муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Музыка эшчәнлегендә 24.05.2017 Балаларны кече яшьтән көйне тыңлап хәрәкәтләнергә, җырлый, бии белергә күнектерү өстендә эш музыка эшчәнлеге вакытында алып барыла. Музыка эшчәнлеге атнага ике тапкыр һәр төркемдә үткәрелә. Музыка җитәкчеләре Аухадиева Н.Ә., Валиева Д.И. балаларны татар, рус халык бию, җырлары белән таныштыралар, матур итеп башкарырга өйрәтәләр.

-
"Живые сказки" 24.05.2017

Сегодня на базе нашего детского сада прошла апробация модулей онлайн-школы по русскому языку по проекту "Живые сказки". В апробации участвовали 5 воспитанников второй младшей группы. Апробацию провела воспитатель по обучению русскому языку Галиакбарова Альсина Фаиловна. Дети с интересом слушали сказку и выполняли задания. На вопросы отвечали индивидуально, называли свои имена. Все дети приняли в апробации активное участие.
-
"Мин - имин юллар өчен!" 21.05.2017

Юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча районыбыз балалар бакчаларында бердәм белем бирү эшчәнлеге, экскурсиядә күзәтүләр, шөгыльдән тыш вакытларда даими эш алып барыла. Балалар, әти-әниләр, педагоглар район күләм үткәрелүче "Мин - имин юллар өчен!" рәсем конкурсында катнашып киләләр һәм урыннар алып сөендерәләр. Бу уку елында зурлар төркеменнән Ахтямзянов Артур, Тимергалиева Лианалар "Мин һәм әти-әни" номинациясендә җинеп беренче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә Грамота, конкурста катнашкан һәр балага Рәхмәт хаты тапшырылды. Конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә иҗади уңышлыр теләп калабыз.
-
Гаилә бәйрәме! 19.05.2017

Гаилә... Бәхет... Бу сүзләр - синонимнар. Гаилә... Шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз. Гаилә - бәхет. Бу үзенә күрә бер закончалык, чөнки гаилә бәхетле булганда гына аяз күктә кояш елмая һәм ул, нурларын бөркеп, кешеләр йөзендә бәхет чаткылары уята ала.
Бүген уртанчылар төркемендә "Гаилә бәйрәме" кичәсе үткәрелде. Балалар тәрбияче Гүзәл Хәмзевна, музыка җитәкчесе Диләрә Ильдусовна тырышлыгында рус халык әкияте "Йомры икмәк", С.Я. Маршакның "Нәни тычкан кыйссасы" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Әти-әниләр белән интеллектуаль уеннар, ярышлар оештырылды. Һәр гаиләнең бердәм, дус-тату булуы уеннар барышында чагылды. Әти-әниләр бер-берсе өчен көч биреп тордылар. Кичә балалар һәм әти-әниләрнең татар халкының гимны "И туган тел" җырын бергә башкарулары белән тәмамланды.
-
"Звездочка в ладошке" 18.05.2017 Воспитанники подготовительной группы нашего детского сада приняли участие во Всероссийском дистанционном конкурсе «Звездочка в ладошке». Этот конкурс включает комплекс творческих заданий, которые стимулируют творческую инициативу, побуждают к принятию нестандартных решений. Конкурс состоял из 10 заданий творческого характера. Некоторые из них были рассчитаны на совместное выполнение с родителями, что дало дополнительную возможность объединить родителей, детей и педагогов. Кураторами и помощниками наших конкурсантов стали воспитатели Ахметсафина Л.Х. и Каюмова В.А. Итоги конкурса подведены. Каждый ребенок набрал определенное количество баллов и получил грамоту. Благодарственные письма получили родители и педагоги, которые помогали и оформляли работы. Мы поздравляем всех участников и желаем творческой энергии и успехов в учебе!

-
Мин бәхетле гаиләм белән! 16.05.2017

Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен әти-әнием белән!
Татулык - гаиләбез нигезе!
Әби-бабам иң кадерле кеше!
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен туганнарым белән!
Нәселебез дәвамчысы - мин, беләм!
Горурланам гаиләм белән!
Нурзия Мирхазова
Зурлар төркеме балалары "Мин бәхетле гаиләм белән!" темасына интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар үз гаиләсе, турында сөйләп иптәшләрен таныштырды. Әти-әниләренең кайда кем булып эшләүләрен, ял көннәрен ничек уздыруларын сөйләделәр. Балалар дус - тату гаиләләрен рәсемдә чагылдырдылар.
-
"Язучыларыбыз иҗаты" 16.05.2017

Язучылар (А.Алиш, Р.Миңнуллин һ.б.) әсәрләренә кызыксыну уяту, аларның әкиятләре, хикәяләре, шигырьләре аша балаларда уңай, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.Язучыларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү; язучыларның китаплары һәм иллюстрацияләре аша әсәрләрен искә төшерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү; язучыларга карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан 15-19 май көннәрендә "Язучыларыбыз иҗаты" атналыгы үткәрелде. Зурлар төркемендә практика узучы Ләлә Вахитовна Роберт Миңнуллиинның "Камка" шигырен укып таныштырды. Камканың табигатьтә нинди урын алып торуын, нинди файда китерүен аңлатты. Әстерхән чикләвеге кабыгы, пластилин кулланып камка ясарга өйрәтте.
-
15 май - Гаилә көне! 15.05.2017 Гаилә көне уңаеннан бүген икенче кечкенәләр төркемендә «Мин гаиләмне яратам”исеме астында белем бирү эшчәнлеге үтте. Балалар үзләренең гаиләләрендә кемнәр яшәвен, бер-берсенә кем дип эндәшүләрен, әти-әниләрнең кем булып эшләүләрен сөйләделәр. Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә. гаиләдә бер-береңә игътибарлы, ярдәмләшеп, дус, үзара хөрмәтләшеп яшәргә кирәкле турында балаларга аңлатты.

-
“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады” 11.05.2017

Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә.
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Ә моның өчен:
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне,
Әти - әниеңне,
Туган илеңне.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Ләйсән Хаҗиевна, Алсинә Фаиловна белән берлектә мәңгелек ут, билгесез солдат һәйкәленә экскурсия оештырдылар. Районыбыз геройлары Закиров Гали Закир улы, Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы, Хаҗиев Вәлит Хаҗиәхмәт улы, Башкиров Иван Сергеевич, яу кырында ятып калган батырларны, тылда хезмәт куючыларны, алар истәлегенә 9 май көнне һәйкәл янына бик күп чәчәкләр салынуын, салют атуларын искә алдылар.
-
Тарих эзләре буйлап 11.05.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Саба районы туган якты өйрәнү музеена экскурсиягә барлдылар. Музей җитәкчесе Резеда Сунгатова балаларны Бөек җиңүнең 72 еллыгын чагылдырган стендлар, районыбыз хезмәткәрләре, батрылары, сугышчылар, тыл ветераннары, танылган шәхесләре белән таныштырды. Музейда булган тарихи фотолар, экспонатлар балаларда зур кызыксыну уятты. Экскурсиянең тәрбияви асылы балаларда патриотик хисләр уяту, яу кырында ятып калган сугышчыларны искә алу, яшьли тылда авыр хезмәт башкарган абый-апаларга карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү.












