муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 19.07.2018

Уеннар һәм ярышлар
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә
Йөрәкләргә көч бирә.
-
Без мәчеттә! 18.07.2018

Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, Саба мәчетенә экскурсиягә бардык. Мәчеттә Рөстәм хәзрәт вәгазьләре тыңлап тагын да акыллырак, тәртиплерәк булу теләге белән рухи үсеш, җан тынычлыгы алып кайттык.
-
"Труд в уголке природы" 18.07.2018

Дети второй младшей группы трудились в уголке природы.У детей четвертого года жизни воспитываем интерес к работе по выращиванию растений.уходу за животными и обучаем элементарным правилам ее выполнения. Нужно,чтобы простые дела (посев крупных семян,полив растений,кормление животных и др.) были для детей источником радости.
(Воспитатель Хуснулина Г.Г.)
-
Юл йөрү кагыйдәсен нык бел! 17.07.2018

Балаларны урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтүне кече яшьтән өйрәтү мөһим. Безнең МБМБУ Саба 1 "Шатлык" балалар бакчасында бу өлкәдә эшчәнлек өзлексез, план нигезендә, этапларга бүленеп алып барыла. Балаларга көнкүрештә, урамда, җәмәгать тарнспортында үзеңне матур һәм хәвефсез тоту кагыйдәләре төшендерелә. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бердәм белем бирү эшчәнлекләрендә генә түгел, ә әңгәмә, уен, балалар әдәбияты укыганда, шигырьләр өйрәнгәндә, балалар белән урамга, юл чатына, юл хәрәкәтен күзәту буенча экскурсияләр вакытында да алып барыла. Балалар җәяүлеләр, транспорт хәрәкәтен күзәтәләр, юл билгеләрен өйрәнәләр, юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен үзләштерәләр. Алган белемнәрен иҗади уен вакытында, сынлы-сәнгать эшчәнлекләре барышында ныгыталар. Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Әнисә Әминовна белән берлектә "Юл кагыйдәләрен нык бел" исеме астында күркәм чара үткәрделәр. Балалар кунакка килгән тычкан балалары һәм Леопольдны юл билгеләре белән таныштырдылар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Бу чарада ЮХИДИ идарәсеннән Ягфарова Гүзәл Нәзифовна да катнашты. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен билгеләп аларга бүләкләр тапшырды. Юлда йөргәндә, бигрәк тә велосипед, самокат белән йөргәндә игътибарлы булырга кирәклеген искәртте, даими кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлатты.
-
Саф һавада гимнастика 17.07.2018

Иренмим беркайчан да,
иртән торып басам да,
физзарядка ясый башлыйм,
бакчага килгәч тә.
-
Җәйге экскурсия 17.07.2018

Бакчабызда җәйнең һәр көнен файдалы һәм күңелле уздырабыз. Зурлар төркеме балалары белән Сабабызның матур урыннары буйлап сәяхәт кылырга булдык. Балалар спорт мәйданчыкларында рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.Елга буендагы матурлыкка сокланып, бакчабызга юлны дәвам иттек.
-
Әкият күрсәттек 13.07.2018

Бүген зурлар төркеме балалары белән "Кәҗә һәм сарык" әкиятен сәхнәләштердек. Авылда яшәүче йорт хайваннары кәҗә белән сарыкны озатырга җыелдылар. Бераз гына үзгәртелеп ясалган бу әкиятне балалар участокта күрсәттеләр. Үзләрен "кинода төшүчеләр" итеп хис иткән балаларга бик күңелле булды. Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.
-
Уйный-уйный үсәбез! 12.07.2018

-
"Иртәнге гимнастика" 11.07.2018

Саф һавада шундый рәхәт,
Гимнастика ясавы.
Йокыдан уяныр өчен,
Күп шул аның файдасы.
Кулларга да,аякка да,
Күзгә,билгә,муенга
Бернидә читтә калмый,
Барыбыз да тырыша. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р.)
-
"Матур китап буярга,без бик тә яратабыз". 10.07.2018

Их,рәхәт соң бакчада,
Җырлыйсың да,биисең,
Уйныйсың,шаярасың.
Инде бераз арыгач,
Матур китап буеыйсың.
Безнең уртанчы төркем балалары,"Шатлык"балалар бакчасына бик теләп йөриләр.Алар бигърәк тә җәйге чорны яраталар.Балаларның бер генә дә буш вакытлары юк.Алар төрле уеннар уйныйлар,бииләр,җырлар.Ә инде,матур рәсемле буяу китапчыкларын бигърәк тә үз итәләр.Балалар карандашларны дөрес тотарга,тигез итеп буярга тырышалар. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р).












