муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Кошларга ашханә 10.12.2015

Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз:
Җимлекләр ясап эләбез,
Кошларны ашатабыз.
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Җимлеккә сез куныгыз,
Көн дə кунак булыгыз.
Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Саматова Ләйлә Исмагиловна белән берлектә кошларга җимлек элделәр.
-
Бездә кышлаучы кошлар 10.12.2015

Балаларда кошларга сакчыл караш мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү; кошлар турында белемнәрен баету, ныгыту, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү, аларга кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату; тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгы), үз-үзләрен тотышларына карап, кышлаучы һәм күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү максатыннан 7-12 декабрь көннәрендә "Бездә кышлаучы кошлар" атналыгы үткәрелә. Атна темасы буенча төркемнәрдә балалар белән күзәтүләр, әңгәмәләр алып барылды. Алган белемнәрен балалар кисеп ябыштыру, рәсемләү, әвәвләү эшчәнлекләрендә кулландылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә кагәзьдән конструкцияләү эшчәндегендә "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ала каргалар ясадылар.
-
Саф һавада уеннар 10.12.2015

Балаларны саф һавага алып чыккач хәрәкәт активлыгын үстерү буенча күп кырлы эш алып барыла. Хәрәкәтле, спорт уеннары, ярышлар, эстафеталар үткәрелә. Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән Нурания Әюповна "Капкага тупны керт", "Самолетлар", "Ябалак һәм кошлар" уеннарын уйнатты. Уеннар барышында балалар тупны төз атуда, җитезлектә көч сынаштылар, игътибарлылык, сигнал буенча хәрәкәт итү күнекмәләре ныгытылды.
-
Ак ефәктәй кыш килде 05.12.2015

Кыш, кар үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү;табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру;кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту;җәнлекләрнең, кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне арттыру;кышкы салкын көннәрнең кошлар, хайваннар, кешеләр өчен иң авыр вакыт булуын ачыклау; балаларны әдәби әсәр аша кышның тасвирланышы белән таныштыру; серле табигать күренешләренә соклану хисләре һәм мәхәббәт уяту; балаларда шигырь юллары аша кышкы табигатькә соклану хисләре, мәхәббәт тәрбияләү;табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү максатыннан 30 ноябрь - 4 декабрь көннәрендә "Ак ефәктәй кыш килде" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шигырь бәйрәме үткәрелде, балаларның ясалган эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Йомшак су, йөгерек су 04.12.2015

Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын.
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын.
Тешләрем тазарсын..
Авызым елмайсын,
Колгым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
Җ.Тәрҗеманов
-
Культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү 04.12.2015 Балаларны пөхтәлеккә, тышкы кыяфәтләрен тәртиптә тотарга күнектерү. Кулларны, битне, колакларны мөстәкыйль рәвештә чиста итеп юарга, сабыннан дөрес файдаланырга; юганнан соң коры итеп сөртенергә, сөлгене урынына элеп куюны ныгыту максатыннан икенче кечкенәләр төркмендә тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна тәрбиячеләр алдында ачык эшчәнлек күрсәтте. Балалар кунакка килгән Алсуны чиста итеп юынырга, сабын, сөлгедән ничек файдаланырга кирәклегенә өйрәттеләр.

-
Кыш 02.12.2015

Кыш. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калган. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга талдылар. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз. Энҗе кар бөртекләре ява башлау белән Яңа елны көтә башлыйбыз. Кыш бабай тәрәзәгә матур – матур бизәкләр ясап куйды. Күптән кышны көткән бала – чага чаналарын тартып урамга чыкты.
Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Хазиевна белән берлектә ярыша, ярыша, бар тырышлыкларын куеп Кар бабай әвәләделәр.
-
Ап-ак карлы кыш килде 02.12.2015

Урамнарга ак мамыктан
Юрган сыра бураннар.
Ай-һай җылы юрган, - диеп
Сөенәләр урамнар.
Декабрь аен һәр бала
Сөенеп көтеп алды.
Кыш бабай капчыгыңа син
Нинди бүләкләр салдын?
Зурлар төркеме балалары кышны ничек сагынуларын кагәзь битендә чагылдырдылар. Тәрбияче Венера Әгълиевна белән берлектә "Ап-ак карлы кыш килде" темасына рәсем ясадылар. Яңа елны көтеп алулары, аны ничек үткәрәчәкләре турында фикер алыштылар.
-
Бер, ике өч - бездә бөтен көч 01.12.2015

Балалар һәр көнне бакчага килүгә беренче хәрәкәтләрен иртәнге гимнастикадан башлыйлар. Иртәнге гимнастика балаларга көч, дәрт өсти, күңел күтәренкелеге тудыра, аппетитларын ача. Балалар иртәнге гимнастиканы физик тәрбия бирүче тәрбияче Нурания Әюповна җитәкчелегендә бик теләп башкаралар, күнегүләрне көйне тыңлап, тигез ясыйлар.
-
Читраттагы педкиңәшмә 30.11.2015 30 ноябрь көнне “ФДББС таләпләре нигезендә балалар бакчаларында үстерешле тирәлекне оештыру” темасына чираттагы педкиңәшмә үткәрелде. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында үстерешле тирәлекне булдыру турында тәрбиячеләр чыгыш ясадылар, презентация карадылар, тема буенча фикер алыштылар.













