Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
19.01.2017

Башлангыч сыйныф укучылары бүген Эзмә мәдәният йортында Г.Кариев исемендәге театр артистлары уйнаган бик эчтәлекле һәм тәрбияви "Керпе малае дуслар эзли" дигән спектакль карадылар. Спектакль укучыларга бик ошады.
-
Кошлар ашханәсе 17.01.2017

Салкын кыш башлану белән, "Кошлар-безнең дуслар" акциясе кысаларында укучыларыбыз мәктәп территориясенә җимлекләр элделәр һәм һәрдаим әлеге җимлекләрне җим белән тәэмин итеп торалар.
-
Күңелле һәм файдалы ял 15.01.2017

7нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Димитриева Л.И. әти-әниләр белән берлектә чана шуу оештырдылар. Әлеге чара һәркем күңеленә хуш килде.
-
Куркынычсыз интернет 14.01.2017

Бүген 5-11 сыйныфларда сыйныф сәгатьләре "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасы буенча үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга интернеттан дөрес файдаланырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тагын бер тапкыр аңлаттылар. Сыйныф сәгатендә презентацияләр һәм видеофильмнар күрсәтелеп, фикер алышынды.
-
Сәламәтлек-синең байлыгың. 13.01.2017

"Сәламәтлек-синең байлыгың" акциясе кысаларында спорт комитеты членнары башлангыч сыйныф укучылары белән флешмоб үткәрделәр.
-
Рәхмәт көне 11.01.2017

Халыкара “Рәхмәт” көне уңаеннан «Гөлләр” отряды варислары белән сбор үткәрелде. Сборда укучылар белән “Рәхмәт” сүзенең тарихы, аның киң мәгънәсе, кулланылышы турында әңгәмә үткәрелде, аудиоязма тыңланылды. Әти – әниләргә рәхмәт йөзеннән открытка ясалды һәм әлеге темага җыр өйрәнелде.
-
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә 07.01.2017

Бүген Лесхоз бистәсе мәдәният йортында үткәрелгән район башлыгының чыршы бәйрәмендә мәктәбебезнең уку алдынгылары, спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулаган укучыларыбыз катнашты. Алар бәйрәмнән күтәренке кәеф, шатлыклы хисләр белән кайттылар. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга мәктәбебез коллективыннан һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Консультацияләр
06.01.2017
4,5,6нчы гыйнвар көннәрендә мәктәбебездә Бөтенроссия укучылар олимпиадасының республика этабында катнашачак укучылар һәм 9,11нче сыйныф укучылары белән ОГЭ, ЕГЭга әзерлек эшләре үткәрелде.
-
Яңа ел лотереясы 05.01.2017

Бүген, 5нче гыйнвар көнне Эзмә урта мәктәбе Олыяз мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен Яңа ел лотереясы үткәрде. Әлеге уенда кече яшьтәге мәктәп укучылары да, балалар бакчасына йөрүче нәниләребез дә катнашты. Бу мероприятие барлык балаларга да кызыклы һәм күңелле булды. Балаларның һәммәсе дә үзләре отып алган призлардан канәгать калды.
-
Лагерьның 7нче көне 31.12.2016

Бүген лагерьның соңгы көне. Укучылар белән саф һавада булып кергәннән соң, чыршы янында бәйрәм үткәрелде. Ә төшке аштан соң лагерь белән саубуллашу оештырылды.







