муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Ак алъяпкыч - бизәкле 20.01.2017

Ак алъяпкыч челтәрле
Күкрәкчәсе бизәкле.
Каплавычы бизәкле,
Кырыйлатып чигүле.
Чигүләре бик ямьле.
Алъяпкычның бизәге
Әллә кайдан күренә
Матур лалә чәчәк төшкән
Бик ошады үземә.
Балаларда татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, татар халкының милли бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү максатыннан бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Фасхиева Г.Т. белән берлектә кисеп-ябыштыру эшчәнлеге барашында алъяпкыч бизәделәр.
-
"Тәрбияче - 2017" бәйгесе 20.01.2017

Бүген Шәмәрдәннең "Әкият" балалар бакчасында "Тәрбияче - 2017" бәйгесенең икенче этабы үткәрелде. Рус телен өйрәтүче тәрбияче Галиакбарова Алсинә Фаиловна "Кышкы әкият" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге белән катнашты. Украин халык әкияте "Бияләй" не сәхнәлештереп балаларның әкият геройлары образларын чагылдырып уйный белү, аралашу күнекмәләрен ныгытты һәм һәр җәнлеккә мамык таякчыларыннан өй ясап һәр тереклек иясенең яшәү урыны булырга тиешлеге аңлатылды. Балалар кызыксынып әкиятне сәхнәләштерделәр һәр җәнлеккә өй ясадылар. Киләчәктә Алсинә Фаиловнага уңышлар теләп калабыз.
-
"Сәламәтлегең-синең байлыгың" 19.01.2017 Бүген бакчабызда "Сәламәтлегең - синең байлыгың!" акциясе кысаларында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашында флешмоб үткәрелде. Хәрәкәттә-бәрәкәт икәнен нәни дусларыбыз яхшы беләләр, һәрдаим шөгыльләнеп хәрәкәт активлыгын үстерәләр. Сәламәт булыйк!

-
Әбиемнең серле сандыгы 16.01.2017 Бүген уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге "Әбиемнең серле сандыгы" темасына багышланды. Балалар серле сандык эченнән чыккан татар милли киемнәре, татар халкының кул эшләре белән таныштылар. "Түбәтәй" уенында балалар теләп катнаштылар. Ахырдан кунакка килгән татар малае һәм кызына татар орнаменты белән бизәлгән бияләйләр бүләк иттеләр.

-
Искечә яңа елны каршылаганда 13.01.2017

Беренче кечкенәләр төркемендә Сафиуллина Ә.К. искечә яңа елны каршылау, балаларның күңелләрен күтәрү, шатлык хисе уяту максатыннан басып бизәк төшерү ысулы белән чыршы бизәделәр.
-
Саф һава - тәнгә дәва 12.01.2017

Саф һавада булу, саф һавада уеннар оештыру балаларның сәламәтлекләренә йогынтысы зур. Шуңа күрә саф һавага чыгу, тирә – юньне күзәтү, хәрәкәтле уеннар үткәрү көндәлек оештырыла. Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Әнисә Әминовна белән берлектә кышкы табигатьнең матурлыгын, көннең җылы, җилсез булуын күзәтеләр, “Песи һәм тычкан” уенын уйнадылар.
-
Чаңгы, чана, тимераяк – безнең иң якын дуслар. 12.01.2017

Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.
(Г. Зәйнашева)
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Аухадиева Н.Ә. белән берлектә чаңгыга чыктылар. Чаңгыда йөрү күнекмәләрен кабатладылар.
-
Кошлар - безнең дуслар! 12.01.2017

Бүген беренче кечкенәләре төркемендә тәрбияче Сафиуллина Ә.К.балаларның кошлар турында күзаллауларын баету, күзәтүчәнлек, игътибарлылыкларын үстерү, кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү, кышын аларны тукландырырга, җимлек ясарга кирәклеген төшендерү максатыннан "Җимлек янында" темасына танып-белү эшчәнлеге үткәрде. Эшчәнлек барышында Әлфия Камилевнаның сорауларына балалар теләп җавап бирделәр, үз фикерләрен җиткерделәр, кошларга җим салдылар.
-
Кышкы күңел ачулар. Балаларның кышкы уеннары. 11.01.2017 Кыш, кар үзенчәлекләре, кышыкы спорт уеннары турында балаларның белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү; балаларда күтәренке кәеф, шатлык хисләре булдыру;күңел ачуларда катнашасы килү теләге уяту;балаларны күңел ачуларга хәзерлек эшләрендә катнаштыру, бергәләп эшләгән эш нәтиҗәләрен күреп сөенү, эшчәнлектә үзара дустанә мөнәсәбәт, бер-берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү; балаларның таныш булган вакыйгалар турында тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан 9-13 январь көннәрендә "Кышкы күңел ачулар. Балаларның кышкы уеннары" темасы астында үткәрелә. Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче Саматова Л.И. белән кышкы ял көннәрен ничек үткәрүләре, кайда ял итүләре, нинди спорт төрләре белән шогыльләнүләре турында сөйләделәр. Бергә-бергә кар бабай әвәләүләрен искә төшереп аны рәсемдә чагылдырдылар.

-
Инструктаж по антитеррористической безопасности и защите персонала и воспитанников образовательного учреждения 30.12.2016 Сегодня заведующий нашего МБДОУ Исрафилова М.К. провела инструктаж и детально провела разъяснительную работу, направленную на повышение организованности и бдительности, готовности к действиям в чрезвычайных ситуациях, укрепления взаимодействия с правоохранительными органами.













