муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Китап-якын дус" 02.11.2018

"Китап -киңәшчең синең!"атналыгын йомгаклау максатыннын ,уртанчылар төркеме балалары,әти-әниләре ярдәме белән матур ,эчтәлекле китапчыклар ясадылар.Алар үзләренең нәни китапчыклары белән бик кызыксынып, тырышып,төркемдәшләрен дә таныштырдылар. (Тәрбияче-Сабирова Р.Р.)
-
Бездә кунаклар! 02.11.2018

Әле укый белмәсәк тә
"Туган тел"не җырлыйбыз
Бу-Тукай абый бүләге
Иң гүзәл бер җыр дибез.
Әкиятләрен сөйләп,тыңлап,
Телләребез ачыла.
"Су анасы","Шүрәлеләр"-
Безнең дуслар барсы да.
(Фатихова Г.Х.)
-
"Минем яраткан китабым" 01.11.2018

Бар минем бик якын,
Иң кадерле сердәшчем.
Ул һәрвакыт янәшә,
Өйрәтә бар нәрсәгә.
Иң якын дускаем,
Киңәшчем,ул -Китап! (Тәрбияче -Сабирова Р.Р.).
-
Беренче кар 30.10.2018

Йомшак кына кар яуды,
Бөтен җирне каплады.
Балалар да куанып,
Уйнады рәхәтләнеп.
-
Ачык шөгыльләр 29.10.2018 Тәрбиячеләр,педагоглар һәрдаим үз белемнәрен күтәрү өстендә эш алып баралар. Курсларда, район күләм үткәрелгән семинар-практикумнарда катнашып киләләр. Алган белемнәре, тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан үзара ачык эшчәнлекләр күрсәтәләр. Бүген икенче кечкенәләр төркемендә Венера Әгълиулловна танып белү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү өлкәсендә "Йорт куяны белән танышу" темасына ачык шөгыль үткәрде. Балаларны йорт куяны белән таныштырып, аның нинди булуын, нәрсә белән туклануын, ни өчен йорт куяны дип аталуын билгеләп үттеләр.

-
"Математика патшалыгына сәяхәт" 29.10.2018

Әлфия Камилевна зурлар төркемендә "Математика патшалыгына сәяхәт" темасы астында элементар матемаик күзаллауны үстерү эшчәнеге күрсәтте. Балалар, уңайга һәм кирегә санау, геометрик фигураларны кисәкләрдән төзү, бербөтен булганны бөкләү ысулы белән кисәкләргә бүлергә өйрәтү, тирә-юньдә, вакытта ориентлаша белүне ныгыту максатыннан үткәрелгән бу чарада теләп катнаштылар. Эшчәнлек барышында балалар үй-фикерләре белән уртаклашып, үзләренең җавапларын дәлилләп, яклап чыга алдылар. Математик күзаллауны үстерү эшчәнлеге эчтәлекле, мавыктыргыч, кызыклы булды.
-
Наша планета Земля 26.10.2018

Одна семья.
Родная мне моя семья
Мой дом родной-
Одна семья!
в краю родном как дома я
Мой край родной-
Одна семья!
Для всех родимый дом-Земля
Планета вся-
Одна семья (Фатихова Г.Х.)
-
"Занятие по ФЭМП" 25.10.2018

На занятиях во второй младшей группе продолжаем знакомить с понятиями один, много, ни одного. Учим детей находить в окружающей обстановке много однородных предметов и выделять из нее один предмет.
-
Семинар-практикум 25.10.2018

Бүген үзара тәҗрибә уртаклашу, тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә булган яңалыклар белән танышу максатыннан тәрбиячеләр өчен семинар-практикум үткәрелде. Саматова Л.И. тантамареска ысулы белән эшләп кул чуклары эшчәнлеген үстерү, күнектерү, ныгыту алымнары белән таныштырды. Тәрбиячеләр яңа ысулны практик эшчәнлектә кулланып карадылар һәм аның балалар эшчәнлегендә киң кулланып булуын, кызыклы булуын билгеләделәр.
-
Үстерешле-предметлы тирәлек 24.10.2018

Балачак - кеше тормышында мөһим чор, киләчәк тормышка әзерлек түгел, ә хәзерге вакыт, кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең кем булачагы күп очракта аның белән булган олы кешедән һәм аңга-йөрәккә сеңгән әйләнә-тирә мохиттән тора. (В.А.Сухомлинский)
Предметлы үсеш бирүче тирәлекне оештырганда тирәлекнең ачык, үзгәрергә сәләтле, үсешне тәэмин итә алуын, эстетик җәлеп итүчән булуы исәпкә алына. Оештырылган предметлы үсеш бирүче тирәлек балаларда шатлык хисе, балалар бакчасына карата эмоциональ уңай караш, бакчага йөрү теләген арттыра, яңа белемнәр тупларга ярдәм итә, танып-белүләрен, актив иҗади сәләтләрен үстерә. Шул максаттан бакчабызда "Иң яхшы үстерешле тирәлек" конкурсы оештырылды.












