муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Экологик субботник! 14.09.2018 Эйләнә-тирәне чиста тоту, матурлау, ямьләндерү буенча ел әйләнәсендә эш алып барыла. Бүген бакчабыз биләмәсен җыештыруда бар хезмәткәр актив катнашты.

-
Икмәк - яшәү терәге 14.09.2018

Икмәк — игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Э. Мөэминова
Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү; игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; татар халкының хезмәт сөючән халык икәнен, хезмәт сөю һәркемгә хас сыйфат булырга тиеш икәнен аңлату; икмәкнең әһәмиятен аңлату, икмәккә сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан 10-14 сентябрь көннәрендә "Икмәк - яшәү терәге" атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында тема буенча әңгәмәләр, бердәм белем бирү эшчәнлекәре, экскурсияләр оештырылды. Йомгаклау чарасында уртанчылар төркеме "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштерде.
-
Безнең уңыш 13.09.2018

Үсте безнең бакчада
Кәбестәләр,суганнар
Кишер һәм чөгендерләр
Тик җыеп кына өлгер!
(Фатихова Г.Х.)
-
Ипи пешерүчеләр янында кунакта 13.09.2018 Бүген зурлар төркеме балалары белән пекарняга экскурсиягә бардык. Ипи өстәлгә килгәнче нинди юллар аша үтә? Балалар белән шөгыльләрдә рәсемнәр аша өйрәнеп, презентация карап җавап тапкан иделәр бу сорауга. Ә ипи пешерүчеләрнең хезмәтләрен үз күзләре белән күрү,Эльмира апаларының сөйләгәнен тыңлау балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.(Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)

-
Белем бәйрәме! 07.09.2018

Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
-
Әти-әниләр җыелышы 07.09.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышка хоккей түгәрәге тренеры Нуриев Рүзәл Фансафович килде. Ул үз чыгышында әти-әниләрне хоккей түгәрәге эшчәнлеге, тәртип, кагыйдәләр белән таныштырды. Тәрбиячеләр мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының яшь үзенчәлекләре, тәрбия бурычлары белән таныштырдылар.
-
Логопедическое обследование 07.09.2018

Логопедическое обследование ребенка крайне необходимо для определения уровня его речевого развития.
-
"Матур туплар" 06.09.2018

Мәктәпкәчә кече яшьтәге балаларның тасвирлау эшчәнлегендәге сәнгати иҗади сәләтләрен формалаштыру ниятеннән бүген, беренче кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге үткәрелде. Эшчәнлекнең максаты-балаларны карандаш тотарга, төрле диаметрдагы әйләнәләр сызарга, аларны кәгазь битендә тигез итеп урнаштырырга өйрәтүне дәвам иттерү; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру. (Ахмтесафина Л.Х.)
-
Сау бул, җәй! 03.09.2018 Бүген зурлар төркеме балалары белән җәй турындагы күзаллауларын киңәйтү, искә төшерү, аны озату, табигать белән кызыксыну максатыннан "Сау бул, җәй" темасына эшчәнлек уздырылды. Эшчәнлек саф һавада - бакчабызның ямьле агачлы урынында үтте. Кунакка төрле кызыклы биремнәре белән Кояш килде. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.)

-
"Туган ягым - Татарстан" 31.08.2018

Азат та син,
Гүзәл дә син,
Әй туган җирем.
Күкрәп яшә, Татарстан,
Җөмһүриятем минем!
Нури Арсланов
Татарстан Республикасы көнен билгеләп буген Галиакбарова А.Ф., Аубакирова Г.А. җитәкчелегендә куркәм чара үткәрелде. "Туган ягым - Татарстан" темасына презентация күрсәтелде. Татарстан республикасының эләме, гербы мәгънәләре аңлатылды, гимн тыңланылды. Бәйрәм шигырь, җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.












