муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Юл кагыйдәсен нык бел! 24.03.2014

Бакчабызда балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру ел дәвамында алып барыла. Язгы каникулның беренче көнендә икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мәктәп һәм Муса Җәлил урамнары кисешкән юл чатына экскурсиягә чыктылар. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә транспорт, җәяүлеләр хәрәкәтен, светофор эшчәнлеген күзәттеләр. Куелган билгеләрне күзәтеп аларның нәрсә аңлатканнары турында әңгәмә алып бардылар. Балалар машина юлын кисеп чыкканда бары тик махсус билгеләр булган урыннардан гына чыгарга яраганлыгына төшенделәр. Экскурсия барышында җәяүлеләрнең һәм транспорт йөртүчеләрнең бер-берсенә игътибарлы булып, ике якның да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеге аңлатылды.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 21.03.2014

Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Балаларны ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, татар милли мәдәнияты белән таныштыруны дәвам итү максатыннан 21 март көнне бакчабызда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Элек – электән Нәүрүз яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Балалар музыка җитәкчесе Мустафина Дилбәр Фатыйховна, тәрбиячеләр белән берлектә нәүрүз такмаклары әйтеп бәйрәмне башлап җибәрделәр. Бәйрәм яз килүе, көннәр җылынуы, кошлар кайтуы турындагы шигырьләр, җырлар белән, татар халык биюләрен башкарып, төрледән-төрле уен-ярышлар белән үрелеп барды. Бәйрәмне ямьләндереп Нәүрүзбикә, Кыш бабай килде. Үзара көч сынашкач Кыш бабай үзенең урынын Нәүрүзбикәгә калдырып саубуллашып китте. Бәйрәм әйлән-бәйлән уеннары белән дәвам итеп, соңынан бергәләшеп карга боткасын ашау белән тәмамланды.
-
"Су - яшәү чыганагы" 20.03.2014

Атна дәвамында балаларның бердәм эшчәнлеге су һәм аның үзенчәлекләрен өйрәнү, табигатьтә була торган үзгәрешләр турында белемнәрен кинәйтү; яңгырның каян килеп чыгуын аңлату, гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турында белемнәрен тирәнәйтү; яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү, табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү максатыннан алып барылды. Балалар үткәргән тәҗрибәләр нәтиҗәсендә суның үтәкүренмәле, иссез булуына; тоз яки шикәр комы салгач кына тозлы, баллы булуына; буяулар ярдәмендә төрле төскә керүенә инандылар. Призентация аша табигатьтәге суның әйләнеше турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Чиста сусыз кешеләрнең, җәнлекләрнең, үсемлекләрнең киләчәген күз алдына китерүне кыен булуына төшенделәр. Чиста суны исраф итмичә тотарга кирәклеге, сулыкларны, елга, чишмәләрне һәрдаим чиста тотарга кирәклеге аңлатылды.
-
"Юлларда иминлек булсын" 17.03.2014 Район күләм "Юлларда иминлек булсын!" темасы астында үткәрелгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хасаншина Алия Җәүдәт кызы беренче урынны яулап Грамотага һәм истәлекле бүләкә ия булды. Алиягә киләчәктә дә конкурсларда катнашып уңышларга ирешүен теләп калабыз.

-
Рушан Миңнеголовны уңышлары белән котлыйбыз! 15.03.2014

Якташыбыз - Рушан Миңнеголов Сочи - 2014 Паралимпия уеннарында чаңгы узышларында ике алтын, бер көмеш медальләрне яулап чемпион исеменә лаек булды. Мәктәпкәчә яшьтәге еллары безнең "Шатлык" балалар бакчасында узган Рушан Рустәм улының уңышларын сөенеп кабул иттек. Сынауларга бирешмичә көчле рухлы, тырыш, максатчыл егет булуы белән горурланабыз. Әтисе Рөстәм, әнисе Римма, абыйсы Руслан, тренеры Радик Миңнеголовлараның шатлыклары белән уртаклашабыз. Рушанда үз көченә ышаныч тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Рушан Рөстәм улының яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
"Әбиемнең серле сандыгы" 14.03.2014

Балаларны татар халкының милли киемнәренә һәм әйберләренә кызыксыну тәрбияләү, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү,милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру, балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү максатыннан 10-14 март көннәрендә "Әбиемнең серле сандыгы" атнасы үткәрелде. Атна дәвамында балаларның бердәм эшчәнлеге тематикага нигезләнеп алып барылды. Балалар түбәтәй, читек, яулык, алъяпкыч, сөлге бизәү алымнарын өйрәнеп рәсемләү, кисеп ябыштыру, әвәләү эшчәнлекләрендә киң чагылдырдылар.
-
Туган көнең белән! 12.03.2014

Бүген, 12 март көнне, хезмәттәшебез Рахматуллина Бибинур Маликовнаны 55 яшьлек юбилее белән Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна тәбрикләде. Бибинур Маликовнага саулык-сәламәтлек, озын гомер, тигез тормыш теләп озак еллар намуслы хезмәт иткәне өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Мактау Грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
Юбилеең белән!!! 10.03.2014

Хөрмәтле Бибинур Маликовна! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!
Бибинур Маликовна!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә, - дип
Елмай син - бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга шасын
Безнең күркәм теләкләр!
-
Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр! 07.03.2014

Бүген коллективта эшләүче барлык хатын кызларны якынлашып килүче 8-март бәйрәме белән котлау тантанасы булды. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна һәр хезмәткәргә шигъри юллар белән котлау-теләкләрен җиткерде, Нурисламова Миләүшә Фәритовна профсоюз комитеты исеменнән алынган бүләкләрне тапшырды.
Хатын кызлар көне.
Күбәләктәй карлар яуган чакта
Яз кояшы карый доньяга.
8-март - хатын-кызлар көне,
Донья матур, көләч шуңа да.
Хатын-кыз ул, изге фәрештәдәй,
Саклап яши күңел сафлыгын.
Бүлешә ул һәрчак күңелендәге
Мәрхәмәтен, назын, шатлыгын.
Кояш кебек ягымлы һәм җылы
Күз карашы хатын-кызларның.
Көчле рухны сндырырдай, хәттә
Эретердәй салкын бозларны.
-
"8-март - Әниләр бәйрәме" 06.03.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең Әниләрен, Дәү Әниләрен бәйрәм кичәсендә шигъри юллар белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмне ямьләндереп балалар татар, рус, ирланд халык биюләрен башкардылар, яз, Әниләр, Әбиләр турындагы җырлар белән үреп алып бардылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән, күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләрне Әниләргә, Дәү Әниләргә тапшырлыдар.












