муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Камканы коткардык" Ш.Галиев 20.05.2018

Иделгә төшкән камка
Бер бата да,бер калка-
Иделдә камка бата!
Йөзеп янына бардым
Сөзеп кулыма алдым-
Камканы мин коткардым.
Ярга чыккач кипшенде,
Чистарынды , җилпенде.
Ашыгып китеп бара-
Корткычлар бар бакчада
Инде камка коткара.
Тәрбияче: Саматова Л.И.
-
"Эковесна-2018" - 2 урын! 19.05.2018 "Эковесна - 2018" район күләм үткәрелгән конкурс кысаларнында "Шатлык" балалар бакчасында төрле акцияләр, экскурсияләр үткәрелде. Кошларны каршылап сыерчык ояларын ясап элү, макулатура җыю, агач утырту, чишмәләрне чистарту һәм башка күп кенә чараларда балалар, әти-әниләр, коллектив теләп катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең бакча 2 урынга лаек булды. Үткәргән чараларда актив катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

-
"Күңелле стартлар - 2018" 19.05.2018

Бүген, Лесхоз "Нарат" боз сараенда "1 июнь - Балаларны яклау көне" уңаеннан үткәрелгән "Күңелле стартлар" ярышында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Спорт белән шөгыльләнеп сәламәт һәм шат яшик" девизы астында катнаштылар. Балалар биш төрле командный эстафетада көч сынаштылар. Шундый тырыш, җитез булганнары өчен балаларга, көч биреп торган әти-әниләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә уңышлар теләп калабыз!!!
-
Песигә матур палас 16.05.2018 Язучыларыбызның иҗатын, аларның китаплары һәм иллюстрацияләре аша балаларга өйрәтү эше ел әйләнә дәвам итә.Бүгенге кисеп-ябыштыру шөгылендә балалар Мәхмүт Хөсәеннең "Пескәем" шигыре белән таныштылар.Песиләр йомшак,матур урында йокларга яраталар дип песигә палас ясап бирергә уйладылар.Төсле кәгазләрдән тасмалар кисеп ябыштырып, песигә бүләк иттеләр. (Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)

-
Район күләм өмә! 12.05.2018 Бүген, 12 май көнне район күләм өмә үткәрелде. Яр буйларын чистарту, тәртипләү эшендә безнең коллектив актив катнашты. Әйләнә- тирәбезне матурлау, ямьләндерү безнең изге бурычыбыз. Утырткан миләш, нарат агачларының яшәреп, үсеп китүләре һәркемне сөендерде.

-
Без, балалар, сезгә рәхмәтле! 09.05.2018

Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Батырларга укый мәдхия.
Яуда ятып калган бабайларга
Оныклары килеп баш ия.
Безнең әтиләрнең бабалары
Ятып калган сугыш кырында.
Гасыр аша күчә истәлекләр,
Йөрәкләрдә алар барсы да.
Бабам хәтерләми үз әтисен,
Күзләреннән тама яшьләре.
Яуда ятып калган бабакаем,
Без, балалар, сезгә рәхмәтле!
-
Бөек Җиңү бәйрәме! 09.05.2018

Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып;
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып.
Җиңү көне - Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
-
9 май - Җиңү бәйрәме 08.05.2018 Бүген бакчабызда 9 май - Җиңү бәйрәме уңаеннан бәйрәм иртәсе уздырылды. Балалар Бөек Ватан сугышында катнашып кайтмый калган халкыбызның батыр егетләре, улларын искә алдылар. Бабайларыбыз истәлегенә багышлап шигырьләр сөйләделәр, бию, җырлар башкардылар.

-
9 май - зур бәйрәм 08.05.2018 9 май - Җиңү көненә карата әти-әниләр балалар белән берлектә открыткалар ясап алып килделәр. Кул эшләнмәләреннән матур күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерзбез, иҗади уңышлар теләп калабыз.

-
Мәңгелек ут янында 08.05.2018

Бүген уртарнчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәнгелек утка, билгесез солдат хәйкәленә бардылар. Сугыш кырында ятып калган райондашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.












