муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Өстәл теннисы ярышында - 3 урын! 06.04.2018 Бүген өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче балалар арасында район күләм ярышлар үткәрелде. Безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ярышта катнашып өченче урынны яуладылар һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр. Уңышлары белән балаларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.

-
"Менә ничек уңган без!" 05.04.2018

Менә ничек уңган без!
Иртәнге аш ашагач,
Эшчәнлекләр дә үткәч
Уеннарның төрлесен,
Уйнап инде арыгач.
Сәгать ун да сок эчкәч,
Чыгып киттек урамга.
Ә урамда тамаша,
Рамил абый бер үзе,
Кар тарата ләбаса.
“Кечкенә без”,димәдек,
Көрәкләрне алдык та,
Уңга-сулга,аска-өскә,
Кайсыбыз ничек булдыра
Кар таратабыз менә.
Бар эшкә дә өлгер без,
“Җитсен генә эш”,-дибез. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р).
-
"Сыерчыкларга оялар" 04.04.2018

Сыерчык сайрый,
Ул шулай оя сайлый.
Кайсыбызның оясы яхшы,
Ул шуны сайлый.
Балаларны яз, “күчмә кошлар”, сыерчык белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, игътибарларын, хәтерләрен ныгыту; геометрик фигураларны, төсләрне ныгыту;кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, язын аларга оялар ясау теләге тәрбияләү максатыннан бүген без ,икенче кечкенәләр төркеме балалары белән,кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә ,кунакка килгән сыерчыкның дусларына матур-матур ояларны ,геометрик фигуралардан ябыштырып ясадык. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р.)
-
"Каракошлар" 04.04.2018

Язын күлләрдә
Искиткеч балкыш.
Җылы яклардан
Кайткан каракош.
Ул сайрамый да,
Тик йөзә бирә.
Шулчак күңелгә
Нәфислек керә.
Көчле булса да,
Мохтаҗ яклауга.
Их, кошларны
Ничек сакларга?
Зурлар төркеме.Рәсем шөгыле.(Тәрбияче Фасхиева Г.Т.)
-
"Кошлар-безнең дусларыбыз" 03.04.2018

Киң итеп җәеп колач ,
Килде яз, килде яз.
Елмаеп тора кояш ,
Көн аяз, көн аяз.
Кыш буе яткан карлар
Эределәр, эределәр.
Сыерчыклар, тургайлар
Килделәр, килделәр.
Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән“күчмә кошлар”белән таныштыруны,уен формасында алып бардык.Балалар кошларның тышкы кыяфәтләренә,аерым билгеләренә карап танырга,дөрес атарга өйрәнделәр. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р).
-
Без биибез - биибез... 03.04.2018

Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.
-
"Кошлар безнең канатлы дусларыбыз!" 02.04.2018

Кышның салкын бураннары үтте
Менә кабат җиргә язлар килде.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.
Җылы яктан очып кайттылар
Көзен киткән кошлар, кошкайлар.
Җырлый, җырлый оя сайлыйлар
Безнең якын дускайлар.
Зурлар төркеме.Танып - белү шөгыле.(Тәрбияче Фасхиева Г.Т.)
-
1 апрель - Көлке көне 02.04.2018
Без елмайсак, дөнья нурлана,Без елмайсак безгә күзен кыса кояш.Елмай син очраган һәркемгәШат йөзләр һәм елмаю тик булыр юлдаш.Без елмайсак җылы һәркемгәЙомшак кына, уйнап кына исә җил дә.Елмаю китмәсен йөзләрдәнЯңгырасын бары шат авазлар җирдә.1 апрель - Көлке көне уңаеннан бүген бакчабызда бәйрәм үткәрелде. Кунакка Слезинка белән Смешинка килде. Кызыклы уеннар, ярышлар, җыр, бию белән үрелеп барган бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде.
-
Ягын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр 30.03.2018 Бүген бакчабызда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм хезмәткәрләр белән өйрәнүләр үткәрелде. Сигнал бирү белән балалар, хезмәткәрләр тиз арада җыенып "куркыныч" янамаган урында чыктылар һәм ничә кеше җыелып чыгуы турында мәгълүматны Миләүшә Курбангалиевнага тапшырдылар.

-
Чит телләр фестивале нәтиҗәләре 27.03.2018

Бүген балалар иҗат үзәгенә район күләм балалар бакчалары арасында чит телләр фестивале үткәрелде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы балалары җыр номинациясендә уңышлы чыгыш ясап икенче урынны яуладылар. Инглиз телен өйрәтүче Аубакирова Г.А., музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.А., Валиева Д.И., зурлар, мәктәпкә эзерлек төркеме кызларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.












