” бәйгесендә дә һәркем бик теләп катнашты. Бәйрәмнең өченче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Ахырдан истәлек фотоларына төштеләр. Әлеге бәйрәмнән укучылар, бигрәк тә әбиләр зур канәгатьләнү хисе кичерделәр. Әбиләр үз оныкларының шундый матур, якты, җылы, бөтен шартлар тудырылган мәктәптә белем һәм тәрбия алулары өчен чиксез шатлануларын белдерделәр. Оныкларына, укытучыларына изге теләкләрен җиткерделәр.







