муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча укулар 23.04.2018 Бүген Саба районы янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәре Галимуллин Айнур Рифкат улы янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үткәрде. Янгын чыга калган очракта эвакуация үткәрү тәртибе, янгын сүндерү җайланмаларын ничек кулланырга кирәклеген искәртте. Һәрдаим янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклады.

-
Яхшы сүз - җан азыгы. 20.04.2018

Балаларны үзара, дуслары, өлкәннәр белән матур итеп аралаша белергә, ягымлы сүзләрне йомшак, җылы итеп, урынлы кулланырга өйрәтүне дәвам итү, мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга кунектерү, итәгатьлелек, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан буген икенче кечкенәләр төркеме (Сабирова Р.Р.) "Яхшы сүз-җан азыгы" атналыгына карата йомгаклау чарасы үткэрделэр.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 19.04.2018

Бүген бакчабызда “Сәламәт яшәү рәвеше гаиләдән башлана” темасы астында гомуми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. “Балаларның сәламәтлеге безнең кулларда” темасын яктыртып Нурисламова М.Ф., Аубакирова Г.А., Абдуллина А.М.чыгыш ясадылар. Педагогик үзәк психологы Курбанова Л.Т. үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды, әти-әниләргә киңәш-тәкъдимнәрен бирде. Мөдир Исрафилова М.К. бакчабызның уку елы дәвамында алып барылган эшчәнлек, ирешелгән уңышлар белән таныштырды. Җәйге чорга эшләү тәртибен аңлатып үтте. Җыелышның икенче өлеше балаларның чыгышы белән дәвам итте. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары уку елы дәверендә өйрәнгән һөнәрләрен әти-әниләргә җиткерделәр. Әти-әниләр белән чираттагы очрашу эчтәлекле, файдалы, кызыклы булды.
-
Мы и спляшем, и споём 19.04.2018

Сегодня на свете, на целой планете хозяева – ДЕТИ!
Давайте за руки друг друга возьмём,
Споём и попляшем на шаре земном.
Да так, чтоб земля под ногами гудела,
А песня до самой Луны долетела.
-
Экологическая акция "Ненужных вещей не бывает" 19.04.2018

Сегодня в нашем детском саду прошла экологическая акция под девизом: "Ненужных вещей не бывает". Была организована выставка из бросового материала. Наши родители и воспитанники приняли активное участие . Каждый участник тврочески подошел к этой затее. Благодарим за участие наших родителей и воспитанников желаем им дальнейших успехов.
-
"Тәрәзә төбендә -язгы бакча" 18.04.2018

Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Синең үзеңнең тәрәзәң төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган, петрушка, укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү . Без дә икенче кечкенәләр төркеме балалары белән суган ,сарымсак,чәчәк үсентеләре утырттык.Менә алар тәрәз төбебезне матурлап утыралар. (Тәрбияче: Сабирова Р.Р.).
-
"Яз килә" 18.04.2018

Яз килә
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче,кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратабыз,
Әмма яз күңеллерәк. (Тәрбияче: Сабирова Р.Р.)
-
"Суган утырту" 18.04.2018

Беренче кечкенәләр төркеме балалары беренче тапкыр суган утырттылар.
Алар үстерешле диалог формасында :
-Суган ни очен кирәк?
-Суганның нинди файдасы бар?
-Катымы,йомшакмы?
-Суганны нинди ризыклар пешергәндә файдаланып була кебек сораулар аша, яшелчәләр (суган) турында тирәнрәк таныштылар. (Тәрбияче Хуснулина Г.Г.)
-
Өмә үткәрдек 18.04.2018 Уртанчылар төркеме балалары бүген үзләренең участокларында өмә үткәрделәр. Кулларына кечкенә көрәкләрен тотып кар тараттылар."Рамил абыйга кар таратырга без дә булышабыз",- дип чын күңелдән эшләделәр балалар. (Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)

-
Чисталык - ике айлыгы бара! 17.04.2018

Бакчабызның биләмәсен кардан арындыру, тирә-юньне чистарту, тәртипләү, матурлау эшен башлап җибәрдек. Һәркем бу эштә теләп катнаша.












