муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Урман - безнең байлыгыбыз! 23.04.2016

Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату; урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү; сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру; Татарстан җирлегендә үсә торган урман үсемлекләре турында белемнәрен камилләштерү. Балаларда игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү; табигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен үстерү максатыннан "Урман-җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналыгы барышында "Урман - безнең байлыгыбыз", "Урман - күп катлы йорт", "Урманнарны саклыйк" темаларына презентацияләр күрсәтелде. Җиребезне саф һава тәэмин итеп торучы агачларны сакларга кирәклеге төшендерелде. Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Саматова Ләйлә Исмәгыйлевна белән берлектә бердәм эшчәнлек барышында "Кызыл китапка кергән үсемлекләр" турында сөйләштеләр һәм кыңгырау чәчәген ясадылар.
-
Безнең бакчабызда өмә! 21.04.2016

Яз җитеп, бар тирә-юнь кардан арыну белән чисталык ике айлыгы игълан ителде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бу чарадан читтә калмады. Өмә оештырып биләмәне көз көне көелган яфраклардан чистарттылар. Әти-әниләр, хезмәттәшләр тырышылыгында эшләнгән әкият геройларын урнаштырып куйдылар.
-
Без Габдулла Тукай оныклары! 14.04.2016

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан районыбызда күп чаралар үткәрелә. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевна, Каюмова Венера Аглиулловналар белән Саба районы Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәнең даими кунаклары. Г. Тукайның иҗатына багышланып үткәрелгән әдәби музыкаль чарада балалар теләп катнаштылар. Таныш әкият геройлары балаларны серле әкият иленә алып кеределәр һәм Г.Тукайның тормыш юлын искә алып, аның танылган әсәрләрен рольләргә кереп башкардылар. Г.Тукайның тәрбияви эчтәлекле әсәрләре балаларны тәртипле, итәгатьле, эш сөючән булырга өнди. Табигатьнең, тирә-юньнең матурлыгын күрә белергә өйрәтә, туган якка, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли. Китапханә хезмәткәрләренә шушындый кызыклы, бай эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
12 апрель - Космонавтика көне 13.04.2016

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә(сәгатенә 25 мең чакрым) 108 минут эчендә Җирне урап чыкты. Шул көннән башлап 12 апрель көне ел саен Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә. "Галәм киңлекләре" атналыгы барышында балаларда беренче очучы Ю.Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү; галәм турындагы белемнәрен системалаштыру; Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту; Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру; тирә-юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле актив, иҗади шәһес тәрбияләү буенча эш алып барыла. 12 апрель көнне мәктәпкә әзерлек, зурлар, уртанчылар төркеме балаларына Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна "108 минут" темасына презентация күрсәтте һәм галәм, беренче очучылар, аларның түзем, кыю, батыр булулары турында сөйләде.
-
Галәм киңлекләре 13.04.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Каюмова Венера Әгълиевна белән берлектә "Без космоста" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге барышында кешеләрнең элек-электән галәм белән кызыксынуларын, аны өйрәнүләрен билгеләп үттеләр. Планета, йөлдызлар, галәм, космонавтлар турында фикер алыштылар. Алган белемнәрен рәсемдә чагылдырдылар.
-
Юрий Алексеевич Гагарин - беренче космонавт 13.04.2016

Кеше Галәмдә! Галәмдә кеше!
Тышта яз иде
Күкләр зәп – зәңгәр.
Таралды кинәт
Шатлыклы хәбәр.
Кеше Галәмдә!
Бу нинди яхшы
Димәк, ул аның
Ишеген ачты.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бердәм эшчәнлектән тыш вакытта плакатлар ярдәмендә галәм, күк җисемнәре, космонавтлар, беренче хатын-кыз очучы Валентина Владимировна Терешкова, галим Константин Эдуардович Циалковский, конструктор Королев Сергей Павлович турында фикер алыштылар.
-
Нәни йолдызлар 11.04.2016

8 апрель көнне Ш.Биктимеров исемендәге мәдәният йортында Сабаның 6 балалар бакчасы балалары тырышлыгында концерт булды. Балалар зур сәхнәдә җыр, бию, нәфис сүз белән чыгыш ясадылар. Безнең "Шатлык" балалар бакчасынан Галиакбарова Мәрьям "Туган ягым - гүзәл Саба ягы", Каримова Әминә "Я нарисую счастье" җырларын; Халимова Илиза, Хайрутдинова Камилә, Нигматзянова Амелия "Туган ягым - Саба ягы" шигырен туган телебез татар телендә; Халимова Илиза, Зарипова Чулпан Г.Тукайның "Бала белән күбәләк" шигырен инглиз телендә башкардылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар, рус, грузин, үзбәк, кытай халык биюләрен чагылдырып "Халыклар дуслыгы" биюен башкардылар. Нәни йолдызларның матур чыгышы һәркемгә хуш килде, зал көчле алкышларга күмелде. Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрәфиев Таһир Габдрахманович балаларның искиткеч матур чыгыш ясауларын билегләп үтте. Шушындый концертны әзерләгән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Музыка җитәкчеләре Аухадиева Нурания Әюповна,Валиева Диләрә Илдусовналарга Рәхмәт Хаты, һәр бакчага бүләк итеп сертификат тапшырылды.
-
Г.Тукай әсәрләре безнең рәсемнәрдә 11.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан бакчабызда балалар рәсемнәренә күргәзмә оештырылды. Габулла Тукайның яратылып укылучы "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләре, "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә", "Эш беткәч уйнарга ярый" һәм башка бик күп әсәрләре геройларын балалар рәсемнәрдә чагылдырды.
-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә! 11.04.2016 Сөекле шагыйребез Г.Тукай калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз.Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Г.Тукайның кайсы гына әсәрен алсаң да, анда әхлак, тәрбия, туган телгә, туган якка, аның мәһабәт, гүзәл табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максаты куелган. Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан аның әсәрләренә кызыксыну арттыру максатыннан әти-әниләр һәм тәрбиячеләр арасында кул эшләренә күргәзмә оештырылды. Табигать материалларынан эшләнгән паннолар күргәзмәдәүз үз урыннарын алдылар. Күргәзмәдә катнашучы һәркем иҗади якын килеп, зәвык белән эшләгән.

-
Куркынычсызлык. Уттан саклан. 07.04.2016 "Куркынычсызлык. Уттан сак бул!" атналыгы барышында балаларга кече яшьтән ут-күздән, янгын, ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга кирәклеген төшендерү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан күп кырлы эш алып барылды. "Электр җиһазлары", "Шырпы уенчык түгел!", "Ут-дус, ут-дошман" темаларына презентацияләр күрсәтелде."Янгын чыга калса нишләргә?", "Янгынны сүндерү чаралары" темаларына әңгәмәләр үткәрелде. Янгын сүндерүченең хезмәте белән балаларны таныштыру өстендә эш алып барылды. Янгын сүндерүче кыю, батыр, җитез, өлгер булырга тиешлеге аңлатылды. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевна белән берлектә "Янгын сүндерүчеләр" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге барышында янгын сүндерүчәрнең махсус кием киеп эшләүләрен, төтеннән саклану өчен противогаз киюләрен аңлатты.













