муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
23 февраль - Ватанны саклучылар көне 21.02.2014 Бүген бакчабызда Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләр белән берлектә "Ягез әле, әтиләр" бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу чарада һәр төркемнән әтиләр катнашты. Бәйрәм кичәсе музыка җитәкчесе Дилбәр Фатыйховна, тәрбияче Әнисә Әминовна әзерләгән күңелле биремнәр, ярышлар белән үрелеп барды. Әтиләр уңганлыкта, өлгерлектә, җитезлектә көч сынаштылар. Бәйрәм балаларның котлаулары, җыр-биюләре белән дәвам итте. Балаларның әтиләрне матур итеп котлаулары сокландырды, балаларның һәр чыгышы көчле алкышладыларга күмелде. Бәйрәм ахырында һәр бала үз кулы белән әзерләгән бүләкне әтисенә тапшырды.

-
Әтиләрне котлыйбыз 21.02.2014

Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Бәйрәмегез котлы булсын!
-
"Ягез әле, әтиләр" бәйрәм кичәсе мизгелләре 21.02.2014

-
"Ягез әле, әтиләр" бәйрәм кичәсе мизгелләре 21.02.2014

-
"Радуга открытий" бәйгесе нәтиҗәләре 20.02.2014

Бөтенроссия күләмендә үтүче "Радуга открытий" бәйгесе нәтиҗәләре ясалды. Әлеге конкурста безнең педагоглар да катнашып яхшы гына бәяләнделәр. Рус теле тәрбиячесе Вафина Лилия Ильфировна "Чудо камни" дип исемләнгән күзәтү-тикшерү проекты белән катнашучы Сертификатына, ә тәрбияче Гыйлемханова Аниса Аминовна "Һава үзлекләре" дип исемләнгән күзәтү - тикшерү проекты белән катнашучы Сертификатына һәм III нче степенлы Дипломга лаек булдылар. Без, тәрбиячеләребезне чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!
-
Әфганчыларны искә алдык 19.02.2014

Әфганчы сүзен ишетүгә илебез, халкыбыз тарихы, сугыш афәте искә төшә, кешеләр бердәмлеге, патриотизм хисләре кузгала. 15 февраль көнне Әфган җиреннән безнең гаскәрләрне чыгаруга 25 ел була. Шул еллардан бирле күпме вакыт үтсә дә әфган җирләрендә корбан булганнарны, якташларыбызны без онытмыйбыз. Елдагыча, традицияне дәвам итеп, бүген уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары "Время выбрало нас" дип аталган мемориал такта янына барып, чәчәкләр куеп кайттылар. Бу тәрбияви чара балалар күңелләрнедә озак сакланып, патриотик рухны тагы да арттырыр дип ышанып калабыз.
-
Волонтерлар килде ярдәмгә 19.02.2014

Әтиләр көне уңаеннан балалар бакчасында күп кенә әзерлек эшләре башкарыла. Җырлар, шигырьләр өйрәнелә, биюләр салына. Бүген, тагын да күңелләрне күтәреп безгә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Б.Сабасының "Волонтер" үзәге волонтерлары килде. Алар бик күңелле итеп зурлар төркеме балалары белән әтиләргә бүләк ясадылар. Бу матур очрашу, бердәм хезмәт истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.
-
Муса Җәлил 14.02.2014 15 февраль - татар халкының батыр улы Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлил... Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугырылылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелгән. "Муса Җәлил - халык улы" атналыгында балаларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы, аның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү максатыннан М.Җәлилнең балалар өчен төрле жанрларда, төрле буяулар кулланып иҗат ителгән, балалар күңеленә якын, укучыны үзенә бәйләп тора торган, авторга карата тирән хисләр уята торган әсәрләре белән таныштырдык. Балалар шигырьләрне яратып тыңладылар, теләп йөрәнделәр. "Муса Җәлил - бөек шагыйребез" йомгаклау чарасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сәнгатьле сөйләм конкурсында катнаштылар.

-
"Муса Җәлил - халык улы" 14.02.2014

Балалар бөек шагыйребез Муса Җәлилнең танылган әсәрләре "Сәгать", "Маемай", "Күке", "Кызыл ромашкалар", "Әтәчем", "Имән" һ.б. шигырьләрен тыңлап рәсемләү, кисеп ябыштыру, бөкләп ясау буенча булган осталыкларын сынлы сәнгать эшчәнлегендә киң чагылдырдылар. Балаларның эшләре буенча бакчабызда күргәзмә оештырылып әти-әниләр хозурлыгына куелды.
-
Сәламәтлек - зур байлык 10.02.2014

Сәламәт яшәү рәвешен кече яшьтән балаларга төшендерү, балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү, физик культура, спорт белән шөгыльләнергә теләк уяту максатыннан төркемнәрдә балаларның бердәм эшчәнлекләре: "Безнең бердәм гаилә", "Чисталык - сәламәтлек нигезе", "Сәламәт булыйм дисән", "Сәламәт тәндә сәламәт акыл", "Сәламәтлекне кече яшьтән сакла" темалары астында үтте. Тәрбиячеләр балаларга сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга, чисталыкны даими сакларга, вакытында йокларга, хәрәкәт активлыгын үстерергә,физкультура,спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада булырга кирәклеген аңлаттылар.












