муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Сабантуйда 19.06.2014

"Су ташу" уены
Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә эл иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гын күрмә.
-
"Үз һөнәренең остасы" 10.06.2014

7 июнь халкыбзының милли бәйрәме Сабантуй булып узды. Сабантуйда алдынгы хезмәткәрләрне котлау, бүләкләп китү матур бер йола булып дәвам итә. “Шатлык” балалар бакчасының тәрбиячесе Шакирҗанова Кадрия Рафаел кызына яшь буынны тәрбияләү һәм белем бирү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт иткәне, югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов тарафыннан “Үз һөнәренең остатасы” исеме бирелде. Кадрия Рафаеловна, сезне “Үз һөнәренең остасы” исеме бирелүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык - сәламәтлек, бәхет - куанычлар теләп калабыз!
-
"Һәрвакыт булсын кояш" 06.06.2014 6 июнь көнне бакчабызда уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашынды музыка җитәкчесе Мустафина Дилбәр Фатыйховна, тәрбиячеләр Шакирзянова Кадрия Рафаеловна, Абдуллина Наилә Гараевна, Сабирова Рәхилә Расиховналар белән берлектә 1 июнь балаларны яклау көне, ямьле җәй җитү уңаеннан “Һәрвакыт булсын кояш” темасы астында бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм уеннар, җыр, бию, шигырь сөйләү, әйлән-бәйлән белән үрелеп барды. Асфальта җәйнең матур мизгелләрен, яраткан әкият геройларын рәсемләү белән тәмамланды бәйрәм.

-
Җәй җитте! Җәй җитте! 06.06.2014

Күк - зәңгәр ефәктән
Корылган зур чатыр -
Күз явын алырлык,
Шундый саф һәм матур!
Җир каян бизәкләр
Алгандыр бу тикле?
Кояш та елмая:
Җәй җитте! Җәй җитте!
-
“Сәләтлеләр дөньясында - 2014” 04.06.2014

2 июнь балалар иҗат үзәге сәхнәсендә “Сәләтлеләр дөньясында - 2014” район күләм конкурсының гала концерты һәм җиңүчеләрне котлау тантанасы булып үзды. Конкурска һәр катнашучы зур әзерлек белән килде. Балалар җыр, бию, нәфис сүз, инструменталь ансамбль номинацияләрендә чыгыш ясап беренче, икенче, өченче урыннарны яуладылар, лауреат исемен алдылар. Һәр балага Грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Шатлык” инструменталь ансабль җитәкчеләре Мустафина Д.Ф. белән беренче урынны, “Калинка” бию төркеме җитәкчеләре Ахмитшина А.Д. белән өченче урынны яулаганнарын исбатлап кабат чыгыш ясадылар. Балаларның көйне тылап бергә кушылып уйный белүләре, бию хәрәкәтләрен тигез, көйне тыңлап башкарулары күпләрне сокландырды, зал алкышларга күмелде. Балаларның осталыкларын, булагнлыкларын ачучы, шушындый күңелле, матур чараны оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар теләп калабыз.
-
Сау бул, бакча! 31.05.2014

31 май көнне чыгарылыш иртәсе булып узды. Алты ел шушы бакчада йөреп тәрбия һәм белем алган, күп төрле күнекмәләр, һөнәрләр үзләштергән балаларның хушлашу мизгелләре күңелле дә, бераз моңсу да. Балаларның зур үсеп мәктәп бусагасын атлау, тормыш юлының бер баскычын үтәргә тиешлеген аңласак та күп елллар бер төркемдә, бер гаилә сыман булган балаларның аерылышулары күңелне йомшарта. Бәйрәм иртәсе музыка җитәкчеләре Мустафина Дилбәр Фатыйховна, Ахмитшина Алисә Дамировналар, тәрбияче апалары Гилемханова Әнисә Әминовна, Сафиуллина Әлфия Камилевна тырышлыгы белән үтте. Балалар үзләренең осталыкларын җыр, бию аша, рәхмәт сүзләрен шигьри юллар аша бакчада эшләүче абый-апаларга җиткерделәр. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна балаларны, әти-әниләрне зур бәйрәм белән котлады. Бакчабызның данын яклап күп төрле ярыш, конкурсларда актив катнашкан балаларга, әти-әниләргә рәхмәт әйтеп Грамоталар тапшырды. Киләчәктә балаларның тормыш юллары якты, матур булуын, сау-сәламәт, акыллы, тәртипле булып үсүләрен, яхшы укып, күп белем өстәп, тормышта үз юлларын табып яшәсеннәр, - дигән теләкләрен җиткерде.
- Педсовет утырышы 28.05.2014 Бүген, педагогик коллектив чираттагы утырышка җыйналды. Көн тәртибендә өлкән тәрбияче-методист Нурисламова Миләүшә Фаритовна үтеп баручы уку елына отчет ясап, ел дәвамында үткән чараларга бәя биреп, киләсе уку елына максатлар куйды. Шулай ук, җыелышта өлкән шәфкать туташы Хәбибрахманова Ә.М. баланы чыныктыру,сәламәтләндерү чаралары, җәйге чорда үтәләсе гигиена таләпләре хакында сөйләде. Биредә балалар бакчасында рус теле, инглиз теле, музыка, физкультура белгечләре үз эшләренә анализ ясадылар, еллык эшләренә бәя бирделәр. Соңыннан балалар бакчасы мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна еллык эшкә бәя биреп һәр тармакта башкарылган эш белән таныштырып үз фикерен җиткерде. Педагогик коллектив җәйге чорга эш планын кабул итте.
-
Бәйге нәтиҗәләре билгеле 26.05.2014 Нихаять, бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Район күләмендә үткән мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Сәләтле бала – 2014” конкурсында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, аларны әзерләүче музыка җитәкчеләре Мустафина Д.Ф. Ахметшина А.Д. бию буенча өченче, “Шатлык” уен кораллары ансамбле беренче урыннарга лаек булдылар.Без җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә зур уңышлар телибез!

-
Сәләтле балалар бәйгесе 16.05.2014

1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан балалар бакчалары арасында җыр, бию, нәфис сүз буенча район күләм конкурска әзрлек эше бара.Саба балалар бакчалары зонасы 16 май көнне Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы базасында булып узды. Безнең “Шатлык” балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Мустафина Дилбәр Фатыйховна һәм Ахмитшина Алисә Дамировна белән берлектә Ф. Әбүбәкеров көе, Р.Миңнуллин сүзләренә “Әйлән-бәйлән” җырын; “Иделләрем-күлләрем” татар халык көен “Шатлык” ансамбле башкарды”; Вәсимә Ураксинаның “1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне” шигыре белән Хасанишина Алия; кызлар “Калинка” биюе белән чыгыш ясадылар. Безнең биюче кызларыбыз Вафина Рисәлә, Зиннурова Илфира, Хасаншина Алия, Нуруллина Ләйсәннәр һәм “Шатлык” уен кораллары ансамбле икенче урынны яуладылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы. 14.05.2014 13 май көнне мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелешы булып узды. Әти-әниләргә “Приключения в волшебном лесу” исеме астында Вафина Лилия Ильфировна җитәкчелегендә рус теле, Аубакирова Гөлназ Альфредовна җитәкчелегендә “Спортландия” физкультурадан йомгаклау чарасы күрсәтелде, Гилемханова Әнисә Әминовна әти-әниләргә викторина үткәрде. Регионара ачык “РостОК-IntellecktУM” турнирында катнашкан балаларнга дипломнар тапшырылды. Миләүшә Курбангалиевна балалар бакчасында һәр өлкәдә башлангыч белем һәм тәрбия алган, мәктәпкә әзерлек күнекмәләре булдырылган балаларның киләчәктә дә тырыш, кызыксынучан булуларын, иҗади уңышларга ирешеп, яхшы укуларын теләп калды.













