муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
“Ял итү өчен җәмәгать урныннары” 03.04.2014 Балаларның театр, цирк, концерт заллары һәм башка җәмәгать урыннары турында белемнәрен киңәйтү. Кешеләрнең эш көненнән соң махсус урыннарга барып ял итүләре, күңел ачулары турында аңлату. Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, башка кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтү, чагыштыру, бәяли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Әнисә Әминовна, Рәхилә Расиховналар белән Саба мәдәният йортына экскурсиягә төштеләр. Миннислам Рифкатович балаларны бик җылы каршы алды һәм мәдәният йорты, анда эшләүче хезмәткәрләр белән тирәнтен таныштырды. Балаларга сәхнә, грим, кастюмер, тавыш көйләүчеләрнең эш урыннары аларның һөнәрләре турында тәфсилләп сөйләде, гомүмән балалар сәхнә арты тормышы белән, репетиция залларын күреп сәнгать, мәдәният иле белән танышып кайттылар.

-
Спорт һәм мәдәният үзәге, бассейнга экскурсия 03.04.2014 Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Хуснулина Гүзәл Габделхаевна, физинструктор Аубакирова Гөлназ Альфредовналар белән спорт һәм мәдәният үзәге, бассейнга экскурсия ясадылар. Шундый зур, якты, иркен биналарда балалар һәм өлкәннәрнең спорт белән шөгыльләнүе өчен уңай шартлар тудырылуын, тренерларның спорт белән шөгыльләнергә килгән һәркемне теләп кабул итүләрен, бокс, волейбол, баскетбол, бадментон, дзюдо, самбо, авыр атлетика, көрәш, теннис һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнеп булуы белән таныштылар. Балалар Нияз Нигъмятзянов, Дилүс Фатхуллин кебек спортчы-якташларыбыз кайчандыр шушы залларда шөгыльләнгәннәрен белеп тагы да дулкынланып кайттылар.

-
2 апрель Халыкара балалар китаплар көне. 02.04.2014 Китап уку – кешелекнең иң күркәм шөгыле. Китап кешеләрдә матур тойгылар уята, фикерләү сәләтен үстерә, төрле чорлардагы вакыйгалар белән таныштыра. Күз алдына китерегез: барлык булган китаплар юкка чыкса, аннан соң тормыш нинди булыр икән? Әйе, тормышыбыз күген яктыртучы кояшның бер нуры югалган кебек булыр иде безгә. Китаплар кешегә буыннан-буынга тәҗрибә өйрәтәләр, белем бирәләр, матурлыкны тоярга, кешеләрнең күңелен аңларга ярдәм итәләр. Шуңа күрә дә, ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР КИТАПЛАРЫ КӨНЕ безнең күңелләргә бик якын булып кала. Бүген, балалар белән без рәхәтләнеп белем иленә, әкиятләр дөньясына алып керүче китаплар турында көн дәвамында төрле –төрле чаралар үткәрдек. Бердәм белем эшчәнлекләрендә дә китапларга таянып темаларны аңлаттык, шөгыльләр арасында кызыклы яңа китаплар белән таныштык. Мәктәпкә әзерлек төркеме, мәсәлән, бик теләп тагын бер кат китапларын «ремонтладылар» тузган битләрен ябыштырдылар, зурлар яраткан әкиятләрен укыдылар, нәниләр китапны саклап кына укырга кирәклеге хакында белделәр. Әлбәттә, китапларга игътибар бер көндә генә түгел, ә ел дәвамында, даими һәр көнне бара.Һәр төркемдә балалар өчен оештырылган махсус китап почмаклары китап-журналлар белән яңартылып тора. Балалар үзләре дә бу почмакка вакытлыча яраткан әкиятләрен алып килеп торалар һәм бик яратып кызыклы, мавыктыргыч «илләргә» сәяхәтләр ясыйлар.

-
1 нче Апрель - көлке көне. 02.04.2014

Көлегез, көлегез
Файдасы күп – белегез
1 нче Апрель - көлке көне. Бу көнне елмаеп каршы алсагыз, ел буена елмаеп йөрерсез. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз - девизы астында “Көлке көнен” билгеләп үттек. Кунакка килгән клоун Кеша һәм фокусчы Мартин үзләренең нәни дуслары Буратино, Петрушкалар белән балаларның күңелләрен ачтылар. Бәйрәм иртәсе төрледән-төрле кызыклы уеннар, фокуслар, уен-көлке, җыр, бию белән үрелеп барды. Балалар килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткереп шат, күтәренке кәеф белән төркемнәргә таралыштылар.
-
Кошларны каршы алыйк 28.03.2014

Кошлар турында белемнәрен баету, тышкы билгеләренә карап кошларны таный, аера белергә күнектерү, кошларның китергән файдасы турында күзаллауларын үстерү, балаларда кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән “Кошлар - безнең канатлы дуслар” атналыгы үткәрелде. “Кошларны каршы алыйк” йомгаклау чарасында уртанчылар төркеме балалары нәниләргә кышлаучы, күчмә кошлар тормышы белән таныштырып бәйрәм әзерләделәр. Гүзәл Габделхаевна призентация аша кошлар тормышындагы кызыклы мәгълүматлар белән балаларны таныштырды. Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, ныгыту максатыннан табышмакларга җаваплар эзләп, шигъри юллар, җыр бәйрәмне ямьләндерде.
-
Балалар иҗат үзәгендә кунакта 28.03.2014 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әнисә Әминовна, Әлфия Камилевна, Дилбәр Фатыйховналар җитәкчелегнедә балалар иҗат үзәгенә экскурсиягә бардылар. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче мәктәп укучылары үзләренең алган белемнәрен, осталыкларын, уңганлыкларын күрсәтеп концерт әзерләгәннәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары “күчтәнәчкә” “Ирланд биюен” алып төштеләр. Хәрәкәтләрне тигез, бердәм, матур башкарулары белән тамашачыларны сокландырдылар.

-
Волейбол ярышлары 27.03.2014 Саба районы күләмендә волейбол ярышлары бик кызу темп белән бара. Бу чарада безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы кызлары да актив катнашып, үз чиратларында бик тырышып уйнадылар. Алар Исплком, ЦРБ, Сабыгаз, Алтынчәч командалары белән уйнадылар. Безнең команда быел финал ярышларына чыкмасалар да киләсе елларда җиңү мизгелләрен татырбыз дип ышанып калабыз.

-
“Ут белән шаярма” 27.03.2014 Балаларга утның кешегә булган файдасы һәм зыяны турында белемнәрен камилләштерү. Шырпыны тиешсез куллануның зыянын аңлату, кеше тормышындагы бәхетсезлекләрнең төп чыганагы икәненә төшендерү. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта гына янгын чыгуны булдырмый калырга мөмкин икәнлеген аңлату максатыннан бугенге көн “Ут дусмы, дошманмы” темасы астында үтте. Янгын куркнычсызлыгы буенча ясалаган плакатлар, рәсемнәр белән күргәзмә оештырылды. “Ут белән шаярма” исеме астында презинтация күрсәтелде. Бүгене чара янгын куркынычсызлыгы буенча төшерелән мультфильмнар карау белән төгәлләнде.

-
Саулык зур байлык 26.03.2014 Балаларга сәламәтлекне кече яшьтән сакларга кирәклеген төшендерү, сәламәтлекне саклауда дөрес туклану, чисталыкны саклау, көндәлек режимны төгәл үтәү, спорт белән шөгыльләнү, чыныгу чараларының әһәмиятен аңлату, саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү максатыннан бакчабызда “Саулык зур байлык” исеме астында зур чара үткәрелде. Аны физик тәрбия бирүче Аубакирова Гөлназ Альфредовна, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе Мустафина Дибәр Фатыйховна, өлкән шәфкат туташы Хабибрахманова Әлфия Мубаракзяновна белән берлектә оештырдылар. Әлеге чарада кызыклы очрашулар, спорт уеннары, сәламәтлеккә кагылышлы сораулар белән векторина урын алды. Балалар үзләрен бик актив тотып, сәламәт яшәү рәвешен нинди булуын яхшы күзаллауларын күрсәттеләр. Без исә, тәрбиячеләр биргән тәрбия-белемнәр бала күңелендә дөрес аңланып, кереп калыр дип ышанып калабыз.

-
Театр бездә кунакта 25.03.2014 Бүгенге көн “Театр бездә кунакта” темасы астында үтте. “Яшь артистлар” түгәрәгенә йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җитәкчеләре Әнисә Әминовна белән Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар рольләрне образларга кереп матур итеп уйнадылар, әкиятнең тәрбияви эчтәлеген тамашачыларга җиткеделәр. Театрга багышланган көн уртанчылар төркеме балалары тарафыннан рус телендә күрсәтелән “Курочка ряба на новый лад” мюзиклы белән дәвам итте. Балалар мюзиклны рус телен өйрәтүче тәрбияче Вафина Лилия Ильфировна белән өстәмә шөгыльләнеп өйрәнделәр. Яшь артистларның оста уйнаулары нәни тамашачыларны сокландырды. Күңелле чара көчле алкышлар белән тәмамланды.













