муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Бәйрәм күренешләре 26.02.2018

-
"Батырлыкта-матурлыкта" 22.02.2018

23 февраль ватанны саклаучылар көне.Ир -егетләребезне чын күңелдән тәбрик итәбез.
Беренче кечкенәләр төркемендә балалар этиләренә уз тырышлыклары белән бүләк әзерләделәр.
(Тәрбияче: Хуснулина Г.Г.)
-
Батырлыкта-матурлык. 22.02.2018 Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Ватанны саклаучылар турындагы рәсемнәр аша белемнәрен ныгыттылар. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уянды, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләнде. Тәрбияче: Саматова Л.И.

-
Корабль ясадык 21.02.2018

-
"Гаилә бәйрәме" 21.02.2018 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре һәм балалары белән берлектә Аухадиева Н.Ә., Аубакирова Г.А., Валиева Д.И., Саматова Л.И., Фасхиева Г.Т. якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме" уткәрделәр. Кичәне Миләүшә Корбангалиевна ачып җибәрде, ул әти-әниләрне котлап матур теләкләрен җиткерде.Бәйрәм балаларның чыгышлары, спорт уеннары белән үрелеп барды. Әти-әниләр, балалар бик актив булдылар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар.Бәйрәм ахырында балалар күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләрен әти-әниләренә тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр.

-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2018

"Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе - аның теле. Халык үзенең телен, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән" - дигән Гомәр Бәширов. Без тәрбияче, педагоглар балаларга тәрбия һәм белем бирү, бәйрәмнәр, төрле чараларны үз туган телебездә алып барабыз. Эшчәнлегебездә татар халык авыз иҗатын, танылган әдипләребезнең әсәрләрен киң кулланып сүз байлыгын, сөйләм телен үстерәбез. Балаларны кече яшьтән матур итеп туган телдә аралашырга, үз фикрләрен җиткерә белергә күнектерәбез.
-
Әтиемә бүләгем. 21.02.2018

Бүген,мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, әтиләренә бүләккә кәгазьдән бөкләп ясау алымы белән бик матур күлмәкләр ясадылар. Балаларга бик ошады. Тәрбияче: Саматова Л.И.
-
Поздравляем победителя! 20.02.2018

Музыкальный руководитель нашего детского сада "Шатлык" Аухадиева Н.А. приняла участие в V Всероссийском конкурсе конспектов "Современные педогогические технологии: достижений переспективы" и была награждена Дипломом I степени.
-
Мин әтием белән. 20.02.2018

Әтием белән икәү
Без гел бергә йөрибез.
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез.
Тәрбияче: Саматова Л.И.
-
Район күләм "Яшел ут" бәйгесе 19.02.2018

Бүген бакчабызда район күләм "Яшел ут" бәйгесе үткәрелде. Районыбызның балалар бакчалары тәрбиячеләре балаларга юл йорү кагыйдәләрен өйрәтү буенча үзара ярыштылар, берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле бердәм белем бирү эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Фәсхиева Г.Т. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәтте. Балалар урман хуҗабикәсе Убырлыны тиешле урыннан гына юл аркылы чыгарга, транспорт төрләрен аера, таный белергә, юл билгеләрен истә калыдырырга өйтәттеләр.












