муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Әкияттә кунакта 12.02.2016

Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү,балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын арттыру; иҗади сәләтләрен үстерү; әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан икенче кечкенәләр төркеменең әти-әниләр җыелышында балалар тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна белән берлектә рус халкының танылган "Теремкәй", "Төлке, куян һәм әтәч" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Балаларның образга кереп уйнаулары, җәнлекләрнең хәрәкәтләрен килешле тасвирлаулары әти-әниләрне сокландырды. Тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хезмәт сөючәнлек ничек формалаша?" темасына чыгыш ясады. 3-4 яшьлек балалар үз-үзләренә хезмәт күрсәтә белергә - культура гигиена таләпләрен үтәргә, киенә, чишенә, киемнәрен тәртипләп куя белергә тиешлеген аңлатты. Кече яшьтәге балаларга өлкәннәрнең беренчел үрнәк булуларын искәртте. Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.
-
М. Җәлил – халык улы. 08.02.2016

М.Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү; герой-шагыйрьгә карата бәяләмә бирү, аның батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларда патриотик хисләр, Ватанны саклау теләге тәрбияләү максатыннан зурлар төркеме балалары тәрбияче Каюмова Венера Әгълиулловна, Ахметсафина Ләйсән Хазиевна белән берлектә Абрар Каримуллин исемендәге район китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар, китапханә белән таншытырдылар, өлкәннәр, балалар китапханәсе, уку залын күрсәттеләр. Китапханәдә бик күп китаплар саклануын, кирәк чакта алып укып булуы аңлатылды. Китапны сак тотарга кирәклеге төшендерелде. Өлкән китпханәче Шаяхметова Наилә Рәшит кызы балаларны Муса Җәлилгә багышланган стенд, аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды.
-
"Россия - зур дәүләт. Мәскәү башкала" 05.02.2016 Балаларның Россия башкаласы Мәскәү, рус милләте турындагы белемнәрен баету, Россия символикасы турында мәгълүмат бирү; балаларда туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү йөзеннән мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына Хөснулина Гүзәл Габдулхаевна презентация күрсәтте. Йөмгаклау чарасы итеп татар, рус халкының озак еллар бердәм гаилә булып яшәвен тасвирлап бәйрәм үткәрелде. Балалар татар, рус, башкорт халык биюләрен башкардылар.Бәйрәм уеннар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.

-
"Чисталык-зур байлык" 04.02.2016 Беренче кечкенәләр төркеме балалары әти-әниләр җыелышында тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камилевна белән берлектә кунакка килгән Алсуны гигиена күнекмәләренә өйрәтү максатыннан "Чисталык - зур байлык" темасына бердәм белем эшчәнлеге күрсәттеләр. “Нәниләргә культура-гигиеник күнекмәләр өйрәтү” темасына Гилемханова Әнисә Әминовна презентация әзерләде. Балаларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, культура - гигиена күнекмәләрен үзләштерү буенча нинди эш алып барылуы турында аңлатты.

-
"Россия - зур дәүләт" 03.02.2016 "Россия - зур дәүләт" атналыгы кысаларында икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияе Гүзәл Хәмзевна белән берлектә туган якка мәхәббәт тәрбияләү, Татарстан башкаласы Казан турында белемнәрен тирәнәйтү максатыннан Татарстан башкаласы Казанга (презентация ярдәмендә) сәяхәт оештырдылар. Казанның истәлекле, тарихи урыннары, спорт биналары, музейлар, ял итү урыннары белән таныштылар. Казанның матур, чиста, зур шәһәр икәнен билгеләп үттеләр. Татарстанда күп төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәүләре аңлатылды.

-
"Ял итү өчен җәмәгать урыннары" 29.01.2016

Ял итү, җәмәгать урыннары атналыгы барышында II кечкенәләр төркеме балалары, Фатихова Гүзәл Хәмзевна белән берлектә, әвәләү эшчәнлегендә җәнлекләр әвәләделәр. Балалар "цирк" уеннары уйнап күңелле ял иттеләр.
-
Чаңгыда шуабыз! 29.01.2016

Кышның яме саф, салкын һавада рәхәтләнеп уйнап, сәламәтлекне ныгыту да әле ул. Спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары, Аухадиева Нурания Аюповна җитәкчелегендә, төркемнәргә бүленеп чаңгы шуалар. Шулай итеп алар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Конкурс дәвам итә 28.01.2016

Бүген "Балачак" балалар бакчасында "Яшел ут" конкурсы кысаларында тәрбиячебез Сафиуллина Әлфия Камилевна ачык эшчәнлек күрсәтте. Зурлар төркеме балалары белән берлектә Әлфия Камилевна "Юл билгеләре иленә" сәяхәткә бардылар. Юлда очраган Буратиноны үзләре белән алып аны да юл йөрү кагыйдәләренә өйрәттеләр, светофор, юл билгеләре белән таныштырдылар. Эшчәнлек практик эш, үстерешле уеннар белән үрелеп барды. Балаларга юлда хәфев-хәтәрсез, исән-имин йөрер өчен игътибарлы булырга кирәклеге төшендерелде.
-
"Яшел ут" конкурсы 27.01.2016 Бүген бакчабызда "Яшел ут" конкурсының муниципаль этабы башланды. Шәмәрдәннең "Әкият", "Салават күпере", "Теремок", Сабаның "Балалачак" балалар бакчалары тәрбиячеләре балаларны юл өйрү кагыйдәләренә өйрәтү, юлда сак өйрергә күнектерү, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү максатыннан ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Һәр тәрбияче бердәм эшчәнлеккә яхшы әзерлек белән килде. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын кызыксындырып, юл йөрү кагыйдәсе иленә алып керде. Балалар эшчәнлектә теләп катнаштылар, сорауларга тулы җавап биреп, белгәннәре белән уртаклаштылар.

-
Куян кызы бездә кунакта. 26.01.2016 Бүген уртанчылар төркеме әти-әниләр җыелышында тәрбияче Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна балалар белән берлектә Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятенең төп персонажы Куян кызын каршы алдылар. Әкиятнең эчтәлеген сөйләп Куян кызының ни өчен авырып китүен искә төшерделәр һәм аның үзенә, дусларына итек бизәп бүләк иттеләр.













