Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Хөрмәтле ир-егетләребез! 23.02.2017

Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, эшегездә уңышлар телап калабыз.
-
Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар! 23.02.2017

Бәйрәм ялы көннәрендә һава торышы үзгәрү сәбәпле, юлда йөрү кагыйдәләрен, техника куркынычсызлыгы иминлеген саклавыгызны, юлларда җәяүлеләр өчен травма булдырмау очракларын төгәл үтәвегезне сорыйбыз. Елга буйларында йөрү, боз өсләренә керү катгый тыела! Балаларга игътибарны арттырыйк, аларның сәламәтлеге, куркынычсызлыгы өчен җаваплы булыйк! Тирә-юнебездә яшәгән өлкәннәргә игътибарлы, ярдәмчел булыйк!
Бәйрәм көннәрегез исән-имин, тынычлыкта узсын!
-
Всероссийский заповедный урок 22.02.2017

22 февраля в школе был проведен Всероссийский заповедный урок, посвященный 100-летию заповедной системы России. Вниманию ребят были предоставлены презентации и видеоролики о самых красивых, самых богатых и уникальных природных уголков нашей Родины.
-
Бәйрәм кичәсе 22.02.2017

Бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, укучы кызларыбыз матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт дәвамында җитезлектә, тапкырлыкта егетләрнең дә осталыклары сыналды. Бәйрәм кичәсе күңелле үтте.
-
Котлыйбыз! 22.02.2017

-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2017

Бүген - 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
Татарстанда рус һәм татар телләре - дәүләт телләре дип игълан ителде.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!Г.Тукай
-
Детский телефон доверия 20.02.2017

8-800-2000-122
• Помощь на Телефоне доверия всегда анонимна. Позвонивший не должен сообщать свою фамилию, адрес и другие данные. Достаточно просто назвать свое или вымышленное имя для удобства общения.
• Детский телефон доверия работает круглосуточно.
• Звонок с мобильного или стационарного телефона - бесплатный.
Телефон доверия - служба психологической помощи 8-800-2000-122
Для России бесплатный телефон доверия 8-800-333-44-34 -
Көрәш дәвам итә... 18.02.2017

“Бөркетләр” һәм “Тайфун” командалары арасында көрәш дәвам итә. Егетләребез бүген көчләрен хоккей уенында сынадылар. Җиңү “Тайфун” командасына елмайды. Афәрин!
-
Волейбол уены 17.02.2017

17 нче февраль көнне мәктәбебезнең укучы егетләреннән торган “Бөркетләр” һәм “Тайфун” командалары арасында волейбол уены булып узды. Командаларның хәлиткеч уеныннан соң исәп 3:1 булып, “Бөркетләр” файдасына тәмамланды. Молодцы, егетләр!
-
Укучыларыбыз сынатмады! 17.02.2017

Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында, җыр белән стройда атлап йөрү бәйгесе үтте. Һәр сыйныф үзенең стройда йөрү осталыгын күрсәтте, хәрби командаларны төгәл үтәргә тырышты. Мондый чараларның мәктәпләрдә үткәрелүе, туган илебезне яклый алырдай патриотлар тәрбияләүгә җирлек булып тора. Шушы айлык барышында укучыларыбызда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияли алырбыз, Ватанны саклау изге бурыч булуын төшендерә алырбыз дип, ышанып калабыз.










