муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Көз күчтәнәчләре" 10.10.2014

Көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, көз көне бик күп җиләк-җимешләрнең, яшелчәләрнең җитешүен, уңышының җыелуын аңлату, көзге байлыкның халыкка шатлык, куанычлар китерүен төшендерү, ел фасылларына караган бәйрәмнәр һәм йолалар тарихы белән таныштыруны дәвам итү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан 6 – 10 октябрь көннәрендә “Көз күчтәнәчләре” атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп икенче кечкенәләр төркемендә "Көзге матур бер көндә", уртанчылар төркемендә "Сөмбелә бәйрәме", зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменәрендә рус телендә "Что за чудо огород!" бәйрәм иртәләре уздырылды. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән балалар һәм әти-әниләр тырышлыгында “Көзге могҗиза” исеме аастында күргәзмә оештырылды.
-
"Көзге могҗиза" 10.10.2014 Көзге уңышлар җыелгач елдагыча бакчабызда “Көзге могҗиза” исеме астында күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр балалар белән берлектә яшелчә, җиләк-җимешләрдән, яфраклар, орлыклардан, табигать байлыкларыннан берсеннән-берсе матур композицияләр ясап алып килделәр. Һәр гаиләнең иҗади якын килеп эшләве, фантазиягә бай булуы, теләп катнашуы күргәзмәдә киң чагыла. Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Гайфуллина Дания Әминовна белән үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр.

-
Һөнәребезне зурлап 08.10.2014

3 нче октябрь көнне районыбыз педагоглары укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә җыйналдылар. Район мәдәният йортында үткән бәйрәм тантанасында безнең тәрбиячебез Абдуллина Наилә Гараевна да бар иде. Аңа Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равиль Мөбәрәк улы Гасимов районыбыз башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов исеменнән РӘХМӘТ ХАТЫ тапшырды. Без, Наилә Гараевнаны чын күңелебездән котлыйбыз һәм аңа куаныч-шатлыклар теләп калабыз.
-
Корбан ите сихәтле 08.10.2014

Бүген бакчабызда Корбан бәйрәме уңаеннан олы чара үткәрелде. Балалар, бүген махсус корбан итеннән әзерләнгән ризыктан авыз итеп, музыка залына җыйналып илебезгә тынычлык, барлык балаларга бәхет, әти-әниләренең исән-сау булуын теләп дога кылдылар.
-
Президентыбыз котлавы 08.10.2014

Бәйрәм көннәре тагын бер күңелле тантанага туры килде. 6 нчы октябрь көнне Казан шәһәренең “Баскет-холл” бинасында Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов мөгаллимнәргә рәхмәтләрен әйтеп тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Районыбызның мәгариф бүлеге делегациясе составында безнең балалар бакчасыннан мөдиребез Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна, тәрбияче Абдуллина Наилә Гараевна да катнаштылар. Бәйрәм тантанасы педагогларга бик матур тәэсир калдырган һәм алар оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткереп калалар.
-
"Саба таңнары" битләрендә безнең хакта язалар 06.10.2014

Өлкәннәр көне уңаеннан язылган “Шатлык” балалар бакчасы хезмәт ветераннарын чәй табынына чакырды" [+фото] дип исемләнгән мәкаләне "Саба таңнары" үзенең сайтына урнаштырды.. Аны ТАТМЕДИЯ сайтында http://saby-rt.ru/ аша кереп укый аласыз.
-
"Алтын көз" 03.10.2014

Экскурсиядә алган хис-тойгыларны, көзге табигатьтәге үзгәрешләрне, аның матурлыгын балалар рәсемдә чагылдырдылар. Балалар тырышлыгында “Алтын көз” темасы астында рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Көзге табигатькә экскурсия 02.10.2014 Балаларны ел фасыллары, үсемлекләр, җәнлекләр белән тирәнтен таныштыру, тере һәм тере булмаган табигать турында белемнәрен киңәйтү ел әйләнәсендә алып барыла. Ә менә көзнең характерлы үзечәлекләрен, үзгәрешләрне күзәтү табигать кочагына оештырган экскурсияләр ярдәмендә тоярга мөмкин. Уртынчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Наилә Гараевна, Әлфия Камилевна, Ләйсән Хазиевналар белән берлектә матур аяз көннәрдә мәктәп ишек алдына, паркка экскурсиягә бардылар. Мәктәп ишек алдында үскән күп төрле чәчәчкләр, агач, куакларны күзәттеләр. Агач, куакларның алтын сары, кызгылт төскә манылганын, көннең аяз, матур, кояшлы булуына карамастан салкынча булуын билгеләп үттеләр. Агачның кәүсә, яфракларына игътибар итеп агачларны аера, таный белергә өйрәнделәр. Экскурсия барышында көзге табигатьнең матурлыгына соклану, табигатьне яратырга, сакларга кирәклеге балаларга кабат искәртелде.

-
Яфрак бәйрәме 02.10.2014

Яңгыр түгел, кар да түгел.
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин –
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак –
Көзнең матур чаклары.
Ләбиб Лерон
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

Бүген бакчабызга үз һөнәрләренә озак еллар тугры хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасына чакырдык . Өлкәннәребезне хөрмәтләп балалар һәм хезмәткәрләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез яшьлек елларын, хәтирәләрен яңарттылар. Бакчабазның 80 еллык тарихында булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Яшьләргә үзләренең киңәшләрен биреп, зурдан-зур уңышларга ирешеп эшләвебезне теләп калдылар. Бүләкләр алып, рәхмәтләрен җиткереп, киләсе елга кабат очрашырга язсын,- дип таралыштылар.












