Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни - гамәли конференция 09.04.2016

8 нче апрель көнне Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни - гамәли конференция үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы Мирзагаләмова Диләрә (җит. Ярмиева Г.М.) катнашып уңышлы чыгыш ясады һәм сертификатка ия булды. Диләрәгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
ГТО акциясе 08.04.2016

7 нче апрель көнне мәктәбебез укытучылары йөзү буенча ГТО нормалары тапшырдылар.
-
Мини - футбол 08.04.2016

ГТО акциясе кысаларында, укучылар арасында мини - футбол уены үткәрелде.
-
Ремонт дәвам итә 08.04.2016

Мәктәбебездә ремонт эшләре тулы көченә бара. Тәрәзәләр, җылылык системасы тулысынча яңага алмаштырылды. Ашханәбезне заман таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртәләр. Ә тышкы эшләр инде төгәлләнеп килә.
-
7 апреля - Всемирный день ЗДОРОВЬЯ 07.04.2016

-
Квест - уен 07.04.2016

6 нчы апрель көнне Саба гимназиясендә М.Твенның "Том Сойер маҗаралары" әсәре буенча квест - уен үткәрелде. Уен чын мәгънәсендә мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Мәктәбебезнең V сыйныф укучылары Яруллина Азалия һәм Минкәбиров Айзат бу уенда актив катнашып, грамота һәм сертификат белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Ата - аналар җыелышы 05.04.2016

4 нче апрель көнне мәктәбебездә ата - аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибе буенча мәктәп директоры З.Ф.Гибадуллинның чыгышыннан соң, авылыбыз фельдшеры Р.С.Валиева туберкулез, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм аларга каршы профилактика чаралары турында сөйләде. III чирек нәтиҗәләре турында укыту эшләре буенча директор урынбасары З.Р.Шакирова, мәктәптә тәрбия эшенең торышы турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.Н.Шиһабиевалар чыгыш ясады. Соңыннан җыелыш сыйныфларда дәвам итте.
-
3 апреля - День Геолога 03.04.2016

-
Балалар китабы - сихри бер дөнья. 2 нче апрель - Халыкара Балалар китабы көне. 02.04.2016

2 апрель – Халыкара Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, Дания әкиятчесе - Ганс Христиан Андерсен (02.04.1805) белән бәйле. Балалар китабы көне 1967 нче елдан бирле, әкиятченең туган көнендә билгеләп үтелә. Әкият остасының әсәрләре дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Һәркем балачактан ук Г.Х.Андерсен әсәрләре белән яхшы таныш. Аның геройлары артык кыю да, батыр да булмавы, киң күңеллелеге, усаллыгы, шул ук вакытта саф йөрәкле, талантлы булулары белән дә аерылып тора. Шуңа да аның әсәрләре дөнья балалары тарафыннан бүген дә зур популярлык белән яратып укыла.
-
Чисталык икеайлыгы 02.04.2016

Әйләнә - тирәбезнең чисталыгы, матурлыгы үзебездән тора. 1 нче апрельдән республикада санитар - экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Шул максаттан, сыйныф сәгатьләрендә укучылар белән әңгәмәләр, җыеннар үткәрелә. Педагог - оештыручы Ахатова Тәгъзимә Айрат кызы III сыйныф укучылары белән чисталык темасына җыен уздырды.Соңыннан алар, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган мемориал тирәсен чистарттылар.










