муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
1 апрель 01.04.2016

Тәрбиячеләр башкаруында "Җизнәкәй" җыры
-
Уңган әниләр 01.04.2016

-
"Девчата" 01.04.2016

Танец "Девчата" в исполнений педагогов
-
1 апрель - Көлке көне 01.04.2016

1 апрель - Көлке көне - шаярту көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, кәеф өстәп йөри. Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмыйча яшәргә кирәк. Көлү бик файдалы, моны медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп авырулардан саклап кала икән. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.
Бүген бакчабызда 1 апрель - Көлке көнен икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңелле итеп үткәрдек. Кунакк килгән клоуннар Капитошка, Кнопочка һәм Смешинка балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар, фокуслар күрсәттеләр. Балаларны тапкырлыкта, зирәклектә сынадылар, ярышлар үткәрделәр.
-
Көлегез, көлегез - файдасы күп белегез! 01.04.2016

Бүген 1 апрель Көлке көнен бакчабыз хезмәткәрләре "Көлегез, көлегез - файдасы күп белегез!" исеме астында үткәрде. Кичәгә озак еллар шушы коллективта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләребез чакырылды. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна килгән кунакларга изге теләкләрен җиткерде. Һәрвакыт көләч йөзле, шат күңелле, бәхетле булуларын теләде. Бәйрәм кичәсе күңелле уеннар, җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Өлкәннәребез бергә эшләгән чакларын, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр, истәлеккә фотога төштеләр.
-
Лего конструктор 01.04.2016

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге уен. Уен аша балалар тирә-юньне танып беләләр һәм өйрәнгәнне, белгәнне уенда чагылдыралар. Балалар рәсемле кубиклар, контсрукторлар белән кызыйсынып уйныйлар. Лего конструкторлар белән уйнау балаларның логик фикерләү, анализлый белү сәләтен, иҗади, мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерә. Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна лего конструктор ярдәмендә, мавыктыргыч уеннар аша балаларның танып белү, арлаша белү, игътибарлылыкны үстерү өстендә даими эш алып бара.
-
Су - яшәү чыганагы 30.03.2016

"Су - яшәү чыганагы" атналыгы барышында уртанчылар төркеме тәрбиячесе Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна танып белү эшчәнлегендә балаларны табигатьтә су әйләнеше белән таныштырды. Көннәр җылына башлау белән карның эреп суга, кояш нурлары астында җирдәге дымның парга әйләнеп күк йөзенә күтәрелүен, яз, җәй, көз айларында яңгыр булып, кыш көне кар булып явуын аңлатты.
-
"Нәни - китапчыклар" 28.03.2016

Россия күләм "Балалар китаплары атналыгы" барышында районыбыз балалар бакчалары арасында "Нәни-китапчыклар" бәйгесе игълан ителде. Бакчабызның икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләре белән берлектә татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына - 130 ел, Муса Җәлилнең - 110 ел, Саҗидә Сөләймановнаның - 90 ел һәм башка танылган балалар язучыларының әсәрләрен чагылдырып нәни китапчыклар ясадылар. Китапчыкларның һәрберсе үзенчәлекле, матур итеп эшләнгән. Халкыбызның бай әдәби мирасы белән балаларны таныштырып, язучыларга, аларның әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан оештырылган бу бәйгедә катнашучы һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Нәүрүз - мөбарәкбад!!! 24.03.2016

Нәүрүз булгач уеннар
Төрле була, күп була
Җыр-бию, уен-көлке
Һәр жирдә гөрләп тора.
Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү максатыннан бүген бакчабызда “Хуш, киләсең Нәүрүз”- исеме астында бәйрәм үткәрелде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Валиева Диләрә Ильдусовна, Аухадиева Нурания Әюповна, тәрбиячеләр Галиакбарова Алсинә Фаиловна, Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна, Ахметсафина Ләйсән Миннехазиевна, Каюмова Венера Әгълиевна, Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна җитәкчелегендә Кышны озатып, Язны каршы алдылар. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Балалар төрле сынаулар, ярышлар аша Кыш Бабайның Нәүрүзбикәгә торыша алмавын билгеләп, аны яңа Кыш айларында көтеп алачакларын җиткерделәр. Нәүрүзбикә спорт уеннары аша балаларның бердәм, җитез, өлгер булулары, табышмаклар әйтеп тапкыр, зирәк булуларын билгеләде. Киләчәктә елларыбыз тыныч, өстәлләребез мул булып, сау-сәламәт булырга язсын дигән теләкләрен җиткерде.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 23.03.2016

Уеннар һәм ярышлар
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә
Йөрәкләргә көч бирә.
Балаларны спортка тарту; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; хәрәкәт эшчәнлегенең төрле формаларын өйрәнү барышында балаларның хәрәкәтләрен камилләштерү; уеннарда катнашасы килү теләге булдыру; физик күнегүләргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү өстендә Аухадиева Нурания Әюповна даими эш алып бара.












