Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Чит телләр фестивале 18.03.2016

6 нчы сыйныф укучысы Фахрутдинов Нурсил районыбызда үткән "Чит телләр фестивале"ндә катнашып, "Нәфис сүз" номинациясендә I урынны яулады.(Җитәкчесе: Балтачова Р.К.) There is a good boy!
-
Волейбол буенча зона ярышлары 18.03.2016

Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол буенча зона ярышлары дәвам итә. Бүген безнең укытучылар командасы бу уеннарда катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
-
Юбилеегыз белән! 17.03.2016

Мәктәп ашханәсендә укучылар һәм укытучыларны 25 ел тәмле ашлары белән сыйлаган пешекчебез - Сабирова Рәгыйдә Давыт кызына - 55 яшь. Рәгыйдә Давыдовна! Без сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Иң изге теләкләр белән, Явлаштау урта мәктәбе коллективы.
-
Баскетбол 17.03.2016

2002 - 2003 нче елгы малайлар һәм кызлар командалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән һәр ике команда да III нче урынны яулады. Молодцы!
-
Йөзү дәресләре 16.03.2016

Мәктәбебез укучылары йөзү курсы буенча бассейнда дәресләр үттеләр.
-
Сәламәтлек дусты - СПОРТ! 15.03.2016

Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында 6 нчы сыйныф укучылары баскетбол белән шөгыльләнәләр.
-
Сыерчык ояларына конкурс 14.03.2016

-
ОГЭ 12.03.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары, математика фәненнән сынап карау эше башкардылар.
-
Серле каләм 11.03.2016

Һәр елны районыбызда каләм тибрәтә белүче сәләтле укучыларны ачыклау йөзеннән, профессор, филология фәннәре докторы, татар журналистикасы кафедрасы мөдире - Гарифуллин Васил Заһит улы исемендәге "Серле каләм" иҗат бәйгесе оештырыла. Әлеге бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеле булды. Район Балалар иҗат үзәгендә үткән бүләкләү тантанасында мәктәбебездән алты укучы катнашты. Алар барысы да - җиңүчеләр! Менә алар: "Наркотикларга каршы көрәш" номинациясендә Галимҗанова Рәфидә - I дәрәҗәдәге Диплом; "Иҗади эшләр" номинациясендә Габдрахманова Ләйсән - III дәрәҗәдәге Диплом, Галиева Гөлинә - I дәрәҗәдәге Диплом, Галиев Рәнис- II дәрәҗәдәге Диплом, Галимҗанова Рәфидә- II дәрәҗәдәге Диплом һәм Хафизова Нәргизә - III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнделәр. (Җитәкчеләре: Хаҗиева Р.Х., Галиева Г.Х., Ярмиева Г.М., Шакирова З.Р.) Җиңүчеләрне чын күңелебездән котлыйбыз һәм аларга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Бер очрашу - үзе бер гомер! 11.03.2016

Ниһаять, бүген мәктәбебездә күптән көтелгән очрашу. Очрашуга дип, ерак араларны якын итеп, Гарифуллин Васил Заһит улы, Галиева Рәсимә Муллаян кызы (КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, "Ватаным Татарстан" газетасы корреспонденты) һәм районыбыз вәкилләре килде. "Бер очрашу - үзе бер гомер!" дип исемләнгән бу кичә күңелләрдә җылы хисләр тудырды. Васил Заһит улы укучыларны КФУга укырга керү шартлары белән таныштырды, республикабызда журналистиканың торышы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җаваплар бирде, журналистика факультетына укырга керергә чакырды, мәктәп китапханәсенә китаплар бүләк итте. Шулай ук үзенең мәктәптә укыган кызыл галстуклы пионер вакытында, авылыбыз янәшәсеннән агучы ямьле Мишә елгасы буенда үткәрелә торган районкүләм слетка килгән вакытларын сагынып искә алды, хатирәләре белән уртаклашты. Укучылар үз чиратларында кунакларга үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, матур концерт номерлары күрсәттеләр. Очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.










