муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Уважаемые родители!
31.08.2018
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
-
Корбан бәйрәме 29.08.2018

Бисмиллахир-рахман-иррахим.
Башлыйк әле сүзне, туганнар.
Шул сүз белән эшкә тотынганнар,
Безгә кадәр җирдә булганнар.
Аллаһыны бар һәм бер дип белгән
Бабалардан гыйбрәт аласы.
Кем булсаң да, халкың үткәненнән
Йөз чөермә, заман баласы.
Шундый шигъри юллар белән Корбан бәйрәме башланып китте. Бәйрәм барышында балалар өйрәнгән догаларны искә төшерделәр, вәгазьләр тынланылдылар. Киләсе елларыбыз тыныч-имин булсын, һәркемгә исәнлек-саулык, шатлык, бәхет, куанычлар, иман байлыгы теләп калабыз. Бәйрәм табын артында корбан ашы белән тәмамланды. Балалар өчен Корбан ашы үткәргән районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 28.08.2018 Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август кинәшмәсе барышында "Шатлык" балалар бакчасында озак елллар нәтиҗәле эшләгән Исрафилова Миләүшә Корбангалиевнаны, Каюмова Венера Аглиулловнаны котлап рәхмәтләрен җиткерделәр, Мактау грамотасы тапшырдылар.

-
Август кинәшмәсе күргәзмәсе 28.08.2018 Август киңәшмәсе кысаларында үткәрелгән күргәзмәдә "Шатлык" балалар бакчасы даими катнашып килә. Күргәзмә: "Туган ягым - гөлләр иле, Гөлләр, сөмбелләр иле" темасына багышлап әзерләнде. Туган якның үткәне, тарихы, бүгенге тормышы белән таныштырып эшләгән күргәзмәдә балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен, математик куаллауны, сөйләм телен үстерүче уеннарга зур игътибар бирелде

-
"Тирә-юнь хуш исле чэчэктэ!" 28.08.2018

Балалар бакчасында чэчэклэр турындагы белемнэрен тирэнэйту , усуче чэчэклэрне танып белу ,чэчэклэргэ сак караш хэм мэхэббэт хисе тэрбиялэү .
-
Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү эшчеләренең секцион киңәшмәсе 25.08.2018

Шәмәрдән бистәсендә мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү педагогларының секцион киңәшмәсе барышында "Шатлык" балалар бакчасыннан инглиз телен өйрәтүче Аубакирова Г.А., тәрбияче Гилемханова Ә.Ә. эш тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгыш ясадылар.
-
"Күңелле тәҗрибәләр" 25.08.2018 Әнисә Әминовна тәрбиячеләрне тәҗрибә үткәрү алымнары белән таныштырды. Балаларның кызыксынучанлыкларын истә тотып тәҗрибәләр үткәрү балаларның белем алуга тартылуларын билгеләп үтте

-
ТУПЛАР ИЛЕНДӘ 22.08.2018 Бүген балалар арасында туплар белән командаларга бүленеп төрле уеннар уйналды, кызыклы күнегүләр оештырылды.

-
Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы 16.08.2018

Бүген зурлар төркеме балалары "Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналыгы кысаларында бакча территориясендә булган агачлар һәм куаклар, аларга карата сак караш тәрбияләү максатыннан агач-куакларны күзәттеләр, аларның кемнәргә, нәрсәләргә нинди файда китерүләре, кайсы агач-куаклар нинди җимеш бирүләре, ул җимешләрнең файдалы үзлекләре турында фикер алыштылар, белемнәрен арттырдылар. Табышмакларга җаваплар табылды, уеннар уйналды. (Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.)
-
Хәрәкәтле уеннар уйныйбыз 15.08.2018

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.












