муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Өстәл теннисы ярышы 31.03.2017

Балаларны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, хәрәкәт активлыгын, спорт белән шөгыльләнүләрен үстерү өстендә районыбызда күп кырлы эш алып барыла. Балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар өчен өстәл теннисы, йөзү, хөккей, фигуралы шуу түгәрәкләре эшләп килә. Бүген "Шатлык", "Кыңгырау", "Шоколад" балалар бакчаларының өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче командалары арасында ярыш үткәрелде. Балалар җитезлеккә, өлгерлеккә, түземлелеккә күнегүләр эшләделәр, үзара көч сынаштылар, ярыштылар. Физик тәрбия бирүче Аухадиева Н.А. җитәкчелегендәге "Шатлык" командасы өченче урынны яулап кайтты. Ярышта катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар телибез.
-
Янгын куркынычсызлыгы 31.03.2017

Әй, балалар!
Сез дә шулай
Ут белән уйнамагыз!
Шуклык эзсез узар, диеп,
Һичкайчан уйламагыз!
Янгын куркынычсызлыгы, янгынны булдырмый калу, янгынны сүндерү ысуллары, янгын чыга калган очракта ниләр эшләргә кирәклеге буенча балалар белән даими эш алып барыла. Ләйсән Хазиевна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Ут - дус, ут - дошман" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үткәрде.
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан. 29.03.2017

Бу атнада бакчабызда балаларны б/бакчасында үз-үзләрен тотуның иң гади кагыйдәләре белән таныштыру; тормышта була торган куркыныч чыганаклары турында беренчел күзаллаулар булдыру, балаларны тормышта яңа, алар өчен гадәти булмаган очракларда, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү; балаларның б/бакчасында, өйдә, җәмәгать урын-нарында үз-үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен үти белүләрен ныгыту; башкалардан да бу кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итәргә өйрәтү; кирәк булган очракта, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәтү. Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту өстендә эш алып барыла.
Бүген зурлар төркемендә тәбияче Фасхиева Г.Т. интегральләшкән белем бирү эшчәнлеген "Шырпы уенчык түгел" исеме астында алып барды. Эшчәнлек барышында балалар янгынны булдырмый калу, чыга калса ни эшләргә икәнен искә төшерделәр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча рәсем ясадылар.
-
Региональный семинар педагогов 28.03.2017

Сегодня на базе МБДОУ "Балтасинский детский сад №5 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района РТ провели региональный практический семинар на тему: "Профилактика детского дорожно - транспортного травматизма в условиях реализации ФГОС". Из нашего детского сада на семинаре участвовала Нурисламова М.Ф. Педагоги Балтасинского детского сада №5 показали образовательную деятельность на тему "На улице Балтаси", "Веселое путешествие", музыкально-театрализованное представление "Безопасный перекресток". Ознакомили гостей с организацией работы ДОУ по обучению детей ПДД.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 24.03.2017

Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балаларны Нәүрүз бәйрәме, язгы табигать, андагы булган үзгәрешләрбелән таныштыруны дәвам итү, халкыбызның милли гореф- гадәтләрен искә төшерү максатыннан бүген бакчабызда язны каршылау - Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Кыш бабайны озатып, Яз кызын каршы алдылар. Язга багышлап җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ярыш, уеннар белән үрелеп барды. Балалар шат, күтәренке рухта төркемнәргә карга боткасы ашарга таралыштылар.
-
"Созвездие-Йолдызлык - 2017" 24.03.2017

Кичә Зур Әтнәдә балалар арасында "Созвездие-Йолдызлык - 2017" фестивале булып узды. Музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. җитәкчелегендә безнең "Шатлык" балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеменнән Галиакбарова Мәрьям "Вокал-соло" номинациясендә "Зимняя сказка" җыры белән чыгыш ясады. Биюче кызларыбыз: Ханафиева Гөлсинә, Шакирова Назлы, Гиззатуллина Әдилә, Шакирзянова Әдилә, Абдуллина Азалия, Мирасова Зилә аның номерын үзләренең матур чыгышлары белән бизәделәр. Балалар яхшы гына чыгыш ясап кайттылар, киләчәктә аларга зур уңышлар теләп калабыз.
-
Хезмәт тәрбиясе 23.03.2017

В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала. Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбия йомшартысе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән берлектә табигать почмагында даими эш алып баралар.Гөлләрнең тузаннарын сөртеп, төбен йөмшарталар, су сибәләр. Табигать почмагында булган ташбакалар, попугайлар, балыкларны да ашатып, асларын чистартып, суларын алыштыруда булышалар. Бүген балалар суган утырттылар.
-
Транспорт төрләрен өйрәнәбез! 22.03.2017

Балаларны транспорт төрләре, транспорт йөртүчеләр хезмәте белән таныштыруны дәвам итү (җир, су, һава, тимер юл, шәһәр транспорты. Транспорт турында күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан 20-24 март көннәрендә "Транспорт төрләре" атналыгы үткәрелә. Беренче кечкенәләр төркемендә Әлфия Камилевна балаларны йөк машинасы белән таныштырды. Йөк машинасының ни өчен кирәк булуын, анын нинди өлешләрдән торуын аңлатты.
-
Мәктәпкә әзерлек 21.03.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Рус телен өйрәтүче Галиакбарова А.Ф. "Авыл, шәһәр" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәтте. Эшчәнлек барышында балаларның "Транспорт", "Юл билгеләре", "Кыргый һәм йорт хайваннары", "Җиләк-җимеш, яшелчә", "Авыл, шәһәр", "Уенчыклар" темалары буенча белемнәре чагылды. Балаларның сорауларны тыңлап, аңлап русча тулы итеп җавап бирүләре, үзләре сорау биреп әңгәмәдә катнаша, рәсем буенча сөйли беләлүре күренде. Җыелышның икенче өлешендә Миләүшә Корбангалиевна балаларның унышлары белән таныштырды. Миләүшә Фәритовна балаларның мәктәпкә әзерлеге буенча анализ ясады. Авазлар өйрәнү, логик фикерләү сәләтен, математик күзаллауны үстерү, сөйләм телен үстерү, рус телен инглиз телен өйрәтү буенча даими , системалы эш алып барылуын аңлатты.
-
Китапханәгә экскурсия 21.03.2017

21 март көнне МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары А.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәгә экскурсиягә бардылар. Гарипова Алия Мөхәмәтнур кызы “Су яшәү - чыганагы” темасына әңгәмә үткәрде. Табигатьтә су барлык терлек ияләренә кирәк булуын, елга, күл, диңгез, океаннарны пычратмыйча, чиста тотарга кирәклеген аңлатты. Г.Тукайның “Су анасы” әкиятенә мультфильм күрсәтелде. Балаларга журналлар, китаплар, энциклопедияләр тәкъдим ителде.












