Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Кошлар - канатлы дусларыбыз! 10.03.2016

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез. Шул уңайдан, "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар, бик матур сыерчык оялары ясадылар. Кайтыгыз, кошлар, кайтыгыз!
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 09.03.2016

"Ел укытучысы - 2016" республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Безнең мәктәптән "Иң яхшы математика укытучысы" номинациясендә Гафиятова Гөлүсә Айратовна, "Яшь укытучы" номинациясендә биология укытучысы Файзыханова Айсылу Ильясовна, инглиз теле укытучысы Халиков Рамил Рафисович җиңү яуладылар. Без аларны чын күңелебездән җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2016

Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын - кызларда. Хөрмәтле хатын - кызларыбыз! Сезне чын күңелебездән язның беренче бәйрәме - 8 март белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә зур уңышлар, саулык - сәламәтлек, аяз күк йөзе, гаилә бәхете телибез.
-
Юбилеегыз белән!
06.03.2016
Бүген, ягъни 6 нчы март көнне, хөрмәтле ветеран укытучыбыз -- Әхмәтова Нурсада Латыйп кызының гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее. Нурсада Латыйповна мәктәбебездә озак еллар математика фәннәре укытучысы булып эшләде, мәгариф өлкәсендә барысы 35 ел хезмәт күрсәтеп, лаеклы ялга чыкты.
Без аны ихлас күңелебездән олуг юбилее белән котлыйбыз. Озын гомер, чиксез бәхет - шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык - сәламәтлек телибез. Кайгы - хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм изге күңелле булып яшәвен телибез. Балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, туганнары һәм укыткан укучыларының олы ихтирамын һәм игътибарын тоеп, озын – озак яшәргә насыйп булсын.
Туган көнегез-юбилеегыз белән
Чын күңелдән Сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.Һәр көн Сезне котлап кояш чыксын,
Сезне назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгегез –
Без калабыз шушы теләктә.Иң изге теләкләр белән, Явлаштау урта мәктәбе коллективы.
-
Гаилә бәйрәме 05.03.2016

Башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Гаилә бәйрәме" үткәрделәр. Бәйрәмдә җыр, шигырь һәм биюләрнең иң матурлары - әти-әниләргә багышланды.
-
Гаилә бәйрәме 05.03.2016

-
Сау бул, Әлифба! 04.03.2016

I сыйныф укучылары Әлифба китабы белән саубуллашу кичәсе үткәрделәр. Алар бәйрәмдә матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, кыскасы үзләренең чын укучы икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
Мәктәптә - психологлар 04.03.2016

Бүген мәктәбебезнең IV - XI сыйныф укучылары, "Психологик үзәк" психологлары - Алинә Икрамовна һәм Алисә Илһамовна белән очраштылар. Алар укучылар белән диагностик тест уздырдылар.
-
Һөнәр сайлау - язмыш сайлау 03.03.2016

Мәктәптә укучыларны тормышка әзерләү һәм һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, уку елы дәвамында планлы эш оештырыла. Әледән - әле төрле һөнәр ияләре белән очрашулар булып тора. Бүген бездә кунакта Казан сәүдә техникумы (институты) вәкилләре булып китте. Алар укучыларга укырга керү шартлары, торак мәсьәләсе турында аңлаттылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кыскасы, очрашу эшлекле һәм бик җанлы үтте.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез 02.03.2016

Башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, "Гаилә бәйрәме"нә әзерләнәләр. Алар әти - әниләренә бүләк итәргә матур чәчәк бәйләмнәре, котлау открыткалары ясыйлар. Чөнки, үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кадерлерәк бүләк юк!










