Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Кышкы лагерь. 03.01.2013

Бүген мәктәбебездә кышкы лагерь эшли башлады. Лагерьда 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта. Шул ук вакытта ЕГЭ, ГИА га әзерлек эшләре дәвам итә. Лагерьның программасы бик кызыклы: боз сараена бару, Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт кылу,татар халкында яратып уйный торган уеннар, волейбол, баскетбол уеннары һ.б.
-
Чыршы бәйрәме. 30.12.2012

Кыш ул йөрми үзе ялгыз гына
Иярткән ул матур бәйрәмне.
Нинди бәйрәм диеп сорасагыз,
Бүген бездә чыршы бәйрәме.
-
Кыш бабай бүләк өләшә. 26.12.2012

Кыш бабай, Кыш бабай
Безне бик ярата.
Ул безгә яңа ел
Бүләге тарата.
Бүген, нәкъ, шигырьдәгечә, Кыш бабай һәм Кар кызы, үзләренең дуслары белән укучыларга бүләкләр өләштеләр.
-
Лотерея уйнатылды. 26.12.2012

Мәктәбебездә традиция буенча һәр елны Яңа ел бәйрәме алдыннан, лотерея билетлары уйнатыла .Аны уйнату 9 нчы сыйныф укучыларына тапшырыла.Быелгы 9 нчы сыйныф укучылары да үзләренә йөкләнгә эшне әйбәт кенә башкарып чыктылар.Барлыгы 286 билет сатылды.
-
Ачык ишекләр көне. 20.12.2012

Башлангыч сыйныфларда ФГОС таләпләре буенча дәрестән тыш эшчәнлек оештырылып килә. Бүген әти-әниләр өчен дәрестән тыш эшчәнлекне күрсәтү максатыннан Ачык ишекләр көне үткәрелде. 1 нче классларда Хазиева Рәмзия "Күңелле математика", Шәймуллина Ләйлә "Үз кулларыбыз белән", 2 нче классларда Гафиятова Алисә "Кызыклы математика", 3 нче классларда Гузялова Алеся "Күңелле инглиз теле" дәрестән тыш эшчәнлеге шөгыле күрсәттеләр.
-
Кар сыннары. 19.12.2012

Традициягә кергән Кар сыннары конкурсында безнең мәктәп тә актив катнаша.Быел без кар сыннарын "Казан. Универсиада 2013" девизы астында ясадык. Безнең әкият геройларыбыз барысы да спорт сөючеләр.
-
Фәнни-эзләнү эше. 15.12.2012

Бөтенроссия төбәкара "ЮНИС" фәнни-эзләнү эше буенча район турыннан узып, укучыбыз Хафизова Нәргизә ЯР Чаллы шәһәрендә үткәрелгән конкурста катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Рус теленнән олимпиада.
14.12.2012
Рус теле буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында укучыбыз Балтачова Зөлфия II урын, ә рус әдәбиятыннан I урынга лаек булды.Ә Мусина Рүзилә рус әдәбиятыннан III урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм аларның рус теле укытучылары Усманова Шәмсенур Гаязовнаны зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Химия фәненнән олимпиада.
12.12.2012
Химия фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың район турында мәктәбебез укучысы Сәйфуллин Ранил II урынга лаек булды. Укучыбызны һәм аның укытучысы Галимҗанова Равилә Габделбәровнаны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Европа чемпионы бездә кунакта. 27.11.2012

Мәктәбебезгә бадминтон буенча Европа чемпионы Ольга Козлова килде. Ул бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар белән мастер-класс үткәрде.Укучылар бик канәгать калды.










