муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2016

22 июнь–Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган һәм немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган көнне билгеләп үтелә. Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнь иртәсендә Германия илебезгә һөҗүм ясый. Гәрчә, тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, ике арада тынычлык хакында килешү төзелгән булса да. Немецлар авиациясе иң беренче аэродром, тимер юллар, хәрби-диңгез базаларына, хәрби частьлар урнашкан урыннарга һәм күп кенә шәһәрләргә ут ача. СССРга каршы Италия, Венгрия, Финляндия һәм Румыния чыга. Әлеге сугыш тарихта иң зур вакыйгаларның берсе буларак кереп калып, Икенче бөтендөнья Ватан сугышы исемен ала. Сугышка илебезнең бар халкы: яше-карты, ир-егетләр, хатын-кызлар күтәрелә. Авылларда, шәһәрләрдә бар эш хатын-кызларга, балаларга, яшүсмерләргә, өлкәннәргә кала. Ачлык-ялангачлык, кайгы-хәсрәт һәр йортның ишеген шакый, бары бик бәхетлеләр генә үз якыннарын сугыштан каршы алуга ирешәләр. Татарстан районнары, шул исәптән безнең район да әлеге сугышта үз өлешен кертә. Районыбыздан чыккан Геройлар, батырлар исемлеге моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый.
Һәр елны 22 июнь көнне батыр каһарманнарыбызны искә алып уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәңгелек утка, билгесез солдат һәйкәленә экскурсия оештырыла. Сугыш кырында ятып калган каһарманнарыбыз бер минутлык тынлык белән искә алына, чәчәкләр куела. Илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән, якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора. Без аларны онытмаска, буыннан-буыннарга җиткерә барырга бурычлыбыз.
-
Бездә спорт бәйрәме! 21.06.2016

Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим. Бакчабызда балаларга сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш барабыз. Безнең бакчабызда да шушы уңайдан спорт бәйрәме уздырылды, балалар велосипедта узыштылар, йөгерүдә, сикерүдә ярыштылар.
-
Хәрәкәттә -бәрәкәт 21.06.2016

Саулыгың бит үз кулыңда,
Чыгарма тик исеңнән.
Һәрчак хәрәкәттә булып
Яшә, эшлә бүгеннән.
Шул максатны алга куеп
Без үсәбез гөр килеп,
Һәр нәрсәдән ямь табабыз,
Яшибез җаен белеп.
Әле менә рәхәтләнеп,
Туп тибәбез яланда.
Кемдер җиңә, кем җиңелә,
Үпкәләү юк алай да.
Сөенеп көтеп алабыз
Һәрчак физкультураны...
Ныгытабыз сөякләрне,
Һәм мускулатураны.
Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевна белән берлектә ярышлар, уен-эстафета оештырдылар. Балалар ике командага бүленеп ярыштылар, узыштылар, көне буена җитәрлек энергия тупладылар.
-
Саф һавада уеннар 20.06.2016

Уен чыныктыра, тәрбияли, өйрәтә, уен баланы рухи яктан үстерә. Балалар бакчасына килүнең беренче минутыннан алып тантаналы чыгарылыш кичәсенә кадәр бала белән төрле уеннар уйнала. Кечкенәләр өчен тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә аннан да яхшырак ысул әлегә уйлап табылмаган. Уен – һәр баланың табигый шөгыле. Ул баланы тирә-юнь белән таныштыра, танып белү эшчәнлегенә юл ача, аның физик һәм акыл ягыннан үсешенә уңай йогынты ясый. Ә иң мөһиме: уен баланы иптәшләре белән аралашырга күнектерә. Бакчабызда "Сәламәтлек көне" уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Аухадиева Нурания Әюповна белән берлектә спорт мәйданчыгында уйнап ял иттеләр. Спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә файдасы зур булуын, көчле, җитез булыр өчен даими шөгыльләнергә кирәклеген билгеләп үттеләр, ярышлар үткәрделәр.
-
Бездә бүген - Сабантуй! 16.06.2016

Бүген бездә сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Бүген бакчабызда балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, үзара дуслашу һәм берләштерү, уеннар аша сөйләм телен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, милли спорт уеннарына кызыксыну уяту максатыннан Сабантуй үткәрдек. Сабантуйда балалар үзара су ташу, капчык киеп сикерү, аркан тарту, чүлмәк вату, йомырка тотып йөгерү уеннарында ярыштылар. Малайлар көрәштә көч сынаштылар. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары велосипед та узыштылар. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.
-
Күңелле дә соң Сабантуйлары 16.06.2016

Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабан туй бүген бездә!
Җилферди чиккән сөлгеләр.
Бүләкләр – күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә!
-
Сабантуй мизгелләре 16.06.2016

Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
-
Сабантуй мизгелләре 16.06.2016

Билгә сөлге салабыз да
Көрәшергә чыгабыз.
Әле батыр булмасак та,
Үскәч чынлап егарбыз.
-
Саф һава-тәнгә дәва 15.06.2016

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.Саф һавада уеннар вакытында, табигать күренешләре, ел фасылындагы үзгәрешләр, хайваннар һәм кошлар тормышы белән таныштыру да уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, “Урманга барабыз”, “Гөмбә, җиләк җыябыз”, “Тауга менү”, “Кар шарчыклары”, ”Яфраклар”, “Очты-очты” һәм башка уеннар уйнарга була. Уеннар вакытында физик сыйфатларны үстерү, ныгыту бара; тәннең мускулатурасын, өске һәм аскы сөяк аппаратының көчен арттыру, хәрәкәт координациясенең үсешен таэмин итү тормышка ашырыла.
-
Мәрхәмәтле бул! 15.06.2016

Бүгенге көн бакчабызда "Мәрхәмәтле бул!" дигән исем астында үтте. Балаларга өлкәннәргә, кечеләргә, дусларга карата мәрхәмәтле булырга, аларга ярдәмләшергә, булышырга кирәклеге аңлатылды. Сюжетлы рәсемнәр ярдәмендә балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, матур әдәбият укылды.












