муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Асфальтка рәсем ясыйбыз 14.08.2018

Янып торган чәчкә ясап
Рәсемне матурлаучы.
Кем икән ул, кем белә
Ул әлбәттә рәссамчы.
Буген зурлар төркеме балалары төсле акбурлар белән асфальтка матур - матур рәсемнәр ясадылар. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.)
-
Чәчәк күзәтү 13.08.2018

Безнең балалар бакчасында
Бигрәк матур гөлбакча
Апаларга рәхмәт инде
Шушындый матурлыкка!Тәрбияче Саматова Л.И.
-
Янгын сүндерү бүлегендә кунакта 10.08.2018

Бүген "Булачак янгын сүндерүчеләр" атналыгын йомгаклап, алган белемнәрен ныгыту максатыннан зурлар төркеме балалары Саба янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар. Анда балаларны янгын сүндерү бүлеге начальнигы урынбасары Ильфир Баширович каршы алды, бүлек белән таныштырып йөрде, янгын сүндерү һөнәре, янгынны сүндерү җайланмалары белән таныштырды, янгын сүндерүче хезмәткәре балаларга уз формаларын киеп күрсәтте. Балалар машинага утырып та, шлемнарын киеп тә, су сиптереп тә карадылар. Янгын сүндерүченең кыю, батыр, җитез булырга тиешлегенә төшенделәр. Әлеге бүлектә эшләүчеләргә без хәвеф-хәтәрсез эш көннәре, тыныч-имин көннәр - төннәр теләп кайтып киттек. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К. )
-
Янгын турында сөйләшәбез 09.08.2018

Зурлар төркеме балалары янгын вакытында килеп чыгарга мөмкин булган ситуацияләрне чишеп, "Кошкин дом"ны карап, аны анализлап, үзләренең белемнәрен ныгыттылар. (Тәрбияче : Сафиуллина Ә.К.)
-
"Яшь янгын сүндерүчеләр" 08.08.2018

Буген "Яшь янгын сүндерүчеләр" атналыгы темасы астында балалар янгын чыккан вакытта нишләргә кирәклеген,кайсы номерга шалтыратырга, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында тагын бер кат искә төшерделәр, белгәннәрен ныгыттылар,ә аннан янгын сүндерү машинасын рәсемдә сүрәтләделәр. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.)
-
"Дуслык белэн кочле без!" 07.08.2018

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү дә күңеллу
Уңай була һәрбер эшең дә!
-
Ямьле җәй 06.08.2018 Балалар күзәтүләр,әңгәмәләр,уеннар аша алган җәй турындагы белемнәрен җәй темасына ясалган лэпбук аша ныгыталар.(Фатихова Г.Х.)

-
Тарихи урыннар 03.08.2018 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Байлар Сабасы язучысы Мәгъсүм Хуҗин яшәгән нигез янында.(Фатихова Г.Х.)

-
Күренекле шәхесләр белән танышу 03.08.2018 Бүген стадионда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Саба төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр турында мәгълүмат алдылар.(Фатихова Г.Х.)

-
Без- картодромда 03.08.2018

Бүген зурлар төркеме балалары "Аргамак" картодромына сәяхәт кылдылар. Картодромда эшләүче хезмәткәрләр балаларны карт машиналары,аларнын төрләре, ничек ремонтлаулары белән таныштырдылар. Аннан балалар Саба, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән килеп узышырга өйрәнүчеләрне - картодромда баручы тренировканы карап сокландылар, үзләренең дә йөриселәре килүен яшермәделәр. Ә соныннан Исрафилов Рафиль абыйлары балаларнын һәркайсын картта йортеп алып килде. Балалар искитмәле тәэсирләр белән кайттылар әлеге экскурсиядән. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.)












