муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Яңа ел белән!!! 25.12.2015

Хөрмәтле әти-әниләр!!!
Сезне, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
Сезгә, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле-мул, тигез тормыш, бәхет, шатлык телибез!!!
Котлы булсын Яңа ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле һәм мул тормышка
Күрсәтсен ул яңа юл.
Яңа ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын!
Сезне, 27 декабрь көнне "Хуш, киләсең Яңа ел!!!" дигән бәйрәм тамашасын карарага көтеп калабыз.
Ясле төркеме - 9.00
Зурлар төркеме - 10.00
2 кечкенәләр төркеме - 11.00
1 кечкенәләр төркеме - 13.00
Мәктәпкә әзерлек төркеме - 14.00
Уртанчылар төркеме - 15.00
-
Хәйләкәр төлке 25.12.2015 Хәйләкәр төлкене без әкиятләрдән, җырлардан, табышмаклардан ишетеп беләбез. Анда ул акыллы, чая, хәйләкәр. Ул бик кызыксынучан. Төлке матур җәнлек, купшы киенгән. Туны җылы, матур һәм калын. Сабаның үзәк урамына хезмәткәрләребез әкияттәге хәйләкәр төлкене чагылдырып әвәләделәр.

-
Яңа елны көткәндә 24.12.2015

Яңа ел бәйрәме якынлашканда ел саен районыбызда оешмаларның биләмәсен матурлау, ямьләндерү буенча конкурс игълан ителә. Быел да бакчабызның хезмәткәрләре бик теләп, тырышып узып баручы 2015 нче елның әдәбият елына багышлануын Г.Тукайның танылган әсәрләре "Су анасы", "Шүрәле", "Акбай", "Кәҗә белән сарык"; А.С. Пушкинның "Алтын әтәч","Алтын балык һәм балыкчы", "Солтан патша", К.И. Чуковскийның "Айболит", "Урланган кояш" әкиятләренә, Сабаның 85 еллыгын, киләсе 2016 нчы елның Су саклау зоналары, киләчәк Кино елын яктыртып күп кенә сыннар ясалды.
-
Крокодил Гена 24.12.2015

Гармун уйныйм мин урамда,
Кем шулай уйный белә?!
Ләкин менә
Туган көннәр
Елга бер генә.
-
Туган көнегез белән! 23.12.2015

Хөрмәтле Миләүшә Корбангалиевна!!! Сезне чын күңелдән иң күркәм бәйрәмегез туган көнегез белән тәбриклибез! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Бөтен гомерегезнене, көчегезне балалар бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлелегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән балалар, әти-әниләрнең, хезмәткәрләрнең күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
Тагын бер ел өстәлсә дә Сезгә,
Ул ел Сезне тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләрегезгә
Гел шат итеп кенә яшәтсен-
Ташламасын Сезне беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен Сезне кайгы-хәсрәт,
Ә йөзегездә булсын куану.
-
Юбилеең белән!!! 22.12.2015

Бүген бакчабызда озак еллар эшләүче Абубакирова Дания Хакимовнаның 55 яшьлек юбилее булып узды. Дания Хакимовнаны котларга Саба районы мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гумерова Луиза Мажитовна килде һәм озак еллар бер урында намуслы хезмәт иткәне өчен Мактау Грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Дания Хакимовна!!!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Монайма еллар үтә дип,
Елмай син - бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күнелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, амьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
-
Саф һава-тәнгә дәва 18.12.2015

Һәр кешенең, балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге.Шул максаттан чыгып балаларны кече яшьтән спорт төрләре белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик культура, спорт белән шөгыльләнергә теләк уяту, балаларда хәрәкәт активлыгына ихтыяҗ формалаштыру, сәламәтлекләренә карата игътибарлык, сак караш тәрбияләү буенча күп кырлы эш алып барыла. Кыш ап-ак җәймәсе белән җир өстен каплагач физик тәрбия бирү җитәкчесе Аухадиева Н.А. зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын чаңгыга алып чыга.Чаңгыда басып тору, йөрү, шуып бару алымнарын өйрәтә. Саф һавада чаңгыда йөрү яшь организымга бик файдалы, чөнки гәүдәнең барлык мускулатурасы, сулыш алу органнары актив хәрәкәттә. Балалар чаңгыга чыгуны көтеп алалар, теләп шөгыльләнәләр.
-
Хайваннар дөньясында 18.12.2015 Балаларны хайваннар, аларның үзенчәлекләре (тышкы билгеләре, яшәү рәвешләре)һәм файдалары турында белемнәрен баету, системалаштыру; зурлыгы, үз-үзләрен тотышларына, тавышларына карап, кыргый һәм йорт хайваннарын аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү; Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар төрләре белән таныштыру; хайваннарга карата сак караш, миһербанлылык тәрбияләү максатыннан 14-18 декабрь көннәрендә "Хайваннар дөньясында" атналыгы үткәрелде. Балалар әзәеп баручы җәнлекләр белән таныштылар, алаларны сакалап калу өчен дәүләт тарафыннан күп кырлы эш алып барылуы аңлатылды. Нинди генә ерткыч-җәнлек булмасын аларны сакларга кирәклеге төшендерелде. Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна җитәкчелегендә "Ак куян, йомшак куян" темасына ябыштыру эшчәнлегендә куян силуэтына мамык ябыштырдылар.

-
Укучылар бездә кунакта 17.12.2015

Бүген бакчабызда гимназиянең 5 Б класс кызлары "Хуш киләсең, Яңа ел!" темасы астында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Кызларның чыгышларын уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җылы кабул иттеләр. Кызларның күмәк биюләре, җырлаулары, нәфис сүзгә оста булулары сокландырды. Сыйныф җитәкчесе Мирасова Алсу Илдусовна, укучы кызларга матур чыгышлары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә тырышып укуларын, уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз! 11.12.2015

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус). Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр. Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр.Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусыл җимешләрен чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар. Кышкы салкын көннәрдә кошлар өчен җимлекләр, оялар элергә кирәк! Кошларны куркытырга, алар бала чыгарганда, ашатканда шауларга, ояларын туздырырга, йомыркаларга, кошчыкларга тияргә ярамый. Тәрбияче Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовна уртанчылар төркеме балаларын кошлар, аларның яшәү рәвеше белән таныштырды.












