муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр 18.11.2015

18, 19 ноябрь көннәрендә районыбызда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр бара. Бу өйрәнүләрдә безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна катнашты.
-
Җир шары бунча сәяхәт 17.11.2015 Балаларны төньяк, көньяк турындагы белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту, эссе тропик илләр, анда яшәүчеләр, аларның традицияләре, тропик илләрнең климаты, анда үсүче үсемлекләр, экзотик җиләк-җимешләр, хайваннар турында күзаллауны үстерү. Җир йөзендә кыш озак була торган урыннар барлыгына төшендерү, төньякта яшәүчеләр, аларның яшәеше, салкын якның хайваннар дөньясы турында тирәнтен мәгълүмат бирү максатыннан "Җир шары буенча сәяхәт" атналыгы барышында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна җир шарының моделе - глобус белән таныштырды. Җир шарының күп өлешен су алып торуын аңлатты. Материклар, таулар, чүлләр, елгалар белән танштырды.

-
Безнең хокукларыбыз 13.11.2015

Балаларда әхлакый сыйфатлар, балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату, балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү, аларда дуслык, әхлаклылык хисләре тәрбияләү, кеше бер-берсе белән нинди милләттән булуына карамастан, туганнарча аралашып яшәүгә хокуклы булу төшенчәсен бирү, бар кеше дә яхшы тормышка хокуклы, җирдәге тынычлык кешеләрнең үзләреннән торуын, бар халыклар да аңлашып, ирекле, тигез хокуклы булып, бер-берсе белән дус булып, аралашып яшәргә тиеш төшенчәләрен аңлауларына ирешү максатыннан 9-13 ноябрь көннәрендә “Безнең хокукларыбыз” атналыгы үткәрелде. Бердәм эшчәнлекләр барышында атналык тема буенча балалар белән әңгмәләр үткәрелде, әкиятләр укылды. Иллюстрацияләр, презентацияләр карап фикер алышулар алып барылды. Балаларның алган белемнәре "Безнең гаилә" - рәсемләү, "Минем өем" - кисеп-ябыштыру, "Мин ял итәм" - әвәләү эшчәнлекләрендә чагылды.
-
Салкын саф һава 12.11.2015

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Ә.Бикчәнтәева
Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.
-
Физик тәрбия 11.11.2015

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик үсешен ныгыту, үстерү иртәңге гимнастика, физкультура эшчәнлеге, хәрәкәтле, спорт уеннары, ярышлар аша алып барыла. Физик тәрбия эшчәнлеге атнага ике тапкыр залда, бер тапкыр саф һавада үткәрелә. һәр төркем балаларының яшь үзенчәлекләрен искә алып күнегүләр, төп хәрәкәтләр өйрәнелә, белгәннәре ныгытыла. Күнегүләрне ясаганда төрле предметлар (кубиклар, туплар, шалтыравыклар, ленталар, флагчыклар һ.б.) куллану балаларның игьтибарын җәлеп итә, кызыксынып, дөрес итеп эшләүгә этәргеч булып тора. Күнегүләрне эшләгәндә физик тәрбия бирү тәрбиячесе Аухадиева Нурания Әюповна балаларның төп торышны алып күнегүләрне дөрес эшләүләренә күп игьтибар бирә. Балаларның кул, гәүдә, аяк мускулларын ныгытуда, терәк-хәрәкәт аппаратының дөрес формалашып үсешендә, хәрәкәт активлыгын үстерүдә төрле алым, ысулларны киң кулланып эшли.
-
Саба бассейнына экскурсия 05.11.2015

"Спорт - сәламәтлек чыганагы" атналыгы барышында уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна, тәрбияче ярдәмчесе Айгөл Азатовна белән берлектә Саба бассейнына экскурсия оештырдылар. Балаларны бассейн хезмәткәрләре җылы каршы алдылар. Каюмова Фатыйма Суфьяновна балалар, зурлар өчен йөзү урыннары, тренажер залы белән таныштырды. Йөзүнең кеше организмына бик файдалы булуын, төрле тренажерларда шөгыльләнеп мускулларны ныгытып булуын аңлатты.
-
"Тургай" балалар приютында кунакта 05.11.2015

Бүген мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна, Аухадиева Нурания Әюповна, Нурисламова Миләүшә Фәритовна җитәкчелегендә Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләрне социаль урнаштыру "Тургай" Дәүләт Казна учреждениясенә бардылар. Үзебезнең бакчада тәрбияләнеп үскән Шакиров Рүзәл, Гүзәлләрнең хәлләрен белү максатыннан оештырылган бу чарада балалар "Хәерле көн", "Туган ягым - гүзәл Саба" номерлары белән чыгыш ясадылар. Җыр, бию, сәнгатьле сөйләү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Нурания Әюповна "Кем өлгер?", "Табышмак әйтәм, җавабын тап", "Уйлап җавап бир", "Кем җитез?" уеннарын оештырды. Уенда катнашкан һәр балага бүләкләр тапышырылды. Очрашу күтәренке рухта, күңелле үтте. Приютның хезмәткәрләре, балалары чыгышларыбзны яратып карадылар, киләчәктә очрашуларның дәвамлы булуын, көтеп калуларын әйттеләр. Очрашу бердәм фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр. 03.11.2015 Кече яшьтән балаларны үз тормышы, куркынчсызлыгы турында кайгырту өтсендә эш алып бару мөһим. Чираттан тыш хәлләр килеп чыкканда балалар югалып калмыйча үзен коткару, шул хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәтү без тәрбиячеләрнең төп бурычы. Балалар белән бу өлкәдә әнгәмәләр үткәрү, презентацияләр карау, әкият, хикәяләр уку, мультфильмнар карау, тәрбияви чараларны сәхнәләштерү кебек эшләр аша даими алып барыла. Янгын куркынчсызлыгы буенча "Электр җиһазлары белән сак бул", "Шырпы - уенчык түгел", "Ут - дус, ут - дошман" темаларына бердәм эшчәнлекләр үткәрелә. 3 ноябрь көнне бакчабызда өлешчә балаларны бинадан эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Хезмәткәрләр ярдәмендә балалар тиз арада киенеп куркыныч янамаган урынга чыктылар. Үзләренең өлгерлекләре, җитезлекләре белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары аерылып тордылар һәм беренчелекне алдылар.

-
Йөзү буенча ярышлар 03.11.2015

3 ноябрь көнне Саба йөзү бассейнында Саба балалар бакчалары арасында балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльләнеп сәламәт яшәү рәвешен алып барырга күнектерү, йөзү буенча иң җитезләрне барлау максатыннан ярышлар үткәрелде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан физик тәрбия бирү тәрбиячесе Аухадиева Нурания Әюповна әзерлегендә Рахматуллин Раяз, Сафина Илзидә,Равилова Илсинә, Галимов Ислам, Ханафиева Гөлсинә, Габдархманов Инсафлар катнаштылар. Ярышларда катнашкан һәр балага медальләр һәм Грамоталар тапшырылды. Киләчәктә нәни спорт сөючеләребезгә унышлар теләп калабыз.
-
Балалар иҗат үзәгендә 02.11.2015 2 ноябрь көнне зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары балалар иҗат үзәгенә бардылар. Балаларны клоуннар каршы алды төрле кызыклы уеннар белән балаларның кәефләрен күтәрделәр. Балалар иҗат үзгендәге җыр, бию, уен кораллары түгәрәкләрендә йөрүче мәктәп балалары осталыкларын күрсәттеләр, матур итеп чыгыш ясадылар. Безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе Аухадиева Нурания Әюповна җитәкчелегендә бүләк итеп җыр алып төштеләр.













