муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
9 май - Җиңү көне 06.05.2016

Дөньяны яктыртып,
Кояшлы Май килә
Йөзләрне балкытып,
Урамда Май көлә!
Һәммәбез сагынып
Көттек Май килүне-
Китерә ул безгә
Иң Бөек Җиңүне!
Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Аухадиева Нурания Әюповна, Валиева Диләрә Илдусовна җитәкчелегендә "9 май - Бөек Җиңү көне" исеме астында бәйрәм иртәсе уздырдылар. Бәйрәмдә балалар Бөек Җиңү көненә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Сугыш кырында ятып калган батырларны минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Булачак солдатлар! 06.05.2016

Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә торган…
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына,
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
Зурлар төркеме малайлары башкаруында моряклар биюе.
-
Мәңгелек ут янында 05.05.2016 Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Ләйсән Хаҗиевна, Венера Әгълиулловна, Алсинә Фаиловна белән берлектә билгесез солдат һәйкәле, мәңгелек ут янына экскурсиягә бардылар. Бөек Ватан сугышында хәлак булган Советлар Союзы Геройлары, солдатларны искә алдылар. Аларның батырлыклары турында сөйләделәр.

-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә! 30.04.2016

Бүген бакчабызда "Габдулла Тукай безнең күңелләрдә!" исеме астында гомуми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна балалар бакчасының уку елында алып барган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, унышлары белән таныштырды. Өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәритовна "Габдулла Тукай әсәрләренең тәрбияви асылы" темасына чыгыш ясады. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары чыгышында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар Габдулла Тукай иҗат иткән шигырьләр, әкиятләрне сәхнәләштерделәр, җырлар, биюләр башкардылар.
-
Г.Тукай "Кызыклы шәкерт" 30.04.2016 Зурлар төркеменнән Нургалиев Илфат, Шаяхметова Арина башкаруында Г.Гукай "Кызыклы шәкерт"

-
Г. Тукай "Эш беткәч уйнарга ярый" 30.04.2016

Зурлар төркеменнән Асадуллин Рим, Габдракипова Алсу, Хабирова Азиза, Идрисов Ранилләр башкаруында Г.Тукай "эш беткәч уйнарга ярый"
-
"Мин Тукайны укыйм!" конкурсы 27.04.2016 Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган район күләм "Мин Тукайны укыйм!" дип исемләнгән видео-бәйгедә безнең "Шатлык" балалар бакчасыннан Халимова Илиза, Зарипова Чулпан "Бала белән күбәләк" шигырен инглиз телендә башкарып икенче урынны яуладылар. 26 апрель көнне район мәдәният бүлеге, Ш. Биктимеров исемендәге мәдәният йорты һәм А.Каримуллин исмендәге район үзәк китапханәсе Г.Тукайның туган көне уңаеннан үткәрелгән чарада чыгыш ясадылар һәм Грамота белән бүләкләнделәр.

-
Габдулла Тукай туган көн! 26.04.2016 Бүген бакчабызда татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан бәйрәм иртәсе уздырылды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Г.Тукайның "Гали белән кәҗә", "Кызыклы шәкерт", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бала белән күбәләк", "Сандугач белән Фатыйма", "Шаян песи" шигырьләрен сәхнәләштерделәр. "Бәйрәм бүген", "Туган авыл", "Туган тел" җырларын, Г.Тукайга багышланган шигырләр башкардылар. Балаларның яратып тыңлый торган әкиятләр, шигырьләр, мәсәлләр буенча викторина үткәрелде. Г.Тукайның әсәрләренә багышлап ясалган күргәзмә белән таныштылар.

-
Туган җиребез чиста булсын! 25.04.2016 "Туган җиребез чиста булсын!" акциясе астында зурлар төркеме балалары тәрбияче Каюмова Венера Әгълиевна белән берлектә Келтер, Кәли чишмәләренә экскурия оештырып чишмә тирәләрен чүп-чардан арындырдылар. Тирә-юньне, бигрәк тә сулыкларны чиста тотарга кирәклеге балаларга төшендерелде. Табигатькә сак караш, экологик культура тәрбия бирү буенча эш алып барылды.

-
Вятские выкрутасы 25.04.2016 24 апреля в г. Вятские Поляны проходил Межрегиональный хореографический конкурс "Вятские выкрутасы" имени Н.В.Худыны, в котором участвовал коллектив нашего детского сада "Бэхетле балачак" с композициями "Небо", "Дружба нардов" и вознаграждены Диплом. После выступления дети посетили кукольный театр, планетарий. Администрация детского сада объявляет благодарность музыкальным руководителям Аухадиевой Н.А., Валиевой Д.И., старшему воспитателю Нурисламовой М.Ф., воспитателям Галиакбаровой А.Ф. Хуснулиной Г.Г., сопровождавшим в поездке родителям Сафиной , Динмухаметовой Г.,Габдрахмановой Р.













