муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Белегез! 26.11.2015

Әниләрне тыңлагыз,
Рәнҗетмәгез, сөегез!
Җир йөзендә иң кирәкле
Алар - шуны белегез!
-
Бәйрәмнәр дәвам итә. 26.11.2015 Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кадерле Әниләрен, Дәү Әниләрен бәйрәм кичәсенә җыйдылар. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле ул - балаларның чыгышы. Балаларның музыка эшчәнлеге барышында алган хөнәрләрен, осталыкларын концерт номерлары белән әти-әниләргә җиткерү. Бүгенге бәйрәмдә дә җыр, бию, нәфис сүз берсен-берсе алыштырып, уеннар белән аралашып барды. Әниләрнең дә җыр, моңга, биюгә сәләтле булулары, зирәк, тапкыр, спорт белән кызыксынулары уеннар барышында чагылды.

-
Күңелле гөмбәләр 26.11.2015 Бию "Күңелле гөмбәләр" зурлар төркеме балалары.

-
Рус халык биюе. 26.11.2015

Бие әйдә, бие әйдә
Биегәнне күрсеннәр
Баскан җирдә ут чыгара,
Безнең егетләр дисеннәр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары рус халык биюен башкара.
-
Кадерле Әниләребезгә!!! 26.11.2015

Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевна һәм Каюмова Венера Әгълиевна белән берлектә Әниләргә иң матур бүләк роза чәчәген бүләк итеп әзерләделәр.
-
Әнием алтыным - минем иң якыным 25.11.2015

Ана - балага җан өргән, якты дөнья бүләк иткән кеше. Бала өчен ул изгеләрдән-изге җан иясе. Шуңа да бала гомере буена ата-анага бурычлы, аның хакы үлчәнмәгән. Ана баланың шатлыгын да, кайгысын да үз йөрәге аша үткәрә. Ана өчен баланың алтыдагысы да, алтмыштагысы да сабый булып кала...
Бүген бакчабызда Әниләр көне уңаеннан "Әнием алтыным - минем иң якыным" исеме астында бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмдә нәниләр, беренче кечкенәләр, икенче кечкенәләр, уртанчылар төркемнәреннән ике Әни катнашты. Бәйрәм барышында Әниләр үзләре белән таныштырып,яратып эшләгән кул эшләрен тәгъдим иттеләр. Бәйрәм уеннар, икенче кечкенәләр, уртанчылар төркеме балаларының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. Музыка җитәкчеләре Аухадиева Нурания Әюповна, Валиева Диләрә Илдусовна тырышлыгында әзерләнгән җыр, биюләр башкарылды, Әниләргә карата шигырьләр яңгырады. Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна Әниләрне, Дәү Әниләрне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә катнашкан һәр Әнигә Мактау Грамоталары, балаларның үз куллары белән эшләгән бүләкләре тапшырылды.
-
Алтын куллы апалар! 25.11.2015

Әниләр бәйрәме якынлашу уңаеннан "Уңган да соң, булган да соң безнең апаларыбыз" исеме астында бакчабызда эшләүче хезмәткәрләр тырышлыгында кул эшләренә күргәзмә оештырылды. Һәр хезмәткәр элеге күргәзмәдә теләп катнашты. Тегелгән, чигелгән, бәйләнгән; кәгазь, лента, табигать матераллары,бисер һәм башка бие күп төрле материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәдә үз урынын алды.
-
РостОК турниры нәтиҗәләре 20.11.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Сафина Илзидә, Халимова Илиза I-дәрәҗә Диплом, Низамиев Булат, Хайрутдинова Камиля, Зарипова Чулпан II-дәрәҗә Диплом, Равилова Илсинә III-дәрәҗә Дипломнарга ия булдылар. Тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна, Каюмова Венера Аглиевна һәм конкурста катнашучыларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
Беренче кар 20.11.2015

Төн буенча туктамастан,
Тышта ап-ак кар ява,
Капланып кырлар, болыннар,
Җир йөзе ап-аклана.
"Кар явадыр, кыш була!" - дип
Кычкыра бер яшь бала;
Үзен-үзе белми куана,
Кул чаба да шатлана.
Нәҗип Думави
Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна һәм физик тәрбия бирүче тәрбияче Аухадиева Нурания Әюповна белән берлектә саф һавада физик активлыкны үстерүче уеннар ярдәмендә балаларның сәламәтлеген үстерү, ныгыту буенча даими эш алып баралар. Саф һавада булу, хәрәкәтле уеннар уйнау балаларның йөрәк-кан тамырларының, сулыш, мускул һәм организмының бөтен мөһим булган системаларын ныгыта.
-
Аттестация үтү буенча яңа таләпләр. 18.11.2015

Биш елдан биш елга педагогларның квалификацион категорияләрен үстерү максатыннан аттестация үткәрелә. Өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәритовна аттестация үтү таләпләре белән педагогларны таныштыру, шәхси сайтны булдыру, кирәкле документларны әзерләү буенча тәрбиячеләргә аңлату эше алып барды.












