Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Сәламәтлек - зур байлык 10.02.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, саф һавага чаңгыда шуарга чыктылар.
-
75-я годовщина Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом 10.02.2017

Сегодня во время классного часа прошел урок мужества под названием «Жизнь после смерти». Урок был посвящен 75-й годовщине Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом. Учащиеся смотрели документальный фильм про ВОВ, узнали много нового из истории, поняли, какой ценой досталась Победа и активно вступали в диалог, обсуждая героические поступки.
-
"Иң шәп әйдаман - 2017” 08.02.2017

8 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында отряд әйдаманнары арасында үткәрелә торган "Иң шәп әйдаман - 2017” ("Замечательный вожатый - 2017”) республикакүләм конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Бәйгедә мәктәбебезнең XI сыйныф укучысы Мирзагаләмова Диләрә уңышлы чыгыш ясап, III призлы урынны яулады. Афәрин, Диләрә! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы – 2017 08.02.2017

Мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадасының зона ярышлары дәвам итә. Сабалылыр 8 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында үткән волейбол уенында – II, хоккейда III урынны яуладылар. Молодцы! Ярышларда катнашкан мөгаллимнәргә киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
7 февраля – День сдачи ЕГЭ с родителями 07.02.2017

-
7 февраль - Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне 07.02.2017

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы – Татарстан дәүләти символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан расланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назым Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов (башкаручы).
-
Һөнәри конкурс 07.02.2017

6 нчы февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һөнәри конкурсы булып үтте. Анда безнең мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шиһабиева Фәйрүзә Нурислам кызы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Укучыларның фән олимпиадалары 06.02.2017

Бу көннәрдә Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы бара. Мәктәбебезнең VI сыйныф укучысы Минкәбиров Айзат, математика фәне буенча 7 – 8 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә үтәчәк олимпиадада катнаша. Айзатка уңышлар телибез.
-
“Ел укытучысы - 2017” 05.02.2017

“Ел укытучысы - 2017” бөтенроссия һөнәри бәйгесенең зона этабы Мамадыш шәһәренең 2 нче лицеенда үтте. Анда районыбыз данын яклап, мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Халиков Рамил Рафис улы катнашты.
-
"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) регионара чемпионаты 04.02.2017

2017 нче елның 1-3 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) дип исемләнгән регионара чемпионаты узды. Анда Татарстаннан һәм башка регионнардан килгән катнашучылар көч сынаштылар. Чемпионат эшче һөнәрләрен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Мәктәбебездән Акбиров Альмир һәм Галимҗанов Нурсил әлеге чемпионатта булып, төрле һөнәрләр белән танышып кайттылар.
P.S. Татарстан 2019 елда яшьләр арасында эшче һөнәре буенча WorldSkills Russia Бөтендөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады.










