Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, Укытучым! 06.10.2016

5нче октябрь көнне гаделлек, зирәклек кебек күркәм сыйфатларны үзләренә туплаган һөнәр ияләре - укытучылар көне. Бәйрәм көне уңаеннан мәктәптә төрле күңелле чаралар үтте. Һәр сыйныфта бәйрәм тантанасы рухы күзәтелде. Шарлар, төсле акбурлар белән язылган җылы сүзләр, чәчәкләр... Барысы да яраткан укытучылар хөрмәтенә. Мөгаллимнәребез хөрмәтенә 5нче сыйныф укучылары "Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!" исемле әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Бәйрәм матур җырлар, биюләр, шигырьләр һәм котлаулар белән үрелеп барды.
Укытучыларыбыз "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә ял итүче ветеран укытучыларыбызны да бәйрәм белән котладылар.
-
Котлыйбыз! 05.10.2016

Мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Галиев А.Г. укытучылар бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм кичәсендә "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Азат Гыйлмулловичны чын күңелебездән котлап, алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Уңышларыбыз 05.10.2016

Мәктәбебез "Иң күп табыш кертүче мәктәп" номинациясендә призер булды. Әлеге хезмәткә өлеше кергән барлык укучыларыбызга, укытучыларга, хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Балалар иминлеге 01.10.2016

Бүген мәктәптә балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Сибагатов А.А. һәм ГАИ хезмәткәре Закиров Д.Р. белән очрашу үткәрелде. Айгиз Анасович укучыларга терроризм турында сөйләп, эчтәлекле видеосюжет күрсәтте, соңыннан җәй көне укучылар тарафыннан ясалган хокук бозу очраклары турында аңлатып, балаларны вакытны әрәмгә уздырмыйча, тырышып укырга өндәде. Дамир Рамилевич юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләп, сораулар ярдәмендә укучыларыбызның белемнәрен һәм юл билгеләрен белүләрен тикшерде, тулы мәгълүматлар бирде, укучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде. Әлеге очрашу укучыларыбыз өчен бик файдалы булды.
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2016

Бер-берләренә иңне иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткән, район, республика күләмендә мәктәбебезне танытуга үзләреннән зур өлеш керткән, мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре бүген бездә кунакта булды. Хөрмәтле өлкәннәребезгә мәдәният йортында укучыларыбыз көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде, ә соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Продолжается Неделя безопасности 30.09.2016

В рамках Недели Безопасности провели акцию "На дороге дети-мы за них в ответе!". Учащиеся 8 класса раздавали детям яркие листовки на тему безопасности дорожного движения. Радует, что дети подошли к данной акции со всей серьёзностью, рассказывали о правилах дорожного движения, давали интервью.
-
Агитбригада чыгышы 28.09.2016

Бүген мәктәптә ЮИД членнары әзерләгән "Светофор" агитбригадасы чыгышы булды. Әлеге сәхнәләштерелгән чыгышта укучылар Кирлемәнгә юл билгеләрен танырга булыштылар. Соңыннан һәркемгә юл билгеләре һәм велосипедта йөрү кагыйдәләре язылган буклет һәм китапчыклар өләшенде.
-
Уен-сәяхәт "Юл билгеләре" 27.09.2016

Куркынычсызлык атнасы кысаларында бүген педагог-оештыручы Зиганшина Н.С. "Юл билгеләре" дигән уен-сәяхәт үткәрде.Әлеге чарада башлангыч сыйныфлар арасында ярыш оештырылды. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәре тикшерелде һәм ныгытылды.
-
Куркынычсызлык атналыгы 26.09.2016

26нчы сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр мәктәбебездә Куркынычсызлык атналыгы узачак. Бүген башлангыч сыйныфлар арасында "Светофор-ышанычлы дус" исеме астында рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
-
Милләтләр кроссы 23.09.2016

Бүген Эзмә авыл җирлеге белән берлектә Милләтләр кроссы үткәрелде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.







