муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Волейбол ярышлары 11.03.2016 9 мартта Саба районы оешмаларында эшләүче хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары башланды. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы ярышта теләп катнаша.

-
Сәламәтлек -зур байлык 09.03.2016

Сәламәтлек -иң зур байлык. Балалар, тәрбиячеләр, һәм ата-аналар да шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү-ныгыту алымнарын, ысулларын яхшы белергә һәм көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашырырга тиешләр. Чыннан да, сәламтлек-кеше бәхетенең нигезе.Без "Шатлык" балалар бакчасында эшләүчеләр, физик тәрбия бирү процессында балаларны төрле яклап кызыксындырырга тырышабыз.Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуын күздә тотабыз. Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әхлаклы итеп үстерү-безнең төп бурычыбыз.
-
Логопед эшчәнлеге 09.03.2016 Валиева Гөлнара Ринатовна уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү өстендә даими эш алып бара. Балаларның сөйләм теле, дөрес сөйләшү күнекмәләрен үстерү, авазларны тиешле дәрәҗәдә әйтергә өйрәтү өчен артикуляцион, бармак гимнастикаларын ясау, игътибарлылыкны, логик фикер йөртүне үстерүче биремнәрне эшләү, тизәйткечләр кабатлау, шигырьләр өйрәнүнең әһәмияте зур булуын билгели.

-
Логопед эшчәнлеге 09.03.2016

Логопедик шөгыльләрдә төп юнәлеш булып түбәндәгеләр тора: балаларның авазларны әйтүдәге кимчелекләрне коррекцияләү, артикуляцион моториканы үстерү, сулыш алуны ныгыту, фонематик ишетү, анализ, синтез, кабул итү сәләтләрен үстерү, актив һәм пассив сүзлек запасын баету. Сөйләмдә дөрес лексик, грамматик категорияләрне формалаштыру. Сузык һәм тартык авазлар белән таныштыру, басма хәрефләрне язарга өйрәтү, балаларның вак кул моторикасының эшчәнлеген ныгыту.
Валиева Гөлнара Ринатовна
-
Теннис түгәрәге 04.03.2016

Балаларны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, спорт белән кызыксынучанлыкларын үстерү йөзеннән районыбызда күп эш алып барыла. Зурлар төркеме балалары атнага бер тапкыр йөзү түгәрәгенә, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары атнага ике тапкыр "Нарат" боз сараена- хоккей түгәрәгенә; район мәдәният йорты спорт залына өстәл теннисы түгәрәгенә йөриләр. Балалар спорт белән теләп шөгыльләнәләр, ярышларда даими катнашып киләләр.
-
“Җырлыйм әнием турында” 04.03.2016 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна, Каюмова Венера Әгълиевна белән берлектә “Җырлыйм әнием турында” исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм "Әнием" композициясе белән башланды, җыр, бию белән үрелеп барды. Балалар әниләргә, дәү әниләргә үзләренең теләкләрен шигьри юллар белән җиткерделәр.

-
8 март белән хөрмәтле хезмәттәшләр!!! 04.03.2016

Бүген бакчабыз хезмәткәрләрен мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Һәркемгә саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, эшләрендә уңышлар теләп калды һәм профсоюз комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Әниемә бүләгем 03.03.2016 Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Хазиевна, Венера Әгълиевна белән берлектә әниләргә 8 Мартка чәчәк бәйләме әзерләделәр.

-
"Әнием күз нурым" 02.03.2016

Көннәр якты булсын өчен
Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен
Әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
Әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк!
Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна, Фәсхиева Гөлгенә Тәлгатовна, музыка җитәкчесе Валиева Диләрә Илдусовна белән берлектә "Әнием күз нурым" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Балалар әниләрне, дәү әниләрне, апа-сеңелләрне котлап җырлар, биюләр, шигырьләр башкардылар. Әниләр "Мультфильнар дөньясы" исеме астында үткән бәйгедә катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар әниләргә үзләре ясаган бүләкләрне тапшырып матур теләкләрен җиткерделәр.
-
"Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" 29.02.2016

29 февраль көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләрләре белән тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна, Фасхиева Гөлгенә Тәлгатовна җитәкчелегендә "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә Адгамовлар, Галимуллиннар,Ахмадуллиннар, Мухамадиевлар гаиләләре катнашты. Катнашучылар ике командага бүленеп җитезелектә, өлгерлектә ярыштылар. Ике очко аерма белән "Очкын" командасы җиңүче булды. Кичәдә катнашкан һәр гаиләгә Макату грамотасы тапшырылды. Кичә балаларның матур биюләре, җырлары, бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды.












